Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Шәһәр көне үзенчәлекле узды
20.06.2019

Шәһәр көне үзенчәлекле узды

12 июнь көнне Ижауда Шәһәр һәм Россия көне зурлап билгеләп үтелде. Бәйрәм Ижау корал заводына нигез салучы А.Ф.Дерябин һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Бу көнне Ижау хакимиятендә, шулай ук барлык район хакимиятләрендә 14 яше тулган яшьләргә Россия гражданины паспортын тапшыру тантанасы булып үтте. Әлеге «Мин — Россия гражданины» акциясе бөтен ил буенча узды.
«Ижау буйлап» дип аталган проект буенча 1нче санлы трамвай старт алды. Анда аудиороликлар ярдәмендә шәһәр тарихыннан иң кызыклы фактлар турында сөйләделәр.
Шәһәр буенча 12 июньдә дистәләгән мәйданчык эшләде. Бу көнне Наговицын урамында «Сәламәтлек урамы» мәйданчыгы да эшләде. Анда 300дән артык кеше үз сәламәтлеген тикшергән. Мин Хөкүмәт йорты янындагы мәйданчыкта узган «Һәрвакыт булсын Пушкин!» дигән чараның һәм Ижау буасы ярында оештырылган концерт программасының шаһиты булдым. Балаларымның концертларда катнашып, шәһәр халкына бәйрәм кәефе бүләк итүенә шатландым.

Шәһәр көнен – Пушкин белән!
УР Хөкүмәте бинасы һәм К. Герд исемендәге УР Милли музее арасындагы мәйданчыкта «Һәрвакыт булсын Пушкин!» исемле бәйрәм көне буе дәвам итте. Александр Пушкинның 220 еллыгын ил 6 июньдә билгеләп үтсә дә, «Молодой человек» театрының баш режиссеры, РФ атказанган сәнгать эшлек­лесе Евгений Столов шагыйрьнең юбилеен Россия көне һәм Шәһәр көне белән берләштерергә карар кылган. Хәзерге заман кешесе өчен Пушкин кем булып кала, мәдәният белән бүгенге яшьләр кызыксынамы? Шушы сорауларга җавап эзләүгә багышланган театральләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр. Театр артист­ларына шагыйрьләр һәм театр, хор һәм бию коллективлары да кушылып, Александр Пушкинга багышланган чыгышларын тәкъдим иттеләр.
Бәйрәмне Санкт-Петербургның танылган театр рәссамы, Россия Рәссамнар берлеге һәм Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, якташыбыз Игорь Шәймәрданов бизәде. Пушкин темасы аның иҗатында үзәк урынны алып тора. Пушкин яшәгән чордагы костюмнар, аның әсәрләрендәге мохитнең чагылышы… Бу көнне Ижау халкы Россиянең бәһасез мәдәни байлыгы булып саналган Пушкин мирасының яңа якларын ачты.
Бәйрәм сәләтлеләрне бергә җыйды
Шәһәр яры буенда узган концерт та искиткеч зур һәм күңелле булды.
Меңләгән халык — балалар һәм өлкәннәр — бу кичәне бергәләп үткәрергә, бәйрәм тамашасын һәм салют карарга җыелды. Аларга сәламләү сүзе белән Удмуртия Хөкүмәте рәисе Ярослав Семенов мөрәҗәгать итте. Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов, Хөкүмәт һәм шәхсән үз исемемнән әлеге истәлекле бәйрәм белән котлыйм. Бер көндә без Россия көнен һәм Шәһәр көнен билгеләп үтәбез. Минемчә, бу безнең бердәм булуыбызның тагын бер дәлиле”, — дип билгеләп үтте ул.
П.И.Чайковский исемендәге 2нче балалар сәнгать мәктәбенең «Салават күпереннән югарырырак» дип аталган студиясендә тәрбияләнүчеләр бәйрәм концертын ачып җибәрде. Балалар инде сигезенче тапкыр Шәһәр һәм Россия көнендә төп сәхнәгә чыгалар, Ижау халкын һәм башкала кунакларын үзләренең чыгышлары белән куандыралар.
Алар арасында «Голос» телепроектында катнашучы Марк Юсим, автор-башкаручы Дмитрий Пермяков, «Градский холл» театры солисткасы Светлана Сыропятова, «Голос» телепроекты Пелагея командасы катнашучысы Алинә Чувашова һәм «РОССИЯ 1» телеканалында «Ягез әле» тапшыруында катнашучы Сандухт Матевосян та бар иде.
Кичәнең күркәм үзенчәлеге — флаг­лар белән «Әйдә, Россия!” дәртле бию булды. Бу бүләкне Россия көненә «Розовый слон» бию театры артистлары махсус әзерләгән иде.
Бәйрәм уңаеннан бүләкләр дә тапшырылды. «Россети» компаниясе ярдәмендә шәһәрдә архитектура объектлары сәнгате яктыртылды. Әйтик, 2019 елның маенда «Мәңгелек ут» монументына 24 светодиод яктырткыч, Милли музейнда 120 яктырткыч куелган. УдДУның нефть һәм газ институты өчен 94 яктырткыч ясаганнар. “Бу бүләк өчен рәхмәт сезгә. Аның ярдәме белән Ижау матуррак булачак, ә шәһәр өчен истәлекле объектлар тагын да җанланып китә”, — дип билгеләп үтте Ярослав Семенов.
Эстрада җырчысы, Россиянең атказанган артисты Кристина Орбакайте чыгышы халык өчен тагын бер бүләк иде.
Бәйрәм салюты Шәһәр көненең финал аккорды булды.

Элмира Нигъмәтҗан.