Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Шәһәр кешесенең эше юк
26.09.2018

Шәһәр кешесенең эше юк

Бер авыл хатынының әйткән сүзләре хатирәләрне яңартырга, авылда яшәгән, эшләгән вакытларны искә төшерергә мәҗбүр итте. Ул хатын Төньяк базарда яшелчәләр сата. Аннан кәбестә сатып алганда, мин: «Безнең куян бар, ул бик ярата», — дигән идем, сүземә каршы ул: «Тапканнар шөгыль, шәһәр кешесенең эше юк инде», — диде. Ул куян оныгыма алынган иде. Шәһәр өендә куян асрап ятмыйлар инде, оныгымны нәрсә белән булса да кызыксындыру максатыннан гына алган идек.
Авылда тормыш берсүзсез авыр, авыл кешесе көнне төнгә ялгап эшли, тырышып көч куя. Шулай эшләмәсә, тоткан мал-туары, бакчасы табыш бирмәячәк, алар шәһәр кешесен дә туйдыра. Ә шәһәрдә яшәве җиңелрәк, ләкин кызыгырлык түгел. Заводта да, төзелештә дә төрле авыр эшләр бар. Күпләр хезмәт хакы аз булгач, өстәмә эшкә урнашырга мәҗбүр була. Балаларын каядыр алып барырга кирәк, өйдә вак-төяк мәшәкатьләр дә күп. Аның көне, киче шулай үтә.
Шәһәр кешесе дисәк тә, шәһәр ул күбесенчә шул ук авыллардан килеп биредә урнашкан кешеләрдән тора. Элегрәк тормыш авырлыгын үз җилкәләрендә кичергән ата-аналар балаларын ничек тә укырга, эшкә шәһәргә озатырга тырышты. Кайберләре шәһәрдә ирек тойгач, эчкечелеккә бирелде. Бер апа: «Балаларны үз янымнан нигә җибәрдем икән?» — дип үкенде. Мин үскән чорда авылда калучы кызлар булмады. Хәзер колхозда эш булмаганлыктан китәләр диләр. Китү элек тә булды, эш барында, авыл гөрләп торганда да. Авыр булса да, элекке күңелле печән өсләре юк инде авылда. Басу-кырдагы хуш исле зур печән, салам эскертләре урынына, йомарланып уралган тюк­лар ята, мал өчен аның тәме дә, исе дә юк кебек тоела.
50-60нчы елларда кечкенә 60 өйле авылда зур куян фермасы, сарыклар, таналар, 20ләп атлы ферма, пилорама, тимерче алачагы, столяр мастерскойлары, тегермән, яшелчә базы, тезелеп киткән зур-зур ашлык амбарлары, ясле, 4 еллык мәктәп, бильярдлы олы клуб, китапханә, ашханә, товарга бай кибет, клуб ишегалдында волейбол мәйданыгы, медпункт булды. Басуларда чөгендер, кишер, бәрәңге утырта иделәр, әле зур кыяр басуы да бар иде. Шул кырларда чүп утап, балачак гөрләп үтте. Хәзер боларның эзе дә юк инде. Элек көтү көткән болыннар буш, җирне чүп үләне, сырлан баскан. Авылда эчәр су да юк. Ничек яшидер авыл?
Сигезенче классны тәмамлап авылда калгач, 35-40 яшьләрдәге хатыннар белән эшләргә туры килде. Төрле эшкә йөрдем: чүп утау, тирес чыгару. Эшләрнең күплеген әйтеп бетергесез. Ул чагында миңа 15 яшь юк иде әле. 70 килограмм-лы капчыкларны күтәреп (2кеше) машинага ничек төядек микән? Кечкенәдән нык булып эшләп үссәң дә, әле барыбер ул яшьтә организм ныгып җитмәгәндер. Иң җиңеле басу буйлап, пычрак ерып, эскерт тарттырганнан соң калган саламнарны яндырып йөрү иде.
Көз көне бераз кар төшкәч, 6-7 хатын белән мине урманга агач кисәргә җибәрделәр. Аларның балталары үткен, тиз чабып аударалар, ә мин үтмәс балта белән бөтен көчемә кизәнеп чабам. Әз чабыла, алай да аударам. Чабып екканымны күрсеннәр, ишетсеннәр дип, өемгә агачларны ныграк ыргытам. Норма бирә иделәр, әгәр үтәлмәсә, акча, икмәк әз бирелә.
Кышка мине фермага эшкә куйдылар. Ә анда эшкә керергә беркем дә атлыгып тормады, чөнки ял көне юк, эшкә иртә барырга кирәк. Кыш көне сарыклар бәрәнләү сезоны башлана. Кайтып өй эшләрен эшлисең дә, төнгә дежур торырга барасың. Төне буе фонарь тотып, сарыкларны карап йөрисең. Яңа туган сарык бәрәннәрен абзарда бүленгән аерым бүлмәгә кертеп ябасың. Бәрәннәрне бик ярата идем, исемнәр дә бирдем. Төннән соң тагын иртәнге эш башлана. Эшем авыр, пычрак булса да, яратып эшләдем.

Шәһәрдә дә балаларны эшкә өйрәтеп үстерергә кирәк. Эт, песи, куянны ашатып, астын чистартып өйрәнгән бала тормышта начарлык эшли алмый, йомшак күңелле, миһербанлы булып үсә дип уйлыйм.

Роза Фәрхетдинова, Ижау шәһәре.