Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Шәһәр башлыгын ниләр борчый?
19.06.2019

Шәһәр башлыгын ниләр борчый?

11 июнь көнне Ижау башлыгы Олег Бекмеметьев беренче тапкыр матбугат конференциясен теплоходта үткәрде. Чараның гадәти булмаган форматта үтүен шәһәр башлыгы: “Бу – Шәһәр көне уңаеннан сезгә бүләк“, — дип аңлатты.

Башта журналистларга теплоходта уздырыла торган гадәти экскурсия үрнәген тәкъдим итәләр. Ижау буасының ничек ясалуын, заводларның барлыкка килү тарихын, моның белән бәйле шәхесләр турында тәфсилләп сөйләделәр. Аннары шәһәр башлыгы 1,5 сәгать дәвамында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирде.
Журналистларны иң беренче чиратта кызыксындырган, гомумән, шәһәр халкын соңгы вакытта борчуга салган сорау су белән тәэмин итүгә тарифлар артуы турындагы булды.
Олег Бекмеметьев сөйләвенчә, Удмуртия башкаласында суга тарифлар берничә ел арттырылмаган, шул ук вакытта соңгы 4 елда җылылыкка бәяләр 20%ка, электр энергиясенә – 40%ка арткан. Шуңа бәйле рәвештә, «Ижводоканал»ның үз челтәрләрен реконструкцияләүгә акча сарыф итү өчен мөмкинлеге булмаган. Бүгенге көндә шәһәрнең кайбер учас­токларында челтәрләрнең тузуы 78%ка җиткән. «Җылылык буенча концессион килешүләр төзеп эшли башлагач, без авария нәтиҗәсендә казу эшләре кимүен тоябыз. Берничә ел эшләү дәверендә уңай якка үзгәреш 45%ны тәшкил итә. Ә менә су каналы буенча мондый уңай үзгәрешләр күзәтелми. Шуңа күрә бу хакта җитди уйланырга кирәк, — диде Олег Бекмеметьев. — Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: элегрәк Ижау хакимияте концессия хисабына су каналын ремонтлау турында сөйләштеләр. Аннары алар моннан баш тарттылар һәм муниципаль предприятиенең үз ресурсларын җәлеп итү хисабына мәсьәләне хәл итәргә теләделәр. Әмма моннан да баш тарттылар һәм хәзер Удмуртия хакимияте Ижауда дәүләт-шәхси партнерлык шартларында су каналы үсешенә инвесторны җәлеп итәргә ниятли. Проектның бәясен 10 млрд. сумга бәялиләр. Петербург­та узган халыкара икътисади форум кысаларында инвесторлар белән сөйләшүләр алып барылды инде».
Олег Бекмеметьев билгеләп үткәнчә, тарифларны арттырмыйча мөмкин түгел. Әмма социаль челтәрләрдә су өчен бәяләр 50%ка артачак дигән имеш-мимешләр дөрес түгел. Олег Бекмеметьев бу мәгълүматны кире кагып: «Без тариф шкаласы моделе нинди булырга тиешлеге турында фикер алыштык. Һәм, әлбәттә, бу шкалада, хәтта иң начар шартларда да 50% турында сүз бармаячак”, — диде.
Сүз Ижауда яңгыр сулары канализациясен ремонтлау турында да булды. 2019 елда моның өчен 10 млн сум бүлеп биреләчәк. Ремонт түбәндәге адреслар буенча, аеруча проблемалы участокларда планлаштырылган: «Нефтемаш» заводы районында Орджоникидзе урамы, Октябрь районында Подлесная урамы; СНТ «Любитель» янындагы Яңа сигезенче урам, Южная, В. Сивков, Ковалев, Коммунаров, Воровский урамнарында.
Бу объектларны ремонтлау өчен каралган 10 миллион сум — алар муниципаль хезмәткәрләр санын оптимальләштерү нәтиҗәсендә янга калган акчалар.
Быел шәһәрдә яңгыр канализацияләре төзү планлаштырылмый, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы. Ул шәһәрдә яңгыр канализацияләрен тулысынча реконструкцияләүгә 9 млрд сумга якын акча кирәклеген искәртте. “Бюджетта бу акчалар юк”, — диде ул.
Ә 2020 елда яңгыр канализацияләрен ремонтлауга 172 млн. сум бүлеп бирергә планлаштыралар.
Ижауда юл тамгасы төшерү эшләре турында да сораулар булды. Бу эшне июнь ахырына кадәр төгәлләргә планлаштыралар икән, подрядчы шушы вакытка сыешырга вәгъдә иткән.
Бүгенге көндә җәяүлеләр кичү юлларының ак-сары тамгасы гына 100 процентка төшерелгән. Тулаем алганда 550 мең метр озынлыктагы тамгаларның 100 мең метрдан артыгы эшләнгән. Олег Бекмеметьев сүзләренә караганда, эшләрне башкару буенча шәһәрнең үзәк урамнары иң катлаулысы булып тора. Перифериядә барысы да җиңелрәк һәм анда эшләр тизрәк барачак.
Хакимият «РОРШАХ» җәмгыяте подрядчысы белән үзе ягыннан килешү контрактын өзде. Яңа контракт 31 майда гына төзелгән, шуңа күрә тамгалар төшерү эшләре бер айга соңрак башланган. «РОРШАХ“ компаниясенә закон кысаларында дәгъва белдерелде. Әлеге подрядчыга карата чираттагы адым — аларны намуссыз тәэмин итүче дип тану өчен судка дәгъва», — диде шәһәр башлыгы. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яңа тамганың сыйфаты да тикшереләчәк.
«Гарантия срогы — өч ай. Күргәнебезчә, җитешсезлекләр бар, кайдадыр буяулар нык түгел, андый кимчелекләр расланган очракта, подрядчы үз хисабына кимчелекләрне бетерәчәк. Без аларның эшләрен махсус приборлар ярдәмендә тикшерәбез”, — ди шәһәр башлыгы.
“Киләсе елда кар ташлау урынын ачмакчыбыз. Һәр яңа төзелгән чүплек локаль чис­тарту системасына ия булырга тиеш. Без аны төзеп өлгермәдек. Хәзер без җир участогы таптык”, — дип, кышын шәһәрне кардан арындыру мәсьәләләренә дә тукталып үтте Олег Бекмеметьев. Аның сүзләренә караганда, бу кар чыгару чыгымнарын 30%ка киметергә мөмкинлек бирәчәк.
“Янга калган акчаларга без Италиядән дозаторлы машиналар сатып алачакбыз. Аннан соң без яңгыр канализацияләрен чистарту өчен чыгымнар тотмаячакбыз. Сүз комсыз реагентлар турында бара. Бу – шәһәр урамнарына махсус дозаторлар аша агызыла торган ак субстанция. Алар тигәннән соң, кар эри һәм су рәвешендә яңгыр канализациясенә китә — шуның хисабына чыгарылган кар күләме дә кими. Узган кыш Ижауның барлык юлларыннан 900 мең кубометрга якын кар чыгарылган икән. Ә моңа кадәр эшләүче полигон бары тик 500 мең кубометр карны гына сыйдырышлы.
Менә шушындый көн кадагында булган мәсьәләләр турында барды әлеге очрашу.

Элмира Нигъмәтҗан.