Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Шәһәрдә нинди үзгәрешләр бара?
12.10.2017

Шәһәрдә нинди үзгәрешләр бара?

6нчы октябрьдә Ижау шәһәре хакимиятендә берьюлы берничә актуаль теманы үз эченә алган пресс-конференция булып узды. Һәр аерым тармак өчен җаваплы җитәкчеләр журналистларны соңгы мәгълүматлар белән таныштырды.
Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау буенча региональ программаны чынга ашыру турында Ижау хакимиятенең торак–коммуналь хуҗалыгы рәисе Сергей Чернышев сөйләде.
“2020 елда Ижауда 600 лифт эшләүдән туктатылырга мөмкин. Чөнки бу лифтларның кулланышта булуларына инде 30 ел тулачак. Ростехнадзор эксплуатация срогыннан чыккан лифтларны туктатырга мәҗбүр булачак.
Бер лифтны алыштыру өчен уртача 1,6 млн сум акча кирәк. Ә ул халыкның капремонтка җыелган акчалар хисабына эшләнә. Бу сумманы җыю өчен күпфатирлы йортта яшәүчеләр 1 кв.м өчен 7,3 сумнан взнос түләгән очракта да 10 ел акча җыярга тиеш булалар. Региональ операторга акча күчерүчеләргә лифт алыштыру барлык йортлар җыйган күмәк казнадан түләнәчәк. Ә менә махсус хисапка акча күчерүчеләргә (мондый йортлар 59%) лифтка акчаны мөстәкыйль рәвештә җыярга туры киләчәк.
2015 елда Ижау буенча 35 йортта 57246,3 мең сумга һәм федераль закон нигезендә 8 күпфатирлы йортта 39425,5 мең сумга 24 лифт алыштырылган.
2016 елда 134 йортта 236182,06 мең сумга төзекләндерү эшләре башкарылган. Ә 2017 елда 93 йортта 234049,59 мең сумга ремонт ясау планлаштырылган. Агымдагы елда 123 млн сумга 48 йорт инде төзекләндерелгән”, – дип хәбәр итте.

Респиратор вируслы чирләргә һәм гриппка каршы профилактик чаралар турында Ижау хакимиятенең халыкка социаль таяныч, гаилә, балалар һәм аналар эше буенча идарә рәисе Любовь Касенкова сөйләде.
“Ижау шәһәрендә гриппка каршы вакцинацияләү бара. Халыкка прививкалар куюны грипп һәм томау төшү эпидемияләре ныклап күтәрелгәнче – ноябрь аеннан да соңга калмыйча тәмамларга кирәк.
6 айдан алып 7 яшькә кадәр балалар, мәктәп укучылары, медицина, мәгариф учреждениеләре, сәүдә өлкәсе, транспорт, коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, студентлар, 60 яшьтән өлкән булганнар, йөрәк–кан тамырлары, эндокрин системалары авырулары белән җәфа чигүчеләргә беренче чиратта грипптан каршы прививка куйдырырга кирәк. Халыкка прививка кую өчен дәвалау-профилактик оешмаларына 603 мең гриппка каршы доза тапшырылачак.
Халыкка прививка бушлай ясала. Өлкәннәргә аны шәһәрнең барлык сырхауханәләрендә, балаларга – бакчада, мәктәптә, сырхауханәдә куйдырырга була. Гриппка каршы вакцинация куйдыру республиканың 30% халкын авырудан саклап калырга ярдәм итә. Медицина хезмәткәрләре алдан ук сәламәтлегегезне кайгыртырга чакыра.

Ижау шәһәрендә электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү мөмкинлекләре турында УР элемтә һәм информатизация агентлыгы җитәкчесе Михаил Фоминов һәм Ижау хакимияте информатизация буенча идарә рәисе Леонид Кузьмич хәбәр итте. Ижау хакимияте тарафыннан барлыгы 91 электрон хезмәт күрсәтелә икән (58 – муниципаль, 18 – дәүләт, 15– муниципаль учреждение һәм оешмаларныкы).
77 хезмәт белән куллану өчен гаризаны электрон рәвештә gosuslugi.ru бердәм дәүләт порталы хезмәте яки uslugi.udmurt.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр региональ порталына бирергә була. Кайсыдыр хезмәтләр тулысынча электрон рәвештә күрсәтелә. Мисал өчен; электрон көндәлек һәм журнал – ул укучының мәктәптә ничек өлгергәнлеге турында хәбәр итү.
Балалар бакчасына язылу шулай ук электрон рәвештә башкарыла. Ата-ана баласын балалар бакчасына бирү өчен электрон рәвештә гариза бирү белән электрон чиратка куела. Удмуртиядә ул 2014 елдан бирле эшли.
“Электрон хезмәтләр көннән-көн арта бара. Менә тагын бер бик популяр электрон хезмәт ачылачак, Яңа ел бәйрәме ялларына табибка язылу хезмәте”, — дип хәбәр итте Михаил Фоминов.

Элмира Нигъмәтҗан.