Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Шәфкатьлелек бизи кешене
5.12.2018

Шәфкатьлелек бизи кешене

1992 елда 3 декабрь Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан Халыкара инвалидлар көне дип игълан ителә. Бу – халыкара календарьда иң гуманлы һәм әһәмиятле даталарның берсе. Аның төп максаты булып киң җәмәгатьчелек игътибарын инвалид булган кешеләр проблемаларына җәлеп итү, аларны җәмгыятькә яраклаштыру, хокукларын, ирекләрен һәм абруен яклау мәсьәләләрен хәл итү тора.

Әлеге дата уңаеннан 30 ноябрьдә Удмуртия Республикасы дәүләт циркында Халыкара инвалидлар көненә багышланган тантаналы чара булып узды. Тамаша башланыр алдыннан цирк фойесында төрле кул эшләренә өйрәтүче остаханәләр оештырылды, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарда инновацион һәм заманча шартларда кирәкле хезмәт күрсәтү презентацияләре оештырылды.

Циркта узган тамашага баргач инвалидлар, ветераннар өчен эшли торган күп кенә оешмалар, бу өлкәдә эш башкаручы күп кенә кешеләр белән танышырга туры килде. Шуларның берсе Гөлчәчкә Миңнәхмәт кызы Әгълиуллина. Аның турында бик күп җылы сүзләр ишетергә туры килде миңа. Ул Ленин районы Тимерьюл округы Ветераннар советының рәисе. “Ленин районында 5 округ бар. Шуларның берсе — безнеке. Без 20ләп кеше. Һәр кешегә 8 подъездлы 310 фатир беркетелгән. Үзебезгә беркетелгән кешеләр белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. Ярдәм күрсәтеп, хәлләрен белеп торабыз. Һәрвакыт дүрт кесә телефоны йөртәм, моңа өстәп, стационар телефон кулланам. Бу операторлар төрле булганлыктан, телефонга азрак акча китсен өчен эшләнелә. Ветераннар өчен бәйрәмнәр оештырабыз, юбилейлары уңаеннан да, ярдәм итү өчен дә кешеләрнең өйләренә барабыз. Кышын үзләре бәйләп кия алмаганнарга оекбашлар бәйләп өләшәбез. Төрле экскурсияләр, остаханәләр оештырабыз”, — дип сөйли Гөлчәчкә ханым.

Элмира Нигъмәтҗан.