Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Шәкерт булмый, оста була алмассың
1.10.2020

Шәкерт булмый, оста була алмассың

Сарсак-Омга лицее бу уку елын аеруча җанланып каршы алды. “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында информатика, технология, тормыш иминлеге нигезләре кабинетларына капиталь ремонт ясалды. Шахмат уеннары һәм проект эшчәнлеге алып бару өчен медиазона булдырылды. Тиздән цифрлы һәм гуманитар профильдәге «Үсеш ноктасы» үзәге ачылачак. 29 сентябрь көнне илебездә әлеге үзәкләр ачылышы марафоны узачак. Бу көнне Татарстан һәм Удмуртия Республикаларында да 42шәр яңа үзәк эш башлап җибәрәчәк.
Әлбәттә, “Үсеш ноктасы” буларак лицей очраклы гына сайланылмаган. Әгерҗе районындагы авыл мәктәпләре арасында балалар саны буенча без — өченче урында. Һәр елны укучылар һәм укытучылар рес­пуб­ли­какүләм конкурсларда призлы урыннарга лаек булалар. “Россия Феде­рациясе халыклары телләрендә укучыларның фәнни-гамәли кон-ференциясе”ндә 3 укучыбыз чыгыш ясады һәм “Удмурт табышмакларында төрки-татар сүзләре” эше белән 9нчы сыйныф укучысы Лидия Конотопчик уңышка иреште. “Иң яхшы әйдаман” республика бәйгесендә Аделина Муллаәхмәтова дипломант булды. “Экопат­руль” бәйгесендә лицей командасы җиңү яулады (җитәкчесе – Галина Васильева).
Ижау шәһәре белән дә тыгыз элемтә булдырылган. Бу юнәлештә эшне удмурт теле укытучысы Елена Гаврилова һәм Ольга Широбокова алып баралар. 2020 елны гына да Удмурт дәүләт университеты уздырган “Удмурт кылвуко” студентлар өчен мастер-класслар бәйгесендә 8 һәм 9нчы сыйныф укучылары Екатерина һәм Олеся Гордеевалар җиңделәр. Удмуртия Респуб­ликасы Милли китапханәсе оештырган “Перевод в поле многоязычия” бәйгесендә дә актив катнаштык, алман теленнән рус теленә тәрҗемә номинациясендә яхшы нәтиҗәбез дә бар.
Мәктәпкә кайтартылган 10 өр-яңа ноутбук-трансформер эзләнү эшләрен алга таба да алып барырга ярдәм итәчәк. 5нче сыйныф укучылары әлеге ноутбукларны беренче тапкыр кулларына алгач, куануларын күрсәгез! Кабызырга да ашыкмадылар, сак кына әйләндерә-әйләндерә карап чыктылар, үзләре бер-берсенә елмаялар, шатлыкларын уртаклашалар. «Югары пилотаж» һәм «3D модель» түгәрәкләрендә яңа прог­раммалар өйрәнгәндә, укучылар иптәшләренә киңәш бирәләр. Кемдер зиһенлерәк, кемдер үткенрәк һәм җитезрәк була бит. Шулай күмәкләп эшләгәндә генә куйган максатка тизрәк ирешәсең.
Шәкерт булмый, оста була алмассың, ди татар халык мәкале. Лицей укытучылары җәй көне Чаллы шәһәрендә кванториумда, Казан шәһәрендә Мәгарифне үстерү институтында махсус курсларда белем алдылар, һөнәри компетенцияләргә диагностика уздылар. Бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә узачак “Мәдәниятләр диалогы” конференциясенә әзерләнәләр. 2020-2021нче уку елында “Үсеш ноктасы”нда «Фикер көче» һәм «Шахмат патшалыгы», «Алгоритм», «SMM мәктәбе», «Техник модельләштерү» түгәрәкләрендә барлыгы 101 укучы шөгыльләнәчәк. Ә яңа үрләр яуларга әти-әниләрнең һәм лицейның бердәм эшләве ярдәм итәчәк.

Люция Терентьева,
Сарсак-Омга лицееның уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары.