Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Шушы яктан, шушы туфрактан без”
21.02.2018

“Шушы яктан, шушы туфрактан без”

18 февраль көнне “Спартак” халык иҗаты йортында Халыкара туган тел көннәре кысасында “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән Риза Шәфинең тууына 95 ел тулуга һәм җирле шагыйрь-язучыларның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Кичә алдыннан Татарстан ку­наклары һәм “Яңарыш” газетасы каршында эшләүче “Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъзалары катнашында түгәрәк өстәл узды. Моңа кадәр Ижау шәһәренең Муса Җәлил исемендәге китапханәдә татар сыйныфларында укучы балалар арасында Риза Шәфинең иҗатына багышланган шигырь уку бәйгесе үтте.

Бәйрәмгә Казаннан Татарстан Язучылар берлеге идарә рәисе, драматург Данил Салихов, Яр Чаллы шәһәренең язучылар оешмасы җитәкчесе, “Көмеш кыңгырау” газетасы мөхәррире Факил Сафин, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары: язучы, прозаик “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов, шагыйрь, язучы, “Мәйдан” журналының баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов, шагыйрә, язучы Әлфия Ситдыйковалар килгән иде. Шулай ук Воткинск, Әгерҗе шәһәрләреннән, Балезино районыннан иҗади шәхесләр, Ижаудан удмурт халык язучысы, журналисты Вячеслав Ар-Серги, җирле шагыйрьләр, композиторлар һәм тел кадерен белгән бик күп тамашачылар, язучыларыбыз җыелдылар.

“Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән чара Риза Шәфинең Рөстәм Егоров, Фазыл Майдуллин укуындагы дәртле шигырьләре белән башланып китте. Заманында Риза ага Шәфи ризалыгын, хәер-фатихасын алып тынгысыз әдәбият дөньясына килеп кергән Татарстан һәм Удмуртия Язучылары берлекләре әгъзасы, шагыйрә Гөлфия Исхакова һәм аның кызы, шагыйрә Гүзәл Исхакова олуг шәхес турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Риза Шәфинең 95 еллыгы уңаеннан балалар арасында Республикакүләм шигырь уку бәйгесендә җиңүчеләр: Балезино районы Кистем урта мәктәбе укучылары Артур, Айнур Касимовлар, Хәмидә Касимова, Ижау шәһәренең 6нчы гимназия укучылары Иллария Садыйкова, Алия Гафурова, Ләйсән Шәриповалар сәхнәдән шигырьләрен яттан укыдылар. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балаларны конкурска әзерләүче Кистем урта мәктәбе укытучысы Алсу Касимовага, Илмир Касимовка һәм Ижау шәһәренең 6нчы гимназия укытучыларына зур рәхмәт.
Республикабызда яшәп иҗат итү­че композиторлар, ша­гыйрь­ләр иҗаты сәхнәдә чагылыш тапты. Җирле авторларның ши­гырьләрен Илдус Хуҗин, Венера Гатауллина, Фәнзилә Салихова яң­гыратты. Җырларны Удмуртиядә яшәү­че Удмуртиянең атказанган мә­дәният хезмәткәрләре Таңсы­лу Бәйрәмголова, Ирек Мөхәм­мәтҗанов, Ижау муниципаль камера хорының сопрано тавышлы солисткасы, Удмуртиянең атказанган артисткасы Зөһрә Хөсәенова, яшь җырчылар Рөстәм Егоров, Илшат Мөхәммәтҗанов, Гөлфия Исхакова һәм аның җитәкчелегендәге “Тур­гай” ансамбле әгъзалары башкардылар. Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Илгизәр Шакиров, Алексей Ипатов баянда, Александр Миниахметов курайда уйнап кичәне музыкаль яктан бизәделәр.
Бәйрәмгә, ерак юлны якын итеп, Казан шәһәреннән Әлфия Шиһапова килде. Күп еллар Ижау шәһәрендә яшәгән композитор, җирле шагыйрьләрнең сүзләренә көйләр язган ул. Аның иҗатташ дусты Раиф Балагутдиновның да биредә булуы, алар башкарган җырлар кичәгә тагын да ямь өстәде. Әле яңа каләм тибрәтә башлаган Саҗидә Аширова, яшьләр Фазыл Майдуллин, Дилбәр Хәмәтдинова үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар.

Удмуртиядәге иҗат көчләренең уңышлары журналистлар Хәмидә Гайфуллина, Фәнзилә Салихова, Нәзир Ногманов тарафыннан зәңгәр экраннардан даими яктыртыла. Бу чара да видеоязмалар белән баетылды.
Сәхнәгә бер-бер артлы Казан, Яр Чаллы шәһәреннән, Әгерҗе районыннан килгән кунакларыбыз күтәрелде. Данил Салихов Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы Гыйм­ран Сафинга Бөтендөнья татар конгрессының Халыкара берлеге медале һәм Татарстан Язучылар берлеге исеменнән Рәхмәт хаты, өлкән шәхесебез Закуан Нуретдинга Удмуртия җирлегендә язучыларны үстерүдә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Быел Риза Шәфи премиясе “Без­нең вакыт”, “Күңелле кыңгырау” тапшыруларын әзерләүче, “Яңарыш” газетасының беренче саннарын әзерләүгә зур өлеш керткән Фәнзилә Салиховага бирелде.
Кичәгә ераклардан килгән кунак­ларыбызга зур рәхмәт бел­дерәбез. Әлеге кичә Халыкара туган тел кысаларында үткәрелсә дә, залда “Ак калфак” оешмалары, татар ансамбльләре әгъзаларының, укытучы-тәрбиячеләрнең булмавы күңелне төшерде. Үзләре тел, мәдәният сагында торучыларның бу битарафлыгын берничек тә аңла­тып булмый.

Элмира Нигъмәтҗан.