Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Шиһабетдин Садыйков: “Яшисем килеп яшим”
31.10.2018

Шиһабетдин Садыйков: “Яшисем килеп яшим”

Юбилей уңаеннан

Салкын, кояшсыз көн. Көзге сукмактан атлыйм. Салкын тәнгә үтеп керә. Аңа бирешмәс өчен, адымнарымны тизләтәм. 1 ноябрьдә 95 яшен каршы алучы Шиһабетдин абый Садыйковка юл тотуым. Кызу-кызу атларга тырышсам да, күңелем никтер уйчан. Уйчан, чөнки 95 яшен тутыручы аксакал шәхес белән күзгә-күз карашып аралашырга барам. Атлыйм, үзем җавап эзлим. Нигә көз фасылын өлкән яшь белән янәшә куялар икән? Елның азагына якынлашуны гомернең ахыры белән чагыштыруларымы? Ә минем гомер көзен көзнең муллыгы, нигъмәте, уңышлары белән тиңлисем килә. Ниләр чәчелгән, нинди эшләр башкарылган — көзен җыеп аласың. Кеше гомере дә нәкъ шулай…
Мине Шиһабетдин абыйның кызы Сәрия апа, кияве, онык­лары каршы алды. Бусагадан үтү белән урамдагы көзге салкын шундук онытылды. Балаларының игътибары, хөрмәте, тәрбиясе белән уратып алынган Шиһабетдин абыйга да гомер көзе һич куркыныч түгел. Һәрвакыттагы сыман ук шат, мөлаем, ачык кү­ңелле ул.
7нче сыйныфны тәмамлагач, 15 яшеннән мәктәптә укытучы булып, зур тормыш юлына аяк баскан ул. 18 яшенннән сугышка китеп, ни тиклем җирләр үтеп, канкоешның эчендә кайнаган, берничә тапкыр каты яраланган. Ватан сугышының беренче, икенче дәрәҗәле орденнарына (һәрберсе икешләр), Кызыл Йолдыз орденына ия булган. Сугыштан соңгы авыр елларда колхозны торгызуда хезмәт куйган. Шәһәргә күчкәннән соң да төрле җирләрдә җитәкче урыннарында эшләп, хезмәтен дәвам иткән. Шиһабетдин абый күпме язмыш сынауларын, җаваплылыкны күтәргән? Санап китсәң, ирешкән дәрәҗәләре, дәүләт бүләкләре күп Шиһабетдин абыйның. Шуларның иң дәрәҗәлеләренең берсе — 90 яшендә Ижауның мактаулы граж­данины исеме бирелүе. Ләкин аның үзе өчен иң әһәмиятлеләре – дөнья күргән дүрт китабы. Ул аларны бик еш кулына ала. Каләм алып, ак кәгазьгә яңа юллар да тезә.
Кеше өлкән яшькә җиткән саен, җаны тынычлыкка омтыла, яшәгән йортыннан ерак китмичә салмак, үз көенә яшәүне сайлый. Шиһабетдин абый киресенчә, һич тынгы белми. Аяклары йөргән чакта татар дөньясына хезмәт итте. Өмәләр уздыру, зират коймаларын тоту эшләрен үзе оештырды, оешмалар эшчәнлегенә, “Яңарыш” газетасын үстерүгә дә үз өлешен кертте. Ә көн кадагында булган мәсьәләләрне хәл иткәндә һәрвакыт милләттәшләребезгә “Яңа­рыш” газетасы аша мәкаләләре белән мөрәҗәгать итте. Шуңа да татар халкының ихтирамын яулады.
“Газета укучыларыбыз әледән-әле сезнең турында сорый, кызыксына, хәлегезне беләселәре килә. Аларга сезнең әйтер сүзләрегез бардыр?” — дим Шиһабетдин абыйга. Ул: “Тормышка карашым, рухи дөньям, яшәү кагыйдәм барсы да минем китапларымда, шигырьләремдә чагыла. “Яңарыш” — татар милләтенең хәзинәсе. Ул дөньяга җиңел аягы белән килде. 30 елга якын дөрес юлдан атлый, үсештә, камилләшкәннән камилләшә бара. Казанда яшәүче бер журналист кыз белән сөйләшергә туры килгән иде. Ул: “Шигырь язучылар күп, китаплар чыгып тора. Бу китаплар караңгы почмакта аунап ятарга тиеш түгел. Шигырьләр җыр булып җырланганда, сәхнәләрдән, газета битләреннән укылганда гына озын гомерле”, — дигән иде. “Яңарыш” үз җирлегебездә авторларыбыз тарафыннан язылган һәр әсәрне халкыкка җиткереп тора, Аллага шөкер. Мондый мөмкинлегебездән колак кагарга язмасын. Газета һәрвакыт безнең белән булсын. Аннан аерылмыйк. Чөнки ул безнең мәнфәгатьләребезне кайгыртып хезмәт итә”, — дип, газетаны укучыларга үзенең теләкләрен җиткерде.
Шиһабетдин абый шигырьләрен яттан сөйли. Бүгенге көндә өеннән чыгып йөрмәсә дә, татар тормышындагы барлык яңалыклар белән хәбәрдар, редакциягә даими шалтыратып, бәйләнештә тора, күңеле белән һәрвакыт безнең белән. “Күңелем көр, җаным тыныч, яшисем килеп яшим. Кайвакытта кан басымым гына күтәрелә. “Миндә андый авыру булырга тиеш түгел!” – дип, үземне уңай якка көйләргә тырышам. Бүгенге көндә икеләтә бәхетле мин. 95 яшен бик сирәкләр генә күрә. Беренчедән, кадерләп, хөрмәтләп тәрбияләүче кызым, оныкларым бар. Икенчедән, аларның хәлле, мул тормышта яшәве, бәхетле булуы минем өчен олы куаныч. 8 оныгым, 15 оныкчыгымны күреп, аралашып торам. Имин була күрсеннәр”, — ди.
Шиһабетдин абыйны бүгенге көндә кызы Сәрия тәрбияли. “Әткәй бик тырыш, тиктормас, җитез иде. Безгә ул һәрвакыт зур терәк булды. Балачакта таләпчән булса да, безгә беркайчан да тавыш, кул күтәргәне булмады. Яныбызга утыртып, ипләп кенә сөйләшә, аңлата, тәрбияли иде. Шулай ипле генә итеп, көйләп кенә безне тормышка өйрәтте. Бүгенге көндә дә ул аңлаучан, урында ятса да, көйсезләнми. Күтәренке рухта. Ни генә булмасын, барсын яхшыга юрый. Безгә матур теләктә, изге хәер-фатихада. Шулай тагын да исән-имин булып яши генә күрсен. Өйдә ул булганда рәхәт”, — ди ул.

Шиһабетдин абыйны 95 яшьлек олы юбилее уңаеннан Удмуртия татар җәмәгатьчелеге, редакция газетасы хезмәткәрләре, каләмдәшләре исеменнән гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, шундый күтәренке кәеф, күңел көрлеге телибез.

Элмира Нигъмәтҗан.