Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Шайтанның вәсвәсәләренә бирешмик
1.04.2021

Шайтанның вәсвәсәләренә бирешмик

Рамазан аена санаулы көннәр генә калып бара. Быел ул 13 апрельдә башлана. Ел саен укучыларыбыздан ураза тоту тәртибе, аңа ничек итеп дөрес әзерләнергә кирәклеге турында сораулар килә. Әлеге сорауларны туплап, без Ижау Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов белән әңгәмә кордык.

— Ач тору организмга авыр бул­масын өчен уразага ничек әзерләнергә?

— Иң беренче шуны аңларга кирәк, Рамазан аендагы ураза ул — мөселманнарның өстенә йөкләнгән фарыз гамәл. Шуңа күрә иң беренче без Аллаһ Тәгаләгә тәвәккәл кылып (ягъни кыласы эшләребезне Аңа тапшырып), Аллаһның ризалыгын теләп, бу фарызны үтәргә дип ниятләргә тиешбез. Хәдисләрдән билгеле булганча һәм тормыш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, Рамазан аенда башка айлар белән чагыштырганда ураза тоту күпкә җиңелрәк. Чөнки Рамазан аенда шайтаннар чылбырлар белән богауланган, ягъни көчсезләр, нәтиҗәдә алар безгә ураза тотарга нык комачаулый алмыйлар. Күп кешеләр: «Башка вакытта ураза тотарга кыенрак булса, Рамазан аенда уразаны тотарга бик җиңел була», — дип әйтәләр. Шулай ук фарыз уразасын күптәннән тотучылар: “Иң кыены, беренче 2-3 көне, соңыннан инде җиңелрәк була”, — дип әйтәләр.
Ә инде физиологик яктан алсак, элек бер дә ураза тотмаган кешеләргә Рамазан ае җиткәнче күнегер өчен, баштарак ураза тота торган вакыт эчендә (таң атканнан соң кояш батканчыга кадәр) ашыйсы килгән саен су эчәргә тәкъдим ителә. Билгеле, бу гамәл ураза булып саналмас, ләкин ураза тотарга күнегергә ярдәм итә.

— Рухи һәм физик халәт тә бар бит әле, көннәр буе ач тору сәламәтлекне какшатмыймы?

— Мондый сорауларны бирү­ченең шайтаны бик көчле.
Беренчедән, уразаны көннәр буе ач тору белән тиңләү дөрес түгел. Чөнки сәхәр белән ифтар вакытында тәүлек эчендә кирәкле булган матдәләр организмга барыбер эләгәләр. Гомумән, сау-сәламәт булган кешегә яисә ач тору аның сәламәтлегенә зарар китерми торган кешегә, ураза тотканда файдадан башка икенче тәэсир булмаячак. Моңа мисаллар да җитәрлек.
Үземнең энекәшем (буе 180 см тирәсе, авырлыгы 60 килодан әз генә артык) бер елны Рамазан алдыннан миннән: «Миңа ураза тотаргамы?» – дип сорады, бөтенләй ябыгып, хәлсезләнеп бетәрмен дип курыккан иде. Мин аңа: «Аллаһка тапшыр!» – дидем. ӘлхәмдулилЛәһ, уразасын да тотты, әле тазарып та китте. Ягъни аңа ураза тоту шифа гына булды. Ә шайтаны ничек аны куркыткан булган иде? Шуңа күрә шайтанның вәсвәсәләренә бирешмик, Аллаһка тапшырып фарыз ура­заларын тота башлыйк.

— Кемнәргә ураза тотарга киңәш ителми?

— Кемнең авырулары озак ач торырга ирек бирми икән, ягъни ошбу ач тору чирнең кискенләшүенә, куркынычрак авыруга китерсә яисә үлемгә илтсә, әлбәттә, бу очракта аңа ураза тотарга ярамый. Монда тагын ике вариант бар: 1) Бу чир бетә торган яисә китә торган булса, кеше авырудан савыккач, уразаны башка көннәрне тотарга тиеш. 2) Авыру даими-хроник булса, мондый кешеләр ураза тотмыйлар, алар фидия түләү. Фидиянең иң яхшысы — Рамазан ае буена бер мөселманны ашату яисә шул ашатасы азыкның бәясен түләү. Фидия түләүче үзенең тәүлек эчендә күпме ризык ашаганын исәпләп, я Рамазан аенда көн саен шул азык белән берәр мохтаҗрак булган мөселманны ашата, я шул ризыкның бәясен шул мөселманга бирә. Теге мөселман шул акчадан Рамазан ае буе ашарга (билгеле инде сәхәр белән ифтарда гына) тиеш. Кайбер галимнәр, шул акчага 30 кешене бер көнне ашатырга ярый, диләр (монда сәхәр белән ифтар керергә тиеш). Әгәр бер көн ашатырга 30 кешене тапмасаң, яисә ай буе бер кешене ашатырга мөмкинлек булмаса, шул 30 көндә ашыйсы азыкның бәясен бер мөселманга бирәсең, ләкин аңа ул акчаның фидия икәнен аңлатасың. Ул кеше, үз нәүбәтендә, әлеге акчаны фәкать ашауга гына тотарга тиеш. Әгәр андый кешене тапмасагыз, мәчеттә оештырыла торган ифтарларга шушы фидия акчасын бирергә була. Фидиянең күләме якынча түбәндәгечә: әгәр сез ярлырак булып, көненә 150 сумга ашасагыз, фидиягез 4500 сум була. Әгәр сез урта хәлле булып, тәүлеккә 200 сумлык азык китсә, фидиягез 6000 сумга төшә. Тагын да хәллерәк кешеләр бер көндә ашау­га сарыф иткән акчаны 30га яисә 29га тапкырлыйлар.

— Ураза якынлашканда бер атна ашамыйм, су гына эчәм, дип әйтүчеләр бар. Янәсе, шулай тәнгә җиңеллек килә…

— Беренче сорауга җавап бир­гәндә, моның турында мин дә әйтеп киткән идем. Элек бер дә ураза тотмаган кешегә Рамазаннан алданрак, берничә көн таң атканнан кояш батканчыга кадәр ашыйсы килгән саен су эчеп күнегә башларга була. Ләкин монда сүз көне-төне ашамыйча тору турында барырга тиеш түгел, ул очракта чынлап та бу ач торуга гына әйләнә, ифтарда яхшылап ашарга кирәк. Сәхәр ашау да сөннәт гамәл, шуңа күрә аны да калдырырга кирәкми. Ябыгырга теләүчеләр су эчеп куярга мөмкин.

— Дарулар эчүдә чикләү бармы?

— Инде әйткәнемчә, ач тору чирне кискенләштерә торган булса, яисә башка чирләргә, хәтта үлемгә илтә торган булса, ураза тотарга ярамый. Әгәр авыру кешегә даруны көне буе эчәргә кирәк була икән, ул кеше ураза тотмый. Даруларны вакытында эчмичә, кешенең сәламәтлегенә зарар килә торган булса, ураза тотмаска рөхсәт ителә. Ул кеше, әйткәнемчә, матди хәленнән чыгып фидия түләргә тиеш, ә чире вакытлыча булса, ура­заны башка вакытта тотарга кирәк.

— Уразаның беренче өч көне бик авыр. Баш авырта, хәл китә, йокы баса. Боларга ничек каршы торырга?

— Физиологиягә каршы барып булмый инде, бу хәлдән даими рәвештә нәфел уразаны тотучылар гына имин кала, чөнки алар ураза тотуга күнегеп беткәннәр инде. Без һәммәбез Аллаһ Тәгаләгә тәвәккәл кылып (ягъни кыласы эшләребезне Аңа тапшырып), Аллаһның ризалыгын теләп, бу фарызны үтәргә дип ниятләргә тиешбез. Һәм догаларыбызда Ал­лаһ Тәгаләдән уразаларыбызны җи­ңеләйтүен сорарга кирәк. Калганы Аллаһ Тәгаләдән.

— Кайбер кеше кичтән ашагач, иртән сәхәргә тормый һәм көне буе ризык капмый. Моңа ничек карыйсыз?

— Күп кенә кешеләр, ашказаны көне буе ял иткәннән соң, ифтарда «яхшылап ашыйлар» да, соңыннан организмнары шуның хәтле ризыкны сәхәр вакытына эшкәртеп бетерә алмый. Шуңа күрә сәхәр ашыйсылары килми. Моны ничек төзәтергә. Иң беренче: ифтар вакытында туклану хисе барлыкка килү белән ашаудан туктарга. Һәм бу иң авыр гамәлләрдән. Чөнки ураза тоткан кеше туктап кала алмый, ризыгы да тәмлерәк булса, ашауның чиген белми башлый, уфтана башлаганчы корсагын тутыра. Билгеле, мондый очракта сәхәр вакытында ашыйсы да, ашау ягына борылып карыйсы да килми. Шәригать хөкемнәренең дәрәҗәләре буенча карасак, ураза тотканда, авыз ачу ваҗиб (фарыз) булса, сәхәр ашау – сөннәт гамәле. Авыз ачуның (ифтарның) фарызлыгы нәрсәдән тора. Бер йотым су эчү яисә бер борчак бөртеге хәтле ризык кабу – болар көне буе тоткан уразаның ифтар кылып (авыз ачып) тәмамлануын билгели. Соңыннан һич ашамаса да, ул кеше ифтар кылган булып санала. Инде билгеле, кеше күп ашап та, бөтенләй ашамыйча да, үз сәламәтлегенә зарар китерергә тиеш түгел. Динебез һәрбер эштә уртаклыкка өйрәтә. Ләкин күп кенә мөселманнар, хәтта мөселман илләрендә уразаның бөтен мәгъ­нәсен «юкка чыгаралар». Мәсәлән, Мисырда ел саен Рамазан аенда халык ризыкны икеләтә күбрәк ашый башлый, аннары тазарып та китә. Моңа кешенең нәфселе булуы гаепле, чөнки алар «көне буе ач торасы» дип, сәхәрне «яхшылап» ашыйлар, авыз ачканда, алар «көне буе ач тордык бит» дип, тагын яхшылап ифтар ашыйлар. Андый хәл динебездә һич хуп­ланмый һәм «мондый» ураза тоту кире нәтиҗәләргә генә китерә. Сәхәр ашау исә сөннәт гамәле, һәм хәдисләрдән килгәнчә, сә­хәрдә бәрәкәт бар. Ягъни аны кал­дыру – сөннәтне үтәмәү һәм бәрәкәтеннән мәхрүм калуны аң­лата. Әгәр ифтарда үзеңне тыя алмасаң һәм сәхәр вакытында һич ашыйсы килмәсә, иң кимендә су эчеп куярга кирәк. Ифтарның фарызлыгын аңлатканча, сәхәрнең кабул булуы өчен шулай ук бер йотым су яисә борчак бөртеге хәтле ризык ашау җитә. Иң мөһиме — сәхәргә тору, әзерләнү, ә азык белән эчемлекнең күләме түгел.
— Әңгәмәгез өчен бик зур рәх­мәт!

Эльвира Хуҗина әзерләде.