Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Шагыйрьләр мәңге яши
19.11.2020

Шагыйрьләр мәңге яши

Җирле язучыбыз, Удмуртиянең атказанган журналисты Ринат Батталовның арабыздан киткәненә дә ике елдан артык вакыт үтте. Кызганыч, мәшһүр язучыларыбызны югалта торабыз, сафларыбыз сирәгәя.
Бакыйлыкка күчкән иҗат кешеләренең исемнәрен хәтердә саклау, аларны яшь буынга җиткерү – изге бурычыбыз. 13 ноябрь көнне Ринат Гыймазетдин улы Батталов истәлегенә ул яшәгән йортта мемориаль такта ачу да шагыйрьгә карата хөрмәтебезне белдерү, аның якты истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән эшләнде.
Мемориаль такта шагыйрь яшәгән Гагарин урамындагы 37 нче йорт диварына урнаштырылды. Бу йортта ул 20 елдан артык яшәгән, хәзерге көндә анда шагыйрьнең тормыш иптәше, гаиләсе белән кызы гомер итә.
Ринат Батталов үзенең иҗади юлын 1969 елда Татарстанда башлаган, анда район газетасында эшләгән. Ә 1975 елда Ижауга күчеп килгән. 2000 елда аның «Гомер агышлары» исемле беренче шигырьләр җыентыгы, 2002 елда «Агыйделдә – акчарлак» исемле икенче китабы дөнья күрде, 2008 елда «Гомер учагы» исемле шигырьләр җыентыгы, аннары «Миһербанлык чишмәсе» исемле мәкаләләр һәм очерклар китабы басылып чыкты. Ринат Батталов 2004 елдан — Татарстан Респуб­ликасы Язучылар берлеге, ә 2005 елдан Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы. 2006 елдан Россия Журналистлар берлеге әгъзасы. Ул Удмуртия, Әгерҗе районы, Пермь крае Чайковский шәһәренең татар шагыйрьләрен, прозаикларын, публицистларын берләштергән «Балкыш» әдәби берләшмәсен җитәкләде, «Яңарыш» газетасында эшләде. Аның шигырьләре, хикәяләре, очерклары Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында, «Луч», «Кизили», «Инвожо» журналларында, «Известия Удмуртской Республики» газетасында, Татарстанның «Казан утлары», «Мәйдан» журналларында басылып чыкты. Ринат Гыймазетдин улы берничә тапкыр әдәби премияләр лауреаты булды. 2018 елның 4 маенда Ринат Батталов безнең арабыздан китте.
«Яңарыш» газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасовага мемориаль тактаны ачу мәшәкатьләре белән закон таләп иткән барлык баскычларны үтәргә туры килә.
Дмитрий Чистяков: “Бу көн — бик тә әһәмиятле көн. Мин — шәһәр хакимиятендә әлеге сорауларны хәл итүче комиссия рәисе Ринат Батталовка мемориаль такта кую турындагы мөрәҗәгать буенча сорау­ны хәл иткәндә, миңа шагыйрьнең иҗаты белән танышырга туры килде. Ринат Батталов республикада яшәүче төрле милләттләрне бер-берсенә якынайтуда өлеш керткән шәхес”, — дип телгә алды.

Казан кунагы Данил Салихов Ижау шәһәре хакимиятенә һәм Рәмзия Габбасовага рәхмәтен җиткерде. “Әгәр башлап җибәрүче кеше булмаса, бер эш тә кузгалмый. Рәмзия ханымга бик зур рәхмәт. Бу такта Ринат Баттал өчен кирәкми. Ринат Баттал инде ул дөньяда эшләсен эшләде, үзенең иҗатын безгә калдырып китте. Бу безнең киләчәк буын өчен кирәк. Ничек яшәргә, кем булырга, дөньяда үзеңнән эз калдырганнан соң, син ничек зурлана аласың? Менә шундый сорауларны бала үз-үзенә бирсен, уйлансын өчен эшләнә. Урамнан үткән балаларыбыз: “Кем бу, нинди абый?” — дип сорап, аның белән тигезләнергә омтылсын өчен кирәк.
Ринат Батталовны бик үз итә идек. Удмуртиягә килгәндә, ул безне шәһәрнең башына чыгып каршы ала торган иде. Ул монда бик матур эшләр башкарды. “Яңарыш”газетасы өчен эшләрен алыйкмы, иҗаттагы, шигърияттәге эшләрен алыйкмы, яңа буынны тәрбияләүне әйтикме… Чынлап та, ул йомшак кына, акыл белән, матур фикер белән ничәдер буынны тәрбияләп дөньядан китте. Мин аның соңгы көннәрендә, соңгы сулышын алып ятканда да, шушы нигезгә атлап кергән кеше. Аны тормыш иптәше сабый бала кебек карады, рәхмәт аңа һәм соңгы юлга озатканда да, матур итеп бәхиллелеген алып тәрбияләп җирләде. Барысы өчен дә, без, язучылар аңа рәхмәтле.
Ә менә шушы тактаның куелуын ишеткәч, без шатланып килдек. Безнең татар баласының исеме шушы урамда теркәлә икән, ул чыннан да, Удмуртия халкының безнең халыкка хөрмәте”, — дип, Удмуртия җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерде.

Шагыйрь һәм фән докторы, профессор Рифат Җамал: “Удмуртиядәге татар язучылары белән безне берләштереп торучы бер кеше бар иде. Ул да булса Шаһинур Мостафин. Шаһинур Мостафин белән берничә тапкыр
Ижауга килгәнем булды. Инде ул да безнең арабыздан китте. Ул исән-сау булса, биредә булган булыр иде. Кызганычка каршы, безнең язучыларыбыз, дусларыбыз китәләр. Ләкин без аларны истән чыгар
маска тиешбез. Бүген менә шундый мемориаль такта барлыкка килгән икән, бу бик сөенечле күренеш. Шагыйрьне олылаганыгыз өчен, сезгә, җитәкчеләргә һәм татар халкына рәхмәт”, — диде.

Ринат Батталов башка милләт шагыйрьләре белән аралашып торды. Бигрәк тә Удмуртиянең халык язучысы Вячеслав Ар-Серги белән иҗатташ дуслар иде. Ул аның күп кенә шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итүче дә булды. Тантаналы чарага ул да килгән иде. “Исәнмесез, иптәшләр, фикердәшләр”, — дип башлады Вячеслав Ар Серги сүзен татарча. — Тормышта күп вакыйгалар көтмәгәндә килә. Шагыйрьнең арабыздан китүе дә көтмәгәндә булды. Ринатны мин күптәннән беләм. Ул, бәлки әдәбиятка миннән соңрак килгәнгәдер, миңа остазына сыман карады һәм бик хөрмәт итә иде. Ринат Батталов сиздерми генә үз гамәлләре аша безгә яхшылык, изгелек, кешелеклелек сабаклары биргән. Ул бик гади, тыйнак, үз-үзеннән көлә белгән кеше иде. Бу сирәк кешеләргә генә хас. Ул шушы сирәк очрый торган үзенчәлекле кешеләрнең берсе иде. Мин уйлыйм: Ринат Батталовның җаны оҗмах түрендәдер. Бүген без якын дустыбызга ме-мориаль такта ачабыз. Беләм: бу җиңел бирелмәде. Бик күп йөрергә туры килде. Бу кемдер каршы булганнан түгел, аны башкару механизмы шулай булганга күрә. Рәмзия ханым һәм Илсөяр ханым бүгенге көнне якынайту өчен бик күп эш башкардылар. Ринатны без онытмаячакбыз. Аның шигырьләренең кыйммәте яхшы шәраб кебек елдан-ел куәтләнә генә барыр”, — диде.

Рәмзия Габбасова: “Тантаналы чарага җыелдык. Бу көннең килеп җитәренә үзебез дә ышанмаган идек. Аллага шөкер, максатыбызга ирештек. Монда басып тору күңелле, әмма мемориаль такта кую өчен ике елга якын эзлек-ле эш алып барырга туры килде. Эшебездә ярдәм иткән “Кедр” оешмасы җитәкчесе Олег Караваевка һәм аның урынбасары Наталья Трошинага, ерак араларны якын итеп килгән Данил Салиховка, Рифат Җамалга рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бу эштә Илсөяр апа Батталова, Вәсилә ханым Хәкимова, Резеда Миркасыймова зур терәгебез булдылар. Алар һәрбер фатирның ишеген шакып, имзалар җыеп йөрделәр. Бу – 259 фатирлы йорт дигән сүз. Аларга бик җиңелдән булмагандыр. Уртак көч белән барысын да җиңеп чыктык. Данил әфәнде әйткәндәй, бу Ринат Батталовка түгел, яшь буынны тәрбияләү өчен кирәк. Менә шушыннан үтеп киткәндә, кем дә булса шагыйрьнең фамилиясен укып, “Кем икән ул?” дип кызыксынса, аның китабын алып укыса, максатыбызга ирешкән булырбыз. Язучыларыбыз күп түгел, алар урынына яшьләр килер дип өметләнәбез. Булганның кадерен белеп, алга таба да бер-беребезне хөрмәт итеп яшик”, — дип сөйләде.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илсур Миңнемуллин: “Ринат Батталов һәрвакыт татар иҗтимагый үзәгенең башкарма комитетында булды. Ул: “Без татар!” — дип горурланып, милләтебезне алга илтү өчен йөрде”, — дип, җылы итеп телгә алды.

Шагыйрьнең тормыш иптәше Илсөяр ханым: “Ринат һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә ашыга иде. “Мине изге эшләрем белән телгә алсыннар”, — ди иде. Чыннан да, аның теләкләре чынга ашты”, — дип сөйләде. Ул бирегә җыелган һәркемгә, мемориаль тактаны куярга ярдәм итүчеләрнең һәммәсенә рәхмәт белдерде.

Вәсилә Хәкимова: “Ринат Батталовка мемориаль такта кую — Удмуртиядә, 1 миллион ярым халкы булган республикабызда, татар халкына булган хөрмәт ул. Мондый такта республикада биш кенә язучыга куелды, шуның берсе татар шагыйре булуында биредә яшәүчеләрнең, татар оешмаларының роле зур. Беренче көнне 120 имза җыйдык. Кайсы гына фатирның ишеген шакып, Ринатның фотосурәтен күрсәтеп, имза куюларын сорасак та, нинди милләттән булуларына карамастан, “Без беләбез аны, кул куябыз” , — дип җавап бирделәр. Бу бик сөендерде безне. Ринатның рухы да шаттыр, ул барыбызга да рәхмәтледер. Бүгенге көндә Уразай авылында музее әзерләнеп килә. Әгәр Ринатның үз куллары белән әзерләп калдырган китабы да нәшер ителеп, музей ачылуга әзер булса, бик яхшы булыр иде. Сезгә үтенечебез шушы”, — дип, Данил Салиховка мөрәҗәгать итте.
“Шагыйрьләрнең гомерләре башка кешеләрнекенә охшамаган. Аларның гомере туган елыннан алып үлгән елына кадәр генә дәвам итми. Ул аның иҗаты белән халык күңелендә яши. Ринатның шигырьләре дә яшәр, аның китаплары өстәл китабы булыр, дип ышанабыз”, — диде каләмдәш дусты Гыймран Сафин. Яңгыраган җылы сүзләргә шагыйрьнең дусты Гайсә Талипов һәм чарада катнашучылар да кушылдылар.

Элмира Нигъмәтҗан.