Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Чүп чыгару өчен түләү кәгазьләре килдеме әле?
7.02.2019

Чүп чыгару өчен түләү кәгазьләре килдеме әле?

1 февральдән һәркемгә каты көнкүреш калдыклары өчен күпме түләргә кирәклеген күрсәткән квитанцияләр киләчәк. Яңа төр “коммуналь хезмәтләр” өчен түләү шәһәрләрдәге шәхси йортларда, авылларда яшәү-челәр өчен “Энергосбыт” квитанциясенә (электр энергиясе өчен түләүләр квитанциясе) кертелгән. Ә күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә, чүп чыгару өчен түләү
Регоператор белән идарә итүче компанияләр арасында килешү төзелгәнче, шулай ук электр энергиясе квитанциясенә кертелгән. Әлеге килешү төзелгәч, “обращение с ТКО” дигән түләүләр идарә итүче компания (УК) яки торак милекчеләре ширкәте (ТСЖ) квитанциясендә киләчәк. Әлегә мондый квитанцияләр 20% кына. Әгәр квитанциядә фатирыгызда яки йортыгызда теркәлүчеләр (прописка) саны буенча төгәлсезлекләр булса, кирәкле документларыгыз белән “Энергосбыт” офисларына яки үзегезнең УКга, ТСЖга мөрәҗәгать итә аласыз.

“ЭнергосбыТ-Плюс» оешмасы сезгә якыная

1 февральдән «ЭнергосбыТ-Плюс» оешмасының өстәмә 11 офисы эшли башлады. Бу халыкка белешмәләр алырга, яңадан исәпләүләр ясату өчен документлар илтергә, акча түләргә уңайлы булачак. Менә ул офисларның адреслары:
Яр, Колхозная ур., 1
Юкамен, Победа ур., 1 Б
Красногорский, Ленин ур., 64
Дебёс, Ленина ур., 2 (Ростелеком)
Як-Бодья, Пушина ур, 109
Селты, Юбилейная ур., 11 А
Сюмси, Советская ур., 47 А
Вавож, Интернациональная ур., 44-а
Шаркан, Ленин ур., 23
Кияс, Ломоносов ур., 31
Грахово,70 лет Октября ур., 20 А.
Түбәндәге адреслар буенча хез-мәт күрсәтү дәвам итә:
Глазов, Киров ур., 11б
Балезино, Парковая ур., 18а
Кез, Киров ур., 5а
Игра, Советская ур., 16б
Ува, Энгельс ур., 21
Воткинск, Ленин ур., 27
Завьялово, Нефтяниклар ур., 21
Кече Пурга, Пионерская ур., 48
Ижау ( 7 Подлесная, 100; Ленина, 152; 10 лет Октября, 23; Труда, 50а; Гагарина, 5б; Ленина, 27 адрес-
лары буенча).
Можга, Котовский ур, 1
Кизнер, М. Горький ур., 1
Алнаш, Комсомольская ур., 10
Сарапул, Горький ур, 20б
Камбарка, К. Маркс ур., 49
Каракүл, Кирьянов ур., 27 (2 нче кат)

Фатирда (йортта) теркәлгән кешеләр санын раслаучы документларны онлайн режимында тапшырырга мөмкинме?
Әйе, «ЭнергосбыТ-Плюс» офисларына алып бармыйча да документларны тапшырырга була. Моның өчен www.udm.esplus.ru сайтында “Шәхси кабинет”та яки «Помощь и поддержка» бүлегендә теркәлми узмыйча гына эшләргә кирәк. Гариза ирекле формада языла. Бары тик сканер аша күчермәсе ясалган документлар укыла торган булсын. Әгәр сезгә УК, ТСЖ квитанциясе килсә, яңадан исәпләүне сорап, аларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Җәен бакчада яшәсәгез, озак командировкага китсәгез, санаторий-профилакторийда ял итсәгез, башка урында яшәп, вакытлыча теркәлсәгез, чираттагы ялда каядыр китсәгез, балагыз башка шәһәрдә яшәп укыса, армиягә китсә, чүп чыгару өчен түләүләрне яңадан исәпләтә аласыз.
Квитанциядәге саннар кайдан алынган?
Квитанциянең 4нче баганасында бер кешегә каты көнкүреш калдыкларының нормативы языл-
ган. Күпфатирлы йортларда яшәү-челәр өчен айга – 0,01722 т (17,22 кг), ә шәхси йортларда яшәүчеләр өчен бу сан 0,016646 т (16,646 кг) тәшкил итә. 5нче баганада бердәм тариф күрсәтелгән 5719,15 сум/1 тонна. 11 баганада түләргә тиешле сумма килеп чыга. 0,01722 т/ай х 5719,15 сум/т х 1 кеше = 98,48 сум бер айга күп фатирлы йортта теркәлгән бер кешегә. 0,016646 т/ай х 5719,15 сум/т х 1 кеше = 95,20 сум/айга шәхси йортта теркәлгән бер кешегә.

Ленин районында өстәмә 31 контейнер барлыкка килде

Ленин районы — Ижау шәһәрендә шәхси йортлар күп булган иң зур район. Биредә 12 800 шәхси йорт урнашкан, ул йортларда 40 000 кеше яши. Өстәмә контейнерлар урнаштыру чүп-чарны чыгару эшен җиңелләштерәчәк һәм анда яшәүчеләр өчен күпкә уңайлырак булачак. Контейнерлар урнашкан адреслар:
Малиновая гора — 2 мәйданчыкта 4 контейнер
Чутырская ур., 2 — 2 контейнер
Чутырская һәм Тополиная урамнары кисешкән урын — 2 контейнер
Ижовая ур., 11 — 2 контейнер
Деловая һәм Механизаторская урамнары кисешкән урын — 2 контейнер
Учхозная ур., 19 — 3 контейнер
Буточный тыкрыгы һәм Краснознаменная урамы чаты — 2 контейнер
Саратовская һәм Литейная урамнары чаты — 2 контейнер
Александровская һәм Рязанская урамнары чаты — 3 контейнер
Александровская һәм Ульяновская урамнары чаты — 3 контейнер
Вараксинская ур., 2 — 2 контейнер
Инструментальная һәм Красин урамнары чаты — 2 контейнер
Севастопольская һәм Московская урамнары чаты — 10 кублы бункер.
Чернышевский һәм Постольский урамнары чаты — 10 кублы бункер.
Регоператор якын арада чүп бак-
ларын урнаштыру өчен махсус мәйданчыклар булдыру өстендә эшли. Контейнерларны урнаштыру урыннары район хакимияте белән киңәшләшеп билгеләнә. Адреслар Ижау шәһәр сайтында (izh.ru.) күрсәтелгән. Ленин районында яшәүчеләр чүп контейнерларын урнаштыру буенча теләк-киңәшләре булса, район хакимиятенә мө-рәҗәгать итә алалар.
Сорауларыгыз булса, регоператорга түбәндәге телефон аша мөрәҗәгать итә аласыз:
8 (800) 234 89 86