Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Чүп-чар өчен түләү кыйммәтләнә
5.12.2018

Чүп-чар өчен түләү кыйммәтләнә

2019 елда чүп-чар өчен түләү квадрат метрдан яки кеше башыннан исәпләнәчәкме?

Удмуртиядә 2019 елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләү күләме билгеләнде. Каты көнкүреш калдыкларын чыгару хезмәте өчен күпме түләргә кирәк булачак? Гадәти түләүләргә өстәлә торган сумма ничек исәпләнәчәк? Бу сораулар соңгы арада халыкны иң борчыган мәсьәләләрнең берсе иде дисәк тә, ялгыш булмас. Әлеге сорау-ларга җавап 4 декабрь көнне Удмуртиянең гомумроссия халык фронты оештырган түгәрәк өстәл артында да эзләнде. Очрашуда республиканың Табигый байлыклар һәм әйләнә-тирәлекне саклау министры, Төзелеш, энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, контрольдә тотучы һәм күзәтчелек ведомстволары белгечләре, җирле үзидарә органнары һәм башкалар катнаштылар.
Үзгәрешләр хакында Удмуртиянең энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Дмитрий Сурнин үз фикерен белдереп: “Халык фикерен белү нәтиҗәләре буенча түләүләрне квадрат метрга бәйләү системасы өчен тавыш бирүче кешеләр саны бик аз булды. Без идарәче һәм иҗтимагый оешмалар, ТСЖ вәкилләренең, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренең фикерләрен тыңладык. Бар да каты коммуналь калдык-лар өчен түләүләрне кеше башыннан чыгып исәпләү яхшы. Удмуртиядә каты коммуналь калдыкларны чыгару хезмәте өчен түләү 2019 елның 1 гыйнварыннан кеше саны буенча исәп-хисапланырга тиеш, дигән карарга килдек”, — диде.

Ләйсән Әхмәтова.