Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Чүпче татарлары белән таныштык
21.12.2017

Чүпче татарлары белән таныштык

Яшьләрнең фин-угыр эзләнү экспедициясе Кистем авылында сәяхәттә булдылар. Без, чүпче татарлары, аларны милли киемнәрдән җырлап каршы алдык.

Алар шунда ук безнең сөйләм телебезнең татарстанлылардан бик нык аерылып торуына игътибар иттеләр. Татар милли-мәдәни үзәгендә чүпче татарларының уңышлары белән таныштылар. “Алтын ай” ансамбленең уен кораллары, шулай ук текстлар җыю машинкасы, Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган стендны да күрсәттек. Аларны концерт залының, сәхнә бизәлеше бик гаҗәпләндерде. Экспедициягә килгән кызларны тәбикмәк һәм пирожки пешерергә өйрәттек. Ә мәчеттә аларны имам-хатиб Ильмир Касимов каршы алды. Мәчет буенча сәяхәт иткәннән соң, музейда булдылар. Анда бик күп мәгьлүмат белән таныштылар.
Туристлар Юнда авылында да булдылар. Мәдәният йортында бисермән халкының гореф-гадәтләре, мәдәниятләре белән танышканнан соң, милли киемнәр киеп, тамашада катнаштылар. Бер-берләренә каршы килеп, җырлар җырладылар, хисләрен белдерделәр. Уен никах уку белән тәмамланды. Кызларга милли ризыклар әзерләү, автомат станокта йон эрләү дә бик ошады. Юнда музеенда Бөек Ватан сугышы геройлары, Эльбага кадәр барган батырлар турында да белделәр. Чит ил акчалары, тәңкәләре белән ясалган күргәзмә дә игьтибарсыз калмады. Юндадан кузгалгач, Себер трактыннан сөргенгә сөрелгәннәр эзеннән бардылар, тарихи урыннарда булдылар. Сәяхәт Якшур-Бодьяда сәхнәләштерелгән тамаша белән тәмамланды. Ул ачык һавада булса да, ялкынлы чыгышлар, күңел ачулар, милли ризыклар белән сыйлану туристлар күңеленә хуш килде.

Гөлия Касимова, Балезино районы Кистем авылы.