Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Чүплеккә сәяхәт
20.09.2018

Чүплеккә сәяхәт

Журналист халкы матур урыннарда, гүзәллеккә сокланып, яхшы кешеләр турында язып кына йөри дип уйласагыз, бик ялгышасыз. Күптән түгел без, бер төркем журналистлар, шәһәр халкыннан җыелган көнкүреш калдыклары, чүп-чар җыела торган урыннарда булдык.
Тирә-якка “хуш исе” аңкып торган, тараканнар тыз-быз чапкан урыннарны барып күрү үзе “батырлык” таләп итсә, кешеләрнең биредә көне буе эшләве, казынуы – аларга карата хөрмәт уята. “Бу бит безнең һәммәбездән чыккан чүп! Һәр кеше күпме пычраклык, ямьсезлек тудыра бу тормышта!” — дип уйлап куйдым. Әле ярый ла, ул үзеннән чыккан чүпне тиешле урыннарга илтеп ташлый белсә, республикабыз урманнары, басу-кырлары, шәһәр читләре чүп-чар белән күмелгән бит, ни кызганыч!

Узган атнада эшлекле сәяхәткә чыктык. Удмуртия Хөкүмәте рәисе Ярослав Семенов җитәкләгән хезмәт төркеменә көнкүреш кал­дыкларын эшкәртү буенча региональ оператор, Завьялово районындагы чүпләрне урнаштыру полигоны, пластик шешәләрне эшкәртү предприятиесе, “Яшел паровоз” дип аталган активистлар һәм волонтерлар берләшмәсе вәкилләре керде.
Бу төркем белән берлектә без, бер төркем журналистлар, Ленин, 40 лет Победы урамнарында урнашкан күп катлы йортлар алдындагы мәйданнарны, анда урнаштырылган чүп савытларын карап йөрдек. Биредә “Спецавтохозяй­ство» оешмасы чүпләрне аерып салу өчен контейнерлар урнаштырган. Предприятиенең директоры Иван Маринин сөйләвенчә, бу контейнерлар якынча бер атна эчендә тула. “Хәзерге вакытта шәһәрдә өч төрле контейнер куела. Аларның икесе — Россиядә, ә берсе Германиядә җитештерелгән контейнер. Өч төрле контейнер урнаштырып, алга таба кайсын сатып алу отышлы, чыдамрак, техник сыйфаты ничек икәнен сынап карамакчы булдык. Кышкы салкыннарга, машинага бушатканда кайсы чыдамрак икәнлеген үз күзләребез белән күрәсебез килә”, — дип сөйләде ул.

Без барган икенче урын — чүпләрне сортларга бүлү комплексы булган чүп полигоны булды. Бирегә шәһәрнең төрле почмакларыннан алып киленгән чүпләрне китереп түгәләр дә, ул транспортер аша сортларга бүлү бинасына кереп китә. Монда аны кул белән төрле сортларга аералар. Транспортер алдында 20 кеше басып тора. “Безнең хезмәткәрләр пластик шешәләрне, пыяланы, кәгазьне, тимерне аерып тутыра. Бу әйберләр махсус техника ярдәмендә пресслана һәм киредән эшкәртүче предприятиеләргә җи­бәрелә. Калган чүпләр монда, полигонда утильләштерелә”, — дип сөйләде “Чиста шәһәр” оешмасы директоры Сергей Климов.
Ярослав Семенов әйтүенчә, чүпләрнең шушы рәвешле сортларга аерылып, кире эшкәртелүе полигонда калган чүпне 5 тапкырга киметә. “Белсәгез иде, дөньяда секунд саен 9 мең шешә ташланыла! Ә бер пластик шешә 500 ел череп таркала. Шулай итеп никадәр туфрак агулана. Ә бу — без яшәгән урын, безнең сәламәтлеккә йогынты ясаучы әйберләр. Журналистлар, минем сезнең аша халыкка мөрәҗәгать итәсем килә. Әйдәгез, һәрберебез кулыбыздан килгәнчә, үз-үзебезгә ярдәм итик. Чүп ташлаганда, пластик һәм пыяла шешәләрне махсус куелган контейнерларга аерып ташлыйк. Бу безнең һәммәбезнең кулыннан килә, тирә-юнебезгә битараф булмыйк”, — дип, фикерен җиткерде ул.
“Полигондагы сортларга аеру комплексында бер ел эчендә 40 мең тонна чүп эшкәртелә икән. Киләчәктә елына 250 мең тонна чүп эшкәртүче комплекс төзеләчәк һәм кулланышка тапшырылачак”, — ди Ярослав Семенов.
Без барган соңгы пункт Пирогово поселогында урнашкан плас­тик шешәләрне эретеп, мебель төргәкләү өчен тасмалар ясый торган предприятие булды. Бирегә плас­тик шешәләр полигоннан килә, шулай ук кабул итү пункты да бар. “Сез биредә чүптән теләсә нәрсә җитештерергә мөмкин булуын күрерсез. Хуҗалыкка кирәкле әйберләр ясау тәкъдимнәре киң, шешәдән тасма җитештерелсә, аның капкачларыннан резина паласлар, шланглар эшләнелә. Бу экологиягә уңай йогынты ясый, бу – халык өчен яңадан-яңа эш урыннарын арттыру. Иң мөһиме – кешеләр өйләреннән чыккан чүпне дөрес итеп ташларга гына өйрәнсеннәр. Бу безнең эшне күпкә җиңеләйтә”, — диде Ярослав Семенов.

Эльмира Нигъмәтҗанова.