Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Чын табиб буласым килә
7.04.2021

Чын табиб буласым килә

Мин Татарстанның Югары Арбаш урта мәктәбенең унберенче сыйныфын тәмамлап, Можга шәһәренең медицина көллиятенә укырга килдем. Һөнәр сайлауга бик җитди карадым, чөнки бит ул кием дә, әйбер дә түгел – аны теләгән саен алыштырып булмый. Кечкенәдән табиб булырга хыялланып үстем. Сырхауханәгә баргач, ак халатлы табибларга кызыгып кайта идем. ”Их, мин дә шулар шикелле булсам иде”, — дип уйлый идем. Әтием – ветеринар. Аның хайваннарны дәвалавын күреп үстем, авыл жирендә ул — бик кирәкле кеше. Ә минем кешеләргә булышасым килде.
Миңа Можга көллиятендә уку бик ошый. Монда укытучылар барысы да тәҗрибәле, үз эшләренең осталары. Уку йортын 2016 елдан милләттәшебез, РФ Урта һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре Әлфирә Салаватуллина җитәкли. Ул заманча укыту алымнарын яхшы белә. Студентларга белем бирүдә аларны оста куллана.
Беренче курс күңелле һәм авыр булды. Өйне, әти-әниләрне, туганнарны бик сагындым. Әмма янымда якын дус та табылды, аның исеме Алия. Булган авырлыкларны бергә үтеп, икенче курсны да башладык. Беренче көннән үк анатомия фәнен бик яраттым. Бу дисциплинаны минем кураторым Людмила Городилова алып бара. Латин теле дәресләре дә бик истә калырлык. Аны белмичә, медицина хезмәткәре булып булмый. Латин телен Гөлнара Мөхәммәтҗанова алып бара. Аның өстенә, ул әле укыту бүлеге җитәкчесе дә. Быел безгә яңа фәннәр керә башлады: неврология, психиатрия, гинекология, травматология һ.б.
Студент тормышын тулай торактан башка күз алдына китереп булмый. Биредә вакытыбыз бик күңелле уза, кичләрен ял итү бүлмәсендә телевизор карыйбыз. Яраткан тәрбиячебез Эльвира Насыйбуллина төрле бәйрәмнәр, бәйге-чаралар, түгәрәкләр уздыра. «Остабикәләр» түгә­рәгендә кул эшләренә өйрәнәбез, тәм-томнар пеше­рәбез. Журналистика түгәрәгендә Интернет челтәренә һәм шәһәр-республика газеталарына студент тормышы, узган чаралар турында язабыз.
Үз эшеңнең остасы булу өчен белем, еллар дәвамында тәҗрибә тупларга кирәк. Ә табибка, гомумән, чисталык, пөх­тәлек, шәфкатьлелек, игелеклелек кебек сыйфатлар хас булырга тиеш. Шундый табибларны күрәбез дә: “Менә бу чын табиб!” — дибез. Аларның эше бик авыр да, жаваплы да. Без моны коронавирус пандемиясе вакытында да күрдек. Мин дә шушы мактауга лаеклы табиб булыр өчен бөтен тырышлыгымны куярмын.

Гөлназ Вәлиханова,  Можга шәһәре.