Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Чишмәне кем томалаган?
5.06.2019

Чишмәне кем томалаган?

Ижау шәһәренең Ленин районындагы Шунды чишмәсе суын шәһәр халкы яратып эчә. Чишмәгә кайчан гына барсаң да, су буе чират булу шул хакта сөйли. Ураза гаете көнне редакциягә ”Шунды чишмәсен томалаганнар. Халык сусыз калды”, — дигән хәбәр килеп иреш­те. Без моңа ачыклык кертү өчен әлеге сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутатлары Наил Мухамедзянов, Юрий Тюрин, Шәһәр думасы депутаты Сергей Кривоноговның ярдәмчесе Зөлфия Хәбибуллинага мөрәҗәгать иттек. Ул: “ Ачыклык кертеп үтәсем килә. Бу чишмә түгел, ә артезиан коесы. Кемдер шул коеның торбасына чөй каккан. Чишмәгә баручы юл буенда яшәүчеләрнең кайберсенә көне буе, хәтта төнлә дә машиналарның тыз-быз йөрүе ошап бетми, күрәсең. Чөнки әлеге чишмәгә зыян китерергә, аны агудан туктатырга тырышучылар кыш көнендә дә булган иде. Инде тагын шул ук хәл. Бу юлы чишмәгә зыян ныграк килгән. Бүгенге көндә актив ир-атлар үз көчләре белән шул чөйне алырга тырышалар. Әгәр алар башкарып чыга алмасалар, депутатлар ярдәмгә килергә әзер”, — диде.
“Динебез буенча, кешегә файда китерә торган теләсә нинди эшне башкару, мәсәлән, күпер, юл салу, агачлар утырту, чишмә-кое казу, аларны тәртиптә тоту – болар барысы да саваплы эш санала. Бу юллар, күперләр, чишмә-коелар кешегә хезмәт иткәндә, аңа үлгәч тә савап булып бара”, — ди Илмир хәзрәт Касимов. Чишмәне пычратма, кулыңны чуан басар, коены күмәргә ярамый, кайгы килер дигән әйтемнәр дә юктан гына килеп чыкмагандыр бит. Ураза гаете көнне шушындый пычрак эшкә кемнең кулы барды микән?

P.S Газета типографиягә юлланганчы, редакциягә яхшы хәбәр килеп иреште: бу хәлгә битараф булмаган берничә ир-ат төн эчендә чишмәне сафка бас­тырганнар.