Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Чит ил журналистлары — Удмуртиядә
14.12.2017

Чит ил журналистлары — Удмуртиядә

7 декабрьдә Удмуртиягә Бол­гариядән, Эквадор һәм Германиядән чит ил журна­листлары килде.
Беренче көнне алар Халыклар дуслыгы йортында журналистлар белән очраштылар, кызыксындырган сорауларын биреп, җанлы әңгәмә кордылар. “Ижауда нәрсә истә калды?” — дигән сорауга ARD немец радиосы журналисты Сабина Штёрн: “Мин биредә беренче тапкыр. Бик матур шәһәр, матур кешеләр, шәһәр киң урамнар белән истә калыр. Ризык­ларыгыз бик тәмле: пилмән ашадык. Пилмәннең удмурт милли ризыгы икәнен бирегә килгәч кенә белдем. Калашников автоматын ишетеп белсәк тә, биредә яшәве турында хәбәрдар түгел идек”, -диде.
Кунаклар Ижауның истәлекле урыннары белән таныштылар, «Ижмаш» музеенда, “Лудорвай” архитектура-этнография музей-тыюлыгында, Воткинск шәһәрендә Чайковский музеенда булдылар. “Бураново әбиләре” фольклор ансамбле вәкилләре белән очраштылар.
8 декабрьдә Удмуртия Башлыгы белән очраштылар. Чит ил журналистлары аңа регионның социаль-икътисади үсешенә кагылышлы сораулар бирделәр. Александр Бречалов Европа санкцияләренең Удмуртия икътисадына йогынтысы хакындагы сорауга: «Теләсә кайсы кризис ул — мөмкинлекләр вакыты. Дөнья сәясәте күзлегеннән Караганда, санкцияләр бик шәп түгел, әмма икътисад күзлегеннән караганда, бу Россия һәм Удмуртия үсешенә этәргеч бирде. Санкцияләр нәтиҗәсендә эчке базарда көндәшлек артты. Авыл хуҗалыгында уңай үзгәрешләрне күреп торасыз», — дип җавап бирде Александр Бречалов.
Чит ил кунаклары шулай ук республикага инвестицияләр җәлеп итү хакында кызыксындылар. Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, Удмуртия – уникаль төбәк. Элек-электән инженерия бик көчле санала. Сәнәгать, агросәнәгать комплексы, IT-сектор нык үскән. Проблемалар да юк түгел: инфраструктураны активрак үстерергә, сәнәгатьтә тырышыб­рак эшләргә кирәк. “Без ачык базарга йөз тотып эшлибез. Удмуртиядә дөнья күләмендә көндәшлек тудыра алырлык продукция җитештерүче заводлар бар. Без Татарстаннан үрнәк алабыз, аларга тиңләшергә омтылабыз. Алар дөньядагы иң яхшы тәҗрибәләрне беренчеләрдән булып үзләрендә кулланалар һәм шуның белән алга китәләр. Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов – оста оештыручылар”, — дип сөйләгәндә, мин тарихи ватаныбыз Татарстан белән горурланып утырдым. Киләчәккә планнарда юл төзелеше беренче тора. «Бездә 2018 ел — юллар елы булырга тиеш. Финанслар бар, юлларны моңарчы күрелмәгән күләмдә ремонтларга уйлыйбыз. Аэропортны төзекләндерәсе бар, спорт объектлары төзелешенә игътибар кирәк”, — диде Александр Бречалов. Регион җитәкчесе ассызыклаганча, Ижауны яңарту турында шәһәр халкы үзләре уйларга тиеш. “Без аларның тәкъдимнәре буенча, бергәләшеп эшләргә әзер”, — диде ул. 5 елда шәһәр күзгә күренеп үзгәрергә тиеш.