Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Чисталыкны яратсак та…
18.01.2019

Чисталыкны яратсак та…

Кеше дигәнең чисталыкны бик ярата. Саф һава сулавына, саф су эчүенә сөенә, табигатебезнең гүзәллегенә соклана. Чиста киемнәрдән йөри, үзе дә даими чистарынып кына тора. Хәтта күңелен дә пакь итәргә тели. Билгеле инде, үзе яшәгән йортны, каралты-кура тирәсен дә һәрвакыт чиста тотарга тырыша. Шәһәрдә дә халык үз фатирында берничә тапкыр “генераль” тәртип урнаштыра. Беркем дә шакшылыкны сөйми. Шулай да астыртын гына үзләренең кара эшләрен эшләп ятучылар да бар. Алар өчен балконнан шешә ыргыту да, төпчеген чиртеп җибәрү дә берни тормый. Үзләрен генә түгел, күршеләрен дә хөрмәтләми дигән сүз инде монысы. Күп вакыт моны яшертен генә эшлиләр, башкалар күрмәгәндә генә. Һәр йортта бар андыйлар. Подъездда җыелып ятучы исерек-сәрхүшләр дә пычрата, домофоннарны, почта тартмаларын ваталар… Җилбәзәк хатын-кызларны чакырудан да чирканмыйлар алар. Мондыйларга кисәтү ясадың ни, ясамадың ни… Менә шуларны бергә җыеп, барысын да атна-ун көн шәһәребезне чистартуда файдалансаң, бәлки тәэсире булыр иде. Башкалар шимбә өмәләре ясаганда да, алар җыелып эчүдән бушамыйлар бит.
Яшьләребез дә шәһәрне “ямьсезләү”гә зур өлеш кертәләр. Матур итеп буялган коймалар, стеналар, беркем дә аңламаган шөкәтсез бизәк-язмалар белән тула. Менә шундый инде без! Кайчан безнең тирә-як мохиткә карашыбыз үзгәрер икән?

Зәбир Хәлимов, Чаллы шәһәре.