Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Чикләүләр кими
2.07.2020

Чикләүләр кими

12 июльдән шәһәр читендәге балаларны сәламәтләндерү лагерьлары, мәктәп яны лагерьлары балаларны кабул итәчәкләр. 29 июнь көнне ясаган чыгышында Александр Бречалов республикада коронавирус инфекциясе таралуга бәйле хәлне тотрыклы дип бәяләде һәм чираттагы чикләүләрне бетерү турында хәбәр итте.

 2 июльдән Удмуртиядә балалар өчен өстәмә белем бирү оешмалары эшли башлаячак.
 29 июньнән балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре һәм физкультура-спорт клублары ачыла.
 Фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау буенча планлы эшләр башкарырга мөмкин.
 Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр-нең театр-концерт һәм мәдәни-ял итү учреждениеләре коллективлары эшкә керешәләр, шул ук вакытта массакүләм чаралар уздыру әлегә рөхсәт ителми.
 Удмуртиянең балалар бакчалары дежур төркемнәр режимында эшен дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта республика буенча балалар бакчаларында 1 962 дежур төркем эшли, аларга 24 784 бала йөри.
 Россия Президенты йөкләмәсе буенча балалар өчен 5 һәм 10 мең сум күләмендә түләүләр дәвам итә. 5 мең сум күләмендә түләүне апрель, май һәм июнь айларында 50 мең бала алган, 10 мең сумны – 253 мең бала. Удмуртиядә яшәүче гаиләләргә барлыгы 3 миллиард сумнан артык акча түләнгән.