Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


22.11.2017

Чикләвек төше

Рәфис абый тумышы белән Әгерҗе районы Иске Эсләк авылыннан. Иске Эсләк авылында сигез класс, урта мәктәпне Кадыбаш авылында тәмамлый. Армия сафларында хезмәт итеп кайт­каннан соң, Сарапул шәһәренә килеп урнаша. Нәселендә сәүдәгәрләр булгангамы, Казан сәүдә институтына укырга керә. Гомерен сәүдә тармагында эшләүгә багышлый. Тормыш иптәше Әлфия белән бер партада утырып укый. Ул чакта ук аңа: “Мин сиңа өйләнәчәкмен”, — дип әйтә торган була. Әлфия Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайткач, гаилә коралар. Бүген инде бергә торуларына да 41 ел тулып киткән. Әлфия апа — тугыз балалы ишле гаиләдә эш белән чыныгып үскән кыз. Һөнәре – хисапчы, 43 ел буена шуңа тугры кала. Җырчы апасы Нәсимә Төхвәтуллинаны, җизнәсен, баянчы Фирдәвес абыйны Сарапул шәһәрендә белмәгән кеше юктыр. Нәсимә апа: “Туганнар белән очрашкач, безнең бәйрәмнәр искичкеч күңелле үтә. Рәфис — акыллы, төпле, шуңа күрә мин аның белән бөтен эшне киңәшләшеп эшли идем. Гомер буе аның ярдәмен тоеп яшәдек. Гомумән, без туганнар белән аралашып, ярдәмләшеп яшибез”, — диде. Завьялово районында күпләргә таныш, тагын бер талантлы апасы — гармунчы Рәхилә Тимкина яши. Әлфия ханымның уңганлыгына игътибар иттем. Пешеренергә, гөл­ләр үстерергә ярата икән. Әлеге гаиләдә бер-берсенә ихтирам зур икәнен тоемладым. Ике кызлары Казан каласында яшиләр. Биш ир бала оныклары бар. Күпләр кызлары Зөлфиянең Сабантуй һәм башка милли бәйрәмнәрдә җырлап йөргәнен хәтерлидер әле. Ул үзенең җыр альбомын чыгарды.
Рәфис абый 90нчы елларда Сарапул шәһәренең Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары вазифасын башкарды. Ул һәрвакыт эшне кызык­лы итеп оештыра иде. Үзенең милли хәрәкәткә килеп керүен Рәфис абый болай дип искә алды: “Беренче Сабантуй бәйрәме Южный поселогында агачлар арасында узды. Безгә — авылда Сабантуй мәйданын киң, ачык, зур итеп күрергә күнеккән кешеләргә — бу ошамады. Шуннан мин Сабантуй үткәрер өчен кулай урынны шәһәр читеннән эзли башладым. Аллага шөкер, кайчандыр без тапкан Акшабариха елгасы буендагы гүзәл табигать кочагында инде чирек гасыр Сабантуйлар уза. 21нче, 25нче санлы мәктәпләрдә татар телен өйрәнү буенча факультативлар ачтык. Үзешчән сәнгатькә беренче баянны, соңыннан бик күп музыка кораллары сатып алдык. “ЗИО” мәдәният йортында татарлар өчен аерым бүлмә бирелгәч, кеше күп җыела башлады. Халык аралашуга сусаган вакытлар. Яңа ел кичәләрендә йөзәр кеше була иде. Чын мәгънәсендә авылдагы клубка җыелган кебек, җанга якын кичәләр үтте. Күбесе җырларга-биергә, кайсылары сөйләшеп, аралашыр өчен булса да кереп чыкты. Өлкәннәр, балалар өчен үткәрелгән “Без талантлар эзлибез” җыр-бию фестивале шаулап уза иде”, — диде. Аның сүзен татар теле укытучысы Флария Вәгыйзева да хуплады: “Республика күләмендә сәнгать фестивале Сарапулда уздырылуы — зур күрсәткеч. Ул чагында гади концертлар вакытында да зал шыгрым тулы булды”. Ул елларда иҗтимагый үзәк рәисе Нәҗип Камаловның фикерен дә җиткерәм: “Милли хәрәкәткә бик теләп килеп керде Рәфис. Ул — татар җанлы оста оештыручы. Бергә киңәшләшеп эшләдек”, — диде. Ул эшләгән чорны — алтын чор, рес­публика буенча милли күтәрелеш чоры, дип атасак та ялгыш булмас. “Ә хәзер милли тормышны ничек җанландырып җибәрергә?” — дигән сорау бирдем мин аңа. Ул: “Көчле, яшь лидер кирәк, дип уйлыйм. Кызганыч, яшьләребез битараф шул хәзер милли тормышка. Татарларны күбрәк җәлеп итеп кенә ирешеп буладыр. Әйтик, газетага игълан биреп, яңа ел бәйрәменә килергә теләүчеләрне чакырасың, кем килсә, барысын да кабул итеп, алар белән эшли башларга кирәктер”, — диде.
Мин Рәфис абыйларга барганда көз ае иде. Кояш нурларында коенып, балан агачлары үсеп утыра. Балан тәлгәшләре кызыктырып гүя: “Мине өз, мине өз”, — дип, үзләренә тартып торалар. Әйе, ачы баланнарга карап, мин бу дөньяның шатлык белән беррәттән сынаулар бирүе турында уйландым. Рәфис абыйның тормышы да сикәлтәсез юлдан гына бармаган, авырлык­лар аша үтеп, тырыш хезмәт куеп кына бүген көнгә барып җиткән ул. Ә иң авыры — күкләр дә күтәрә алмаслык кайгы: юл һәлакатендә улы, килене, дөньяга килә алмаган оныкларының вафат булуы… Газиз баласы үлемен кичергән ата-ананың хәлен баласын мәңгелеккә югалту ачысын татыган, үз башыннан үткәргән кеше генә аңлыйдыр. Андыйларның дөньясы тараеп, алар мәңгелеккә китеп югалган балалары үткән юллар, еллар турындагы уйлар, истәлекләр эчендә яшиләр дисәк, ялгыш булмастыр. Мәкаләмне моңсу нотада тәмамлыйсым килми. Рәфис абыйга милләт алдындагы хезмәтләре өчен зур рәхмәт әйтеп, бу матур гаиләгә сабырлык кына телисем килә.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.

Рәфилә Рәсүлева:
Рәфис абый Галимовны мин күптәннән беләм. Без әти ягыннан аның белән туганнар. Әтиемнең: “Хәбибулла абый, Суфия җиңги”, — дип сөйләгәне хәтеремдә. Алар Рәфис абыйның әти-әниләре. Аның Сарапул шәһәрендә милли тормышның башында торучы шәхес булганы күпләргә билгеле. Рәфис абый Галимовны газета укучыларыбыз белән таныштыруны Сарапул шәһәрендәге штаттан тыш хәбәрчебез Асия Әхмәдиевага йөкләдек. Озак та үтмәде, һәрвакыттагыча кушкан эшне зур тизлек белән үтәүче, штаттан тыш хәбәрчебез Асия Әхмәдиева аның турында “Чикләвек төше” исемле мәкаләсен язып та җибәрде. Мәкаләне укыганда: “Ник Асия ханым шундый исем бирде икән?” — дип уйландым. Гариф Ахуновның “Чикләвек төше” исемле повестен искә төшердем. Анда төп герой Халикъ Саматовның шундый сүзләре бар: “Тормышта төрле хәл булуы мөмкин. Әгәр кешенең үзәге чын булса, ягъни чикләвекнең төшенә зыян килмәсә, ул тагын тернәкләнә, тагын яңа үсенте бирә”. Чыннан да язмадагы шәхес әлеге сүзләргә туры килә…