Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Чернобыль һәлакәтенә — 32 ел
8.05.2018

Чернобыль һәлакәтенә — 32 ел

1986 елның 26 апрелендә төнге сәгать бердә Чернобыль атом электр станциясенең реактор һәм дүртенче энергия блогы бинасында көчле шартлау була. Шартлау нәтиҗәсендә тирә-юньгә иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр тарала. Чернобыль АЭС зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә якын кеше, Удмуртиядән — 2,5 мең кеше катнаша. Бүгенгесе көндә Удмуртиядә Чернобыль авариясе нәтиҗәсендә зыян күргән 1695 кеше яши. Аларның 1042се 1986-87 елларда Чернобыль һәлакәте калдыкларын җыештыруда катнашкан.
Удмуртия буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе хезмәткәрләре һәм мактаулы ветераннары арасында исемнәре мәңгегә тарихка кереп калган 18 герой-чернобыльче бар: Валентин Захаров, Геннадий Стрелков, Рим Багишаев, Игорь Постников, Юрий Бородовицын, Николай Гузеев, Юрий Дорошенко, Александр Костров, Юрий Попов, Леонид Самарцев, Александр Лужбин, Айвар Сафин, Николай Кольцов, Фәрид Мансуров, Юрий Чайкин, Юрий Мурыгин, Владимир Попов, Олег Федоренко.
26 апрель көнне ил буенча Чернобыль корбаннарын искә алу чаралары үтә. Ижау шәһәрендә дә радиация һәлакәтләре һәм аварияләре корбаннарына куелган монумент янында чернобыльчеләр, мәрхүмнәрнең якыннары, патриотик оешмалар җитәкчеләре, курсантлар быел һәлакәтнең 32нче Хәтер көненә җыелдылар. Шулай ук Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия буенча ветераннар һәм пенсионерлар советы рәисе, отставкадагы полковник Геннадий Стрелков, Удмуртия буенча Россиянең Гадәтттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары катнаштылар.
Алар әлеге фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, монумент янына чәчәкләр салдылар.
1992 елдан бирле Ижауда эшләүче “Чернобыль” ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Семен Сармакеев: “Ел саен 26 апрель көнне биредә очрашу традициягә әверелде, тик чернобыльчеләрнең сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Бүгенге көндә арабызда булмаганнарны искә алыйк, исәннәргә сәламәтлек телик.
Без Чернобыль фаҗигасе турында яшь буынга җиткерү юнәлешендә зур эш алып барабыз, мәктәпләргә чыгабыз. Илебез киләчәге, халкы өчен үлемнән курыкмыйча, тырышлык куйган кешеләребез батырлыгы онытылмасын иде”, — дип сөйләде. Ул үз чыгышында мондый чараларда актив катнашкан Ижау монтаж техникумы курсантларына зур рәхмәтен белдерде.
Республиканың сугыш ветераннары госпитале баш табибы Александр Демин: “Мин ликвидациядә катнашучыларның сәламәтлеге өчен җаваплы кеше буларак сезнең алда шуны әйтәсем килә: Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә хезмәт итү нәтиҗәсендә госпитальдә күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеген киңәйтү мөмкинлегенә иреш­тек. Хәзер без әлеге Чернобыльчеләрнең барысын да һәм шулай ук аварияләрне, башка һәлакәтләрнең калдыкларын җыештыруда катнашучыларны дәваларга кабул итә алабыз. Барлык чернобыльчеләргә сәламәтлек телим. Без сезнең сәламәтлекне сак­лау һәм ныгыту юнәлешендә эш алып барабыз”, — диде.

Мин әлеге очрашуга килгән милләттәшебез, Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан Илдус Загриев белән әңгәмәгә кердем. Ул бу коточкыч вакыйгалар турындагы хатирәләрен яңартты. Илдус Загриев тумышы белән Сарапул шәһәреннән. Сарапул башкарма комитетында шофер булып эшли. 1987 елда Чернобыльгә алып китү өчен башта Сарапул, аннары Ижау хәрби комиссариатында комиссия уздыралар. “Ике баласы булган, 30 яше тулган, хөкем ителмәгән кешеләрне сайладылар. 38 кешедән бишебезне сайлап алдылар. Ул биш кешенең өчесе татар иде. Фәрит Шәрифуллин, Рәсил Шәмсетдинов һәм мин, өчебез дә Сарапул шәһәреннән. Башта безне Чиләбегә алып киттеләр, аннары Златоустка. Махсус киемнәр өләштеләр. Икенче көнне Чернобыльгә киттек. Анда мин шофер булып эшләдем, азык-төлек ташыдым. Аннары 29 көн станциядә эшләдем. Барлыгы Чернобыльдә 3 ай хезмәт иттем.
Безнең белән бергә Чернобыльдә катнашкан кешеләрнең күбесе юк инде, Рәсим Шәмсетдинов та вафат, Рәзим Гәрәев дигән танышым да бар иде, ул да үлде. Мин – Сарапул районы буенча чернобыльчеләрнең җитәкчесе. Бүгенге көндә 25 кеше калдык. Көннән-көн әзәя барабыз. Менә күптән түгел генә тагын бер кешене җирләдек”, — ди Илдус әфәнде ямансулап. Бу очрашуда да ул күзләре белән танышларын эзли. — Ел саен Флүр исемле Ижаудагы танышым белән очраша торган идек. Быел күренми”, — дип өстәде борчылып.
“Ташламалар, нинди дә булса ярдәм белән сөендерәләрме соң?” — дип кызыксынам. Даруларга, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләрдә ташламалар бар. Элегрәк ял йорт­ларына бара торган идем. Хәзер ярамый, онкология авыруы таптылар. Менә шулай яшибез, — ди. – Әле ташламалар, группа алу өчен күпме йөрергә кирәк бит. Табибларга авыруыңның Чернобыль һәлакәте нәтиҗәсе икәнен исбатлау бик авыр. Күпләр күпме йөреп тә, бернинди ярдәм күрмичә үлеп китте. Кемнәрдер судлашып, үзенең хаклыгын исбат итеп, ничә еллар йөреп группа ала да бу дөньядан китә, бик аянычлы”. Илдус абыйның Чернобыль, аның фаҗигасе нәтиҗәсендә үлеп киткән танышлары турында сөйләгәндә күзләре яшьләнә.
Әйе, олы фаҗига… Меңнәрчә корбаннар… Дөньядагы зур техноген Чернобыль атом электростанциясе һәлакәтендә атмосферага 190 тонна радиоактив матдә тарала. Бу куркыныч радиоактив матдәләр тирә-юньгә 2 атна буена барган янгын нәтиҗәсендә бүленә. Чернобыль халкы Хиросимада атом бомбасы шартлавыннан 90 тапкырга күбрәк зыян күрә. 160 мең квадрат километрга сузыл­ган мәйдан – Украинаның төньяк кисәге, Россиянең көнбатышы һәм Белоруссия зарарлана.
Зыян күргән җирдән 400 меңгә якын кешене эвакуациялиләр. Биг­рәк тә радиациядән Брянск өлкәсе нык зыян күрә. Тула, Калуга, Орлов өлкәләренә дә бу һаләкәт кагылмыйча калмый.
Әгәр шушы кыю ир-атлар лик­видациядә катнашмаган булсалар, бу катастрофаның масштабы тагын да зуррак булган булыр иде. Үз гомерләрен, сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, алар радиацияне юк итүдә көч түгәләр.
Ә бүген алар җәфа чигә-чигә судларга йөреп, әлеге фаҗигадә алган авыруларын кагыла-сугыла, кимсенеп кем алдындадыр исбат итеп йөрергә мәҗбүр. Нинди гаделсез бу дөнья, нинди кадерсез кеше гомерләре?!

Элмира Нигъмәтҗан.