“Хәтер юлы” галереясы булачак
Россия Федерациясе Оборона министрлыгы Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлеген мәңгеләштерү максатыннан “Хәтер юлы” тарихи-мемориаль комплексының мультимедиа галереясын төзү өстендә эшли. Галерея Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Баш гыйбадәтханәсе территориясендә төзеләчәк. Аның сайты: https://foto.pamyat-naroda.ru/
Удмуртия Республикасының хәрби комиссариатында Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында материаллар җыю һәм гомумиләштерү эше бара. Республиканың хәрби комиссариатларында Бөек Ватан сугышында катнашкан 314 785 кеше теркәлгән, шуларның 144 582се фронттан кайтмаган, 170 203е кире әйләнеп кайткан.
2020 елның 10 мартына хәрби комиссариатларда Бөек Ватан сугышында катнашкан 268 961 (85,4%) кеше турында материаллар җыелган. Шуларның 7115енең генә (2,2%) фотосурәтләре бар. Бу — илдәге иң түбән күрсәткечләрнең берсе. Бабаларыгыз, әтиләрегез, туганнарыгыз хакында мәгълүматларны, фотосурәтләрне Хәрби комиссариатка алып килүегез сорала.
Белешмәләр өчен телефон: 500 -960. Электрон адрес: voenkomur@mail.ru