Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Хәтер юлы белән — Җиңүгә!
12.09.2019

Хәтер юлы белән — Җиңүгә!

Бүген Удмуртиядә “Долг” эзләнү хәрәкәте — иң массакүләм һәм әһәмиятле иҗтимагый берләшмәләрнең берсе. Аларның эзләнү эшчәнлеге вакытында барлыгы 6,5 меңнән артык сугышчының җәсәдләре табылган һәм күмелгән. Сугыш тәмамланып, ничәмә-ничә еллар үткәннән соң да һәлак булучыларның күп кенә туганнары, якыннарының җәсәдләрен табып, һәлак булганнар истәлегенә баш ия алу мөмкинлеген тудырган кыйммәтле мәгълүматлар туплый.
“Долг” берләшмәсенең экспедицияләр географиясе киң: Карелия, Мурманск, Ленинград, Новгород, Смоленск, Псков, Тверь, Волгоград өлкәләре, Беларусь, Куриль утрауларында булып, эзләнү эшләре алып бара.
“Долг” эзләнү хәрәкәтенең республикабызда барлыкка килүе һәм үсеше Фаил Фаиз улы Ибраһимов инициативасы һәм эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Быел әлеге оешманың эшләвенә 30 ел тулган.
Аның рәисе Фаил Фаиз улы Удмуртия Республикасы Иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре, патрио­тик тәрбия, физик культура, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру комиссиясе әгъзасы да булып тора.
Удмуртия халкы “Долг” эзтабарларын һәм шәхсән Фаил Фаиз улы Ибраһимовны тарихи хәтерне торгызу буенча зур, риясыз һәм гаять мөһим эшләре өчен хөрмәт итә.

29 августта Удмуртия Республикасы Дәүләт Советында старт алган «Хәтер юлы белән — Җиңүгә!» проекты кысаларында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Волхов фронты. Апраксин» дип аталган күргәзмә ачылды. Биредә күптән түгел иң зур халыкара хәрби-тарихи экспедициядә катнашып кайткан, “Долг” яшьләр җәмгыятенең 14 эзтабары һәм аның җитәкчесе Фаил Ибраһимов белән очрашу булды.

Очрашуны ачып, аны оештыручы – Җәмәгать куркынычсызлыгы һәм Дәүләт Советы эшен оештыру буенча даими комиссия рәисе Елена Дербилова — Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Алексей Прасолов һәм шәхсән үз исеменнән Ватаныбызның һәлак булган сакчылары истәлеген мәңгеләштерү буенча башкарган эшләре өчен эзтабарларга рәхмәт белдерде.
«Сезнең ярдәм белән, сугыштан соң дистә еллар узгач, һәлак булучыларның күп кенә туганнары якыннарының җәсәдләре кайда табылуы турында кыйммәтле белешмәләр ала. Күп кенә солдатлар өйләренә әйләнеп кайтты, дип әйтергә була», — диде ул.
Фаил Ибраһимов әлеге сәфәр турында сөйләде. Экспедиция 2019 елның 11-24 август көннәрендә Ленинград өлкәсенең Вороново дигән Бөек Ватан сугышы барган урыннарда узган. Экспедициядә 700гә якын кеше – Кыргызстан, Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан, Молдова, Латвия һәм Литвадан эзтабарлар, шулай ук Россиянең 27 төбәгеннән 49 отряд эзтабарлар, аерым 90нчы махсус эзтабарлар батальоны хәрбиләре катнашкан. Чара «2016-2020нче елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелгән.
“Халыкара хәрби-тарихи экспедиция берничә ил җитәкчелеге тарафыннан хупланды. Россия Президенты Владимир Путин да катнашучыларга сәламләү телеграммасын юллады. Әлеге экспедиция кысаларында «Эзләнү мәктәбе» программасы буенча укулар оештырылды. Биш көн эчендә эзтабарлар өчен төрле дисцип­линалар буенча укулар узды. Программада катнашучылар кыр эзләү эшләрен башкару өчен кирәкле белем һәм тәҗрибә алдылар”, — дип сөйләде Фаиз Ибраһимов.
Турыдан-туры эзләү эшләре Ленинград оборонасы чикләрендә узган — бу урман урыннарында дистәләгән мең окоп, ячейка, блиндажлар. Дистәләрчә чакрым юл узган сугышчылар. 1941 елның сентябреннән 1944 елның гыйнварына кадәр сугышларда 27-29 мең совет солдаты һәлак була.
«Долг» оешмасы вәкилләре «Гороховое» сазлыгы районында эшләгәннәр. Экспедиция барышында алар тарафыннан 8 сугышчының җәсәдләре күтәрелгән. Удмуртиядән килгән отряд Бөек Ватан сугышы чорындагы иң кызыклы артефактларны да тапкан, алар арасында рус телендә гитлерчыларның пропаганда листовкалары да бар.

Экспедиция вакытында барлык отрядлар тарафыннан 109 Кызыл Армияченең җәсәдләре табылган, җиде сугышчының исемнәрен ачык­лый алганнар. 23 августта Ленинград өлкәсенең Киров районы Мгино шәһәр җирлегенең Яңа Малукс мемориалында «Волхов фронты. Апраксин» күргәзмәсе ачылган.
Фаил Ибраһимов билгеләп үткәнчә, экспедицияләр елларында (30 ел буена) уникаль тарихи материал тупланган. Удмуртиядә инде күптәннән Бөек Ватан сугышы музее булдырырга кирәк.
Очрашу барышында яшь эзтабарлар экспедициядә эшләгән вакытта барлыкка килгән хис-тойгылары, фикерләре һәм идеяләре белән уртаклаштылар.
Эзтабарлар эшчәнлегенең чираттагы этабы “Без срока давнос­ти” дип аталган проектны гамәлгә ашыру булачак, ул фашистларның оккупацияләнгән территорияләрдәге җинаяте белән таныштырачак. Бу проектның төп бурычы — яшьләр арасында нацизм һәм неофашизм белән көрәшү.
Очрашуны тәмамлап, Елена Дербилова да Удмуртия эзтабарлары белән хезмәттәшлек дәвам итәчәк, дип ышандырды.

Элмира Нигъмәтҗан.