Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


1.02.2018

Хәтердән җуелмас

“Яңарыш” газетасының 40нчы (2017 ел) санында урын алган Гайсә Талиповның язмасы шулай атала. Ул “Сабантуй” кафесында үзган Мәсгуд Гаратуевны искә алу кичәсе турында бәян итә. Әйе, кеше китә, эше кала, дигән гыйбарә бик урынлы. Кеше хезмәтен күрсәтергә алынгансың икән, укучыга аны хатасыз итеп җиткерү мөһим. Әлеге язмадагы “Мәсгуд Гаратуев Удмуртия Татар иҗтимагый үзәген 10 ел җитәкләде” дигән җөмләгә дөреслек кертәсем килә. Ул 10 ел түгел, 6 ел җитәкләде дип, дәлилләр китерә алам.

Татар иҗтимагый үзәген 1991 елның март аеннан 1997 елга кадәр Мәсгуд Гаратуев, 1997 елның март аеннан 2001 елга кадәр Рәис Габдуллин, 2001-2015 елларда Фнүн Мирзаянов җитәкләде.
Елларны санасаң, иң күбе – 15 елга якын Фнүн Мирзаянов җитәкләгән. Аның башкарган эшләре дә мактауга лаек. Аны Уфа авиация институтын тәмамлагач “Ижмаш” заводына инженер итеп җибәрәләр. Бу өлкәдә ул 27 ел эшли. Аннан “Лесозавод”ка директор итеп билгелиләр. Анда да сынатмый. 2011 елдан “Альтон” ачык акционерлык җәмгыятенең директор урынбасары булып эшли. Үзәк мәчетне төзүдә аның өлеше бик зур. Нигез ташын салудан алып, мәһабәт мәчет бинасы калкып чыгу – аның да тырышлыгы нәтиҗәсе. Кайда гына эшләсә дә, җылы урын эзләп түгел, йөрәге кушканча хезмәт итә. Телне саклауга зур игътибар бирә. Халыклар дуслыгы йортында ТИҮ оешуга 20 ел тулуга багышланган корылтайда үзен борчыган мәсьәләләргә дә туктала җитәкче. “Укытучыга акча түләп, балаларны ана теленә өйрәтәбез, укытабыз, ә бит күп кенә ата-аналар үзләренең татар балаларын, зур акчалар түләп, инглиз теленә өйрәтәләр?” Нинди мәгънәле сүзләр! Монда “үз телем – үзем өчен, ә чит тел – көнем өчен” дигән гыйбарә бик урынлы.
Аның эше иртәнге сәгать 8 дә Үзәк мәчеттә башлана, аннан “Яңарыш” редакциясенә юл тота, анда ул редколлегия составында, шуннан “Альтон”га юнәлә, көн азагында Халыклар дус­лыгы йортындагы эш бүлмәсенә ашыга, почта белән таныша…
Татар телен генә түгел, тарихны да яхшы белә, республика җитәкчеләре белән дә уртак тел таба. Милли тормышны мәдәнияттән башка күз алдына да китерми: җыр-моңга мөкиббән, гармунда, баянда оста уйный. Тыйнаклыгы аркасында, бу сәләтләрен очраклы гына белергә туры килде. “Уйнагыз, гармуннар” дип аталган үзем оештырган кичәдә чыгыш ясавын үтенгәч, бик теләп ризалашты. Играга, Бакыр Заводына баргач та, сәләтенә сокланмаган тамашачы калмады.
Егетләрчә ыспай, җитез, тынгысыз җанлы җитәкченең 2016 елның 18 гыйнварында эшенә барганда йөрәге кинәт туктап кала. Халыклар дуслыгы йортында аның белән бергә эшләгән Алия Абдуллина Фнүн Гавас улын искә алуны оештырды. Аның фикердәшләре истәлекләре белән уртаклаштылар, хатирәләр күп булды. Соң булса да, уң булсын, дигәндәй, бу язмам хаҗи Мирзаянов рухына дога булып ирешсен!

Дания Борһанова,Ижау шәһәре.
Архивтан алынган фотосурәттә Тауҗамалда узган очрашудан күренеш.