Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Хәлең ничек, татар теле укытучысы?
22.04.2020

Хәлең ничек, татар теле укытучысы?

Директорның нервысында тора
интектергән азу теше кебек.
Үз-үзенә урын таба алмый
хөкем ителгән бер кеше кебек.
Дәрес эзли. Сәгать, вакыт эзли.
Мәктәп буйлап эзли балаларын.
— Укысыннар! Тукай теле бит! — ди,
үгетләргә чыккан аналарын.
Әкият укып уздыра ул көн дә
ятим татар теле дәресләрен.
Унөч яшьлек малайларга бүген
өйрәтмәкче татар хәрефләрен.
Урысчага тәрҗемәсен ясап,
тоз сипкәндәй канлы яраларга,
үзебезнең телне өйрәтә ул
үзебездән туган балаларга.
Тыңласалар, бишле куеп бара.
Дәресләре мескен, үзе мескен.
Телгә, сүзгә безне гашыйк иткән
укытучы апа, бүген сез кем?
Гомерлеккә телдән бизгәннәре
гарьләнсеннәр әйдә, гарьләнсәләр.
Безнең мәктәпләрдә укый-укый
искә төшә хәзер мәдрәсәләр.
Кайда Тукай? Кайда Такташ? Сәйдәш?
Высоцкий барын алыштыра.
Унөч яшьлек малай күзләрендә
моңсыз-җансыз безнең язмыш тора.
Гафу итмәс халык телне кыйнап
тәхетләрдә утыручыларны.
…Бер гаепсез башын иеп йөри
татар теле укытучылары.

Кадыйр Сибгат.

XX гасыр татар әдәбиятының күренекле шагыйре Кадыйр Сибгат бу “Шәһәрләрдә татар теле укытучылары” шигырен 1989 елда язган булган. Державачыл Россиянең милли телләргә карата булган мөнәсәбәтен игътибар белән күзәтеп барган кеше аңлый булыр: без тагын шушы көннәргә кире кайтып барабыз бит. Тагын да түбәнгәрәк түгел микән әле. Ул чакларда, татар мәктәпләрендә генә булса да, русча укытырга, документларны русча тутырырга мәҗбүр итмиләр иде әле. Татар авылы татарча яшәде. 90нчы еллардан соң тырышып-тырмашып күтәргән милли мәгариф тагын тезләнде. Мәктәптә хәзер нәкъ К.Сибгат әйткәнчә:
“…Бер гаепсез башын иеп йөри
татар теле укытучылары.”
Бер генә фән укытучысы да бу кадәр басымга дучар ителми. Аны бүген кем тели: прокуратурадан башлап, надан баланың надан ата-анасына кадәр мыскыл итә ала. Чөнки аның яклаучысы юк.
Ә татар теле укытучысы эшли, түзә. Дәресен үткәрә, укучылар белән теге яки бу чарага әзерләнә, үткәрә, алып бара да аннары, төн буе утырып, сентябрьдә раслап кул куелган эш планнарын рус теленә тәрҗемә итә. Татар теле укыту планын! Тикшерүчеләр аңласын өчен. Аларның һәрберсе дистәләгән битләрдән торганын һәм фәнни стильдәге текст икәнен исәпкә алсак… Бу өлкә белән бераз таныш кешеләр чамалады инде. Шулай да бу язмам зарлану түгел, ә бернигә карамастан, сайлаган һөнәрләренә тугры калып, Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясендә балаларга татар телен укытуларын дәвам итүче мөгаллимнәр турында булыр.

Үзебезнең кызлар

Алар гимназиягә эшкә бер-бер артлы кайттылар. Гөлнара – 1994 елда Арча педучилищесын тәмамлап, ә Гөлназ — Яр Чаллы пединститутыннан 1995 елда. Туган телне күтәрәбез, укучыларга милли тәрбия бирәбез дип, ашкына-ашкына эшләгән еллар… Бүгенге көн белән чагыштырганда, нинди бәхетле еллар булган икән ул! Мәктәп татарча чаралардан гөрләп тора, нинди генә түгәрәкләр эшләми, татар теле буенча республика олимпиадаларыннан районга җиңү артыннан җиңү китергән чак-лар иде бу. Гәүһәрия Шәймәрданова, Рәмзилә Шакирова, Раилә Мулламөхәмәтова, Фәридә Баһаветдинова кебек тәҗрибәле остазлар белән кулга- кул тотынышып эшләгән вакытлар…
Кызлар кайту белән җиң сызганып эшкә тотындылар һәм чирек гасыр туган тел сагында нык басып торуларын дәвам итәләр.

Чын укытучы

Гөлнараның туган мәктәбенә укытучы булып кайткан көннәрен мин бик ачык хәтерлим: ифрат дәрәҗәдә тыйнак, тырыш һәм тыныч холыклы кичәге педучилище студенты шау-шулы мәктәп тормышына бик җиңел кереп китте. Югары белемле, тәҗрибәле хезмәттәшләреннән калышмыйча, балаларга туган тел серләрен ача башлады ул. Табигый сәләте өстенә Арча педагогия училищесында төпле белем алган (уку йортын ул кызыл дипломга тәмамлаган) кыз, бер ел эшләүгә, Алабуга пединститутына читтән торып укырга керде һәм аны бик уңышлы тәмамлады. Мәктәпнең теләсә кайсы сыйныфында татар теле һәм татар әдәбиятыннан дәрес бирерлек белеме, методик осталыгы бар.
Укытучының эшен бизмәнгә салып үлчәп булмый. Хәзерге заманда кәгазь белән расланмаса, эшеңне танымаулары аяныч, әлбәттә. Шуңа күрә сүзебезне Мактау кәгазьләре теленә күчереп дәвам итик. Алар нәрсә турында сөйли соң? Алар Гөлнара Расимовнаның соңгы ун елда гына да ”Безнең иң яхшы укытучы” рес­публика грантына ия булуын, татар теленнән “Интеллектум” үзәге уздырган олимпиада җиңүчесе әзерләвен, “Туган тел. Мастер-класс”, “Иң яхшы татар теле укытучысы” бәйгеләрендә катнашып, җиңүчеләр рәтендә булуын күрсәтә. Укучылары республика күләмендә уздырыла торган һәм регионара фәнни, иҗади бәйгеләргә катнашып, лаеклы алдынгы урыннарны яулыйлар икән, монда һичшиксез укытучының өлеше зур.
Моннан тыш гимназиядә бик еш уза торган семинарларда яңа педагогик технологияләр кулланып, ачык дәресләр бирү, төрле эксперт группаларда эшләүне өстәсәк тә… барыбер картина тулы булмас кебек. 2018 уку елында, башлангыч сыйныф укытучыларына зур ихтыяҗ тугач, гимназия җитәкчесе Гөлнара Расимовнага башлангыч сыйныф укытучысы булып күчәргә тәкъдим итте. Бу укытучыга ышаныч күрсәтү иде һәм Гөлнара аны аклады: ул башлангыч сыйныф укытучысы буларак та, татар теле укытучысы буларак та эшен уңышлы алып бара.

Әнисе эшен дәвам итә

Исәнбайның уңган кызлары-егетләре гимназиядә берничә. “Гимназия — Исәнбайның филиалы”, — диләр, алар шаярып. Гөлназ да — Исәнбай авылы кызы. Әниләренең — педагогика ветераны Рабига ханым Мусинаның — эшен дәвам итүче ике кызның өлкәне ул.
Алдымда Гөлназ Илдус кызының соңгы ун елда ирешкән уңышларын дәлилләүче бүләкләр исемлеге. Ул татар теле һәм әдәбияты буенча биш республика олимпиадасы җиңүчесен һәм призерын, бер Россия Президенты премиясе лау­реатын әзерләгән. Район “Ел укытучысы” конкурсында 2010 елда — призер, 2014 елда җиңүче дип табылган. 2013 елда республика “Безнең иң яхшы укытучы”, 2014 елда Россия Президенты Грантының рес­публика этабы җиңүчесе, 2017 елда республика “Укытучы-остаз” грантына ия булган. 2013 елда “Мәгариф” журналының иң яхшы авторлары исемлегенә кертелгән. Татар матбугаты белән хезмәттәшлеге, милли тәрбия өлкәсендә куйган хезмәте өчен “Яңарыш” газетасы, Удмуртия Рес­публикасы матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Әгәр Гөлназ Илдусовнага бирелгән барлык Мактау грамоталарын саный китсәк, бик озакка китәр иде. Аларның һәрберсе артында зур хезмәт, тырышлык, иҗади фикерләү ята. Укучылар белән төрле фәнни конференцияләрдә, иҗади бәйгеләрдә катнашу, төрле аудиторияләрдә үзеңнең педагогик тәҗрибәң белән уртаклашу — бу укытучы эше дип аталган айсбергның күренеп торган өлеше генә. Беренче урында укытучының көндәлек эше — дәресләр. Урыс­лашкан татар баласына яки татарча бер сүз белмәүче чит милләт кешесенә ике сәгатьтә телне, меңъеллык тарихы булган әдәбиятны өйрәтергә омтылып, эчтән телебез өчен әрнеп узган дәресләр бу.
Туган телен камил белүе өстенә, Гөлназ Илдусовнаның максатчанлыгы, уйлаган эшен ахырына җиткергәнче тырыша торган гадәте дә бар. Мондыйларны халык: “Төбенә тоз коеп эшли”, — ди (җиренә җиткереп дигән сүз бу).
2018 елда Татарстан мәгариф министрлыгының “Мәгарифтә ире­шелгән уңышлары өчен” күкрәк бил­гесе белән бүләкләгәннәр икән, бу — Гөлназ Илдус кызы Закированың хезмәтен югары дәрәҗәдә тану, бәяләү дигән сүз.
Гөлназның тагын бер сәләте турында язмасам, язмам тулы булмас кебек. Ул бик матур шигырьләр дә яза.
Мин укыткан һәрбер сабый
Җирдә үз юлын тапсын.
“Үз илем, үз телем бар”, — дип,
Һәрвакыт горурлансын.
Алай булса, мин канәгать,
Яшәү мәгънәсе — эшем.
Әнә шундый мизгелләрдән
Зур бәхет төзи кеше, — дип яза икән, Гөлназны ничек чын укытучы димисең!?
Хезмәттәшләрем турындагы язмамның ахырында аларның икешәр бала анасы, игелекле бала, тырыш хуҗабикә, тугры хатын булулары турында әйтеп үтәсем килә. Гөлназның улы Илназ — Казан архитектура-төзелеш университеты студенты, кызы Илвина, Гөлнараның ике улы үзебезнең гимназиядә белем алалар, уңышлары белән әти-әниләрен сөендереп торалар.
Тел — милләт сакчысы, диләр. Ә телнең үзен саклаучы иң төп фактор — укытучы. Сәясәт уеннары никадәр мәшәкать, авырлык китерсәләр дә, сайлаган юлларына тугры калып, милләткә, туган телгә хезмәт итүче мөгаллим хезмәттәшләремә киләчәктә дә рух ныклыгы, сәламәтлек телим.

Наилә ХАРИСОВА, Әгерҗе шәһәре.