Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Хәйриячелек – күңел эше
5.09.2019

Хәйриячелек – күңел эше

5 сентябрьдә бөтен дөньяда, шул исәптән Россиядә дә, Халыкара хәйриячелек көне билгеләп үтелә. Әлеге датаны билгеләп үтелү карары 2012 елның 17 декабрендә БМО генераль ассамблеясы тарафыннан кабул ителә. Карар 2013 елның 7 мартында раслана. Россия әлеге бәйрәмне билгеләп үтүгә кушыла.

Безнең халыкта: “Изгелек эшлә дә, суга сал”, — дигән әйтем бар. Бүгенге көндә хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләр шактый күп. Хәйрия фондлары, волонтерлар — санап бетергесез. Кем ничек булдыра, шулай ярдәм итә икән – бүгенге кырыс, бөтен нәрсә акчага буйсынган тормышта бу мактауга тиң күренеш. Үзем дә социаль челтәрләрдә хәйрия фондлары эшчәнлеге белән һәрдаим танышып барам. Аеруча авыру балаларга дәвалануга акча җыйсалар, читтә калу кыен. Ә менә хәйрия фондының эшчәнлеген алып баручылар, мәгълүмат таратучылар, төрле акцияләр оеш­тыручы кешеләргә зур ихтирам белән карамый мөмкин түгел. Ижауда гомер итүче Гөлшат Соколова белән без күптәннән таныш. Һәрвакыт актив, көләч йөзле кыз тормышында балалар онкологиясе белән күзгә күз очрашкач, үзе дә сизмәстән хәйрия эшчәнлегенә кереп китә. “Мин Мәскәүдә хәйрия фондларының ничек эшләгәннәрен күрдем. Баланың, нинди генә хәлдә булса да, бала булып калуын оныт­мыйк! Кайсыларына айлар, еллар буе хастаханәләрдә ятарга туры килә. Ә мондый авыру сабыйларның әниләре, алар нинди хәлдә? “Сезнең балагызда — яман шеш”, — дигәч, аяк астыннан җир убылган кебек тоела. Күңелеңне өметсезлек, курку хисе биләп ала, балаң сәламәт булсын өчен җаныңны сатарга әзер буласың. Химия алулар, операцияләр – ана йөрәге меңгә телгәләнә. Тик еларга ярамый, киресенчә, балага барысы да яхшы буласын күрсәтергә кирәк. Гаилә өчен шундый авыр вакытларда, сабыйлар бераз булса да авыртуларын онытып торсын өчен якты, матур хисләр дә кирәк. Мәскәүдә хәйрия фондлары бу юнәлештә нык­лап эшлиләр, Ижау­да исә сүлпәнрәк”, — дип сөйләде Гөлшат. Бүген ул

Республика балалар клиник хастаханәсенең гематология бүлегендә дәваланучы балалар һәм аларның әниләре өчен, айга бер булса да, төрле бәйрәмнәр оеш­тыра. “Мин аларга клоуннар, аниматорлар табам, конкурслар уздырырга тырышам. Әниләр өчен матурлык көне үткәрәм. Алар балалардан да ныграк сөенәләр әле”, — ди әңгәмәдәшем.

Фотограф буларак, “Мототерапия” дип аталучы проектта да катнашырга вакыт таба. “Әлеге проектка 2017 елда Мәскәүдә нигез салынган. Быел мотоциклларда йөрүче активистлар берләшеп, әлеге проектны Ижауда да булдырдылар. Волонтерлар яман шеш авыруыннан дәваланучы балалар янына, ятимнәр йортына йөриләр. Төрле остаханәләр оеш­тыралар, соңыннан мотоцикл­да йөртәләр. Сабыйлар бу очрашудан бик күп җылы хисләр алалар, волонтерлар янына килеп рәхмәт әйтәләр. Мондый очрашулар балаларны дәвалауда зур ярдәм”, — ди Гөлшат.
Урамда тормыш гөрләгәндә, хастаханәләр эчендә кемдер гомер өчен көрәшә… Кемгәдер яшәү өчен чит илләрдә кыйммәтле операцияләр, дәваланулар ки­рәк. Авыр хәлдә калган мондый гаиләләргә Гөлшат кебек олы йөрәкле, миһербанлы волонтерлар, хәйрия фондлары ярдәм итә. Узган елны бөтен респуб­лика, бөтен ил белән Ижауда яшәүче 5 яшьлек Арслан Шакировка катлаулы операциягә 15 миллионнан артык акча җыйдык. Дәвалану яхшы гына узса да, Аллаһы Тәгаләдән узып булмый. Израильдән кире Ижауга кайткач, Арслан авырып, янә хастаханәгә эләкте. Табиблар никадәрле генә тырышса да, май аенда нәни йөрәк мәңгелеккә туктады. Шакировлар гаиләсе күпләр өчен үз туганнарыбыз кебек булып беткән иде инде. Аларга ярдәм кулы сузучы, баланың савыгуына ышанучы берничә хәйрия фонды, волонтерлар һәм меңләгән ярдәм итүчеләр өчен бу зур югалту булды. Әлеге язманы әзерләгәндә Арсланның әнисе белән элемтәгә кереп, хәлләрен белештем. “Мин авыр вакытларда безгә ярдәм иткән һәркемгә дә зур рәхмәтемне белдерәм. Хәйрия – күңел эше. Бу кешеләр дөньяда яхшы кешеләрнең күбрәк булуын тагын бер кат исбатлыйлар. Авыр кайгы вакытында да сез безне ташламадыгыз. Рәхмәт!” — диде ул.
Элек-электән үк татар халкында хәйрия, сәдака тарату булган. Нинди генә авыр вакытлар булуга карамастан, хәйриячелек тукталмаган. Бүгенге көндә дә арабызда авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр, Гөлшат кебек олы йөрәкле кешеләр күп. Мохтаҗларга ярдәм итү – Аллаһы Тәгаләнең әмере икәнен дә оныт­мыйк. Тормыштагы максатыбыз да күбрәк мал җыю гына булмасын иде. Һәрберебез үзеннән соң якты эз калдырырга тырышсын, миһербанлылыкка урын калдырсын иде.

Эльвира Хуҗина.