Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Хыяллар артыннан киләчәк шәһәренә
29.12.2018

Хыяллар артыннан киләчәк шәһәренә

2015 елда Татарстанда яңа шәһәр – Иннополис ачылды. Ул Казаннан 50 чакрым ераклыкта урнашкан. Югары технологияле индустриягә нигезләнгән киләчәк шәһәрендә яшәү, белем алу, дөнья стандартларына туры килерлек иң яхшы һөнәри үсеш өчен уникаль инфраструктура барлыкка китерелгән. Шәһәрнең нигезе булып Иннополис университеты тора, ул мәгариф һәм заманча мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге яңа өйрәнүләр буенча махсуслашкан. Бүгенге көндә Удмуртиядән заманча шәһәрдә 4 студент белем ала. Алар арасында Ижау егете Ринат Муллахмәтов та бар. Ул 9нчы сыйныфка кадәр Г. Тукай исемендәге 6нчы гимназиядә укыган, 2015 елда шәһәребезнең 97нче мәктәбен тәмамлаган. Кечкенәдән компьютер, математика, яңа технологияләр белән кызыксынган. Ул фән белән кызыксынучы, карьера үсешенә омтылышлары булган яшьләрнең үз мөмкинлекләрен тормышка ашырып, ил өчен файдалы белгечләр була алуларына ныклы дәлил. Чынлап та, тырышлык куймыйча уңышка ирешеп булмый. Ринатның сөйләгәннәрен тыңлап, әлеге фикергә килдем мин. Иннополистагы уку, тормыш турында Ринат белән сөйләштек.

— Ринат, ни өчен Иннополисны сайладың?
— Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, Казан дәүләт университетына механика һәм математик модельләштерү юнәлеше буенча укырга кергән идем. Стипендия алып укыдым, торган тулай торак та бик яхшы иде. Тик күңелем эзләнүдән туктамады. Иннополис турында каян ишеткәнемне хәтерләмим. Тик шәһәрчек, университет турында белгәч, анда уку хыялы белән яна башладым. Сайтларына кереп, кирәкле мәгълүматны җентекләп укыдым. Аларның хәтта сайтлары да заманча, матур булуы белән игътибарны җәлеп итте. Мәскәү дәүләт университеты кебек “текә” уку йортларыннан аерылып торучы Иннополис бар икәнен аңладым. Анда белем алучы студент белән элемтәгә кердем, ул булган сорауларыма җавап бирде. Шуннан соң минем бер шигем дә калмады.

— Укырга керү авыр булмадымы?
— КФУда ярты ел укып, беренче имтиханнарны тапшыргач, Иннополиска керү өчен читтән торып (сайт аша) беренче турны уздым. Икенче тур Иннополисның үзендә узды. Без ике көн дәвамында төрле фәннәр буенча тестлар башкардык. Сайлап алу турларын үтү өчен көчемнән килгәннең барысын да эшләргә тырыштым. Шулай ук БДИ баллары яхшы булсын өчен, имтиханнарны яңадан бирдем. Барлык сынауларны уңышлы үткәч, Иннополис студенты булдым. КФУның беренче курсын тәмамлап килгәч, миңа икенче курс-
ка керергә тәкъдим иткәннәр иде, мин үзем теләп беренче курстан башлап укырга булдым.

— Студент күзлегеннән караганда, Иннополис нинди ул?
— Оҗмах (көлә). Юк, чыннан да, әгәр дә син укырга яратсаң, биредә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Без яшәгән тулай торак отель номеры сыман. Бәдрәф, юыну бүлмәсе, кухня — барысы да бер бүлмәдә. Телефизор, wi-fi, эчәргә яраклы чиста су бар, атнага бер тапкыр җыештыралар. Дөрес, җыештыру өчен түләргә кирәк. Бүлмәләр ике һәм биш кешелек. Мин 5 кешелек бүлмәдә торам. Ул кухня, ике һәм өч кешелек ике бүлмәдән гыйбарәт. Университет белән тулай торак арасында ябулы җир өсте юлы бар. Кыш көне 30 градус салкында да студентлар шорты, халат белән укырга йөрергә мөмкин. Элек мондый “форма” өчен ачуланалар иде. Хәзер өйдә йөри торган киемнәр белән укырга килү университетның, яшьләр телендә әйткәндә, үзенең “фишкасы” булып торуын аңладылар.

— Уку программасы нинди?
— Башка уку йортлары программасыннан аерылып тора. Монда дәресләр, темалар аерым бер проект булып баралар. Дәресләр саны да азрак. Беренче курста без атнага 4 көн укый идек. Бер көн ул бер теманы тыңлауга, өйрәнүгә багышланган иде. Беренче лекциядә без теманы тыңлыйбыз, икенче лекциядә бу теманы җентекләп аңлаталар, өченче лекциядә практик өлештә алган белемне ныгытып куябыз. Хәзер дә әллә ни үзгәрешләр юк. Югары уку йортларында укытылырга тиешле дәресләр, мәсәлән, философия керә башлады. Дәресләр саны аз булса да, мәгълүмат бик күп. Үзебезгә эзләнергә, укырга кирәк. Уку йорты компьютерлар белән тәэмин ителгән. “Супер компьютер” дип аталучы, нык көчле компьютер да бар. Лекцияләрдән тыш робототехника белән шөгыльләнергә дә мөмкинлекләр булдырылган. Монда яшь галимнәр, укытучылар, профессорлар белем бирә. Аларның күбесе чит илдән килеп укыта. IT-технологияләр буенча яшь укытучыларның белем бирүе яхшы дип саныйм. Чөнки аларның яңа караш, студентларга теманы җиткерә алулары да башка төрле. Дәресләр тулысынча инглиз телендә бара. Шуңа күрә монда укырга телисең икән, мәктәптә инглиз телен яхшылап өйрәнергә кирәк. Тагын бер искәрмә, монда аерым факультетлар юк, без укыган юнәлеш “Компьютер фәннәре” дип атала. 3нче курста синең инде үзеңне кызыксындырган юнәлешне сайлап алу мөмкинлегең бар: программалау инженериясе, мәгълүматлар фәне, робототехника, кибер куркынычсызлык. Мин үзем мәгълүматлар фәне юнәлешен сайларга уйлыйм һәм киләчәктә Россиядә калып, илем өчен файдалы белгеч булырга телим.
— Белүемчә, син стипендия алып укыйсың?
— Универститет янында “Технопарк” дип аталучы зур бина бар. Анда бик күп оешмалар урнашкан. Һәр оешма безне укытуга билгеле күләмдә акча бүлеп бирә. Әлеге акчадан безгә стипендия түләнә. Халык арасында таралган “Иннополиста уку түләүле, байлар гына укый ала” дигән сүз дөреслеккә туры килми. Укып бетергәч, без әлеге оешмаларның берсендә бер ел эшләргә тиеш булабыз. Стипендияләрнең күләме яхшы. Әгәр дә синең “2”ле яки “3”ле бар икән, 12 мең сум түләнә. “3”ле билгеләре булмаса – 18 мең сум. Әгәр 80% артык “5” билгеләрең бар икән — 24 мең сум, әгәр дә инде гел “5”легә укыйсың икән – 36 мең сум. Минем “5”ле билгеләрем 80% артык. Шулай ук гел “биш”ле билгеләренә генә укучыларга уку елы ахырында 100 мең сум акча күчерелә. Бу акчаны син киләчәктә Иннополис шәһәрендә фатир алу өчен тота аласың. Мондый мөмкинлекләр булачак студентларны кызыксындырырга тиештер дип уйлыйм.

— Буш вакытыгызны ничек уздырасыз?
-Төрле чараларда катнашабыз. Әгәр дә КФУда укыганда “студвесна”ларда катнашкан өчен сиңа укуда ниндидер өстәмәләр бирелсә, монда алай түгел. Уку – бер юнәлеш, күңел ачу чаралары – икенче төрле юнәлеш. Чараларда актив катнашкан өчен “иннопоинт” дигән акча берәмлеге бирелә. Аңа син Иннополис сувенирларын сатып ала аласың. Шулай ук университетның 3 катында да уку заллары булдырылган. Алар уңайлы диваннар, кофе автоматлары, ашханәләр, wi-fi белән тәэмин ителгән. Монда буш вакытта көне буе утырып укырга, дусларың белән фикер алышырга мөмкин. Ел саен иганәчеләр хисабына бушка тауда чаңгы шууны оештыралар. Университетта зур спорт комплексы бар. Анда бассейн да, тренажерлар да һ.б. да җитәрлек. Биредә шөгыльләнү шулай ук бушка. Физкультурадан зачет алыр өчен бу спорткомплекста семестр эчендә 45 сәгать уздырырга кирәк. Мин монда еш йөрим, шуңа күрә 100дән артык сәгать җыела.

— Иннополиста белем алырга теләгән булачак студентларга ни әйтер идең?
— Укырга кергәндә кирәк булачак олимпиада исемлеген карарга, инглиз телен ныгытырга, мәктәптә тырышып укырга һәм максатыңны билгеләргә кирәк.
— Әңгәмәң өчен бик зур рәхмәт!

Эльвира Хуҗина.

Белешмә:

*Иннополис — Россиядә IT белгечләре өчен төзелгән беренче шәһәр
*Иннополисның планын төзү эше белән заман мегополислары өчен ориентир булып торган Сингапур шәһәре архитекторы – Луи Тай Кер шөгыльләнә. Биналарның проектларын исә җирле белгечләр – Innopolis Architect хезмәткәрләре төзи.
* Бүгенге көндә шәһәрдә 3000 кеше яши, укый һәм эшли.
* Иннополиста университет 2013 елның җәендә ачыла, әлеге уку йортында беренче студентлар мәгълүмати технологияләр буенча югары белем ала башлый.
* Бизнес мәйданы буларак Иннополисны 150 компания сайлап алган. Алар арасында «Яндекс», «Сбербанк Технологии», «Тинькофф» оешмалары бар.
* Иннополиста барлык кирәкле инфраструктуралар – торак комплексы, балалар бакчасы, мәктәп, университет, студентлар кампусы, спорт комплексы, медицина үзәге, супермаркетлар, кафе, барлар, почта, матурлык салоннары, хостел бар.