Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Хуш, Әнисә апа!
4.07.2018

Хуш, Әнисә апа!

Арабыздан тулы бер буын китә. Инде ел башыннан ук кайгылы хәбәрләр килеп тора. Быел бер-бер артлы диярлек язучы, легендар шәхес Габдулла Галиевны, шагыйрь, язучы, милли хәрәкәт активисты Ринат Батталовны, танылган гармунчы Фоат Кәримовны соңгы юлга озаткан идек. Узган якшәмбедә “Әнисә апа Закирова үлгән” дигән хәбәр редакциябезне янә тетрәндерде. Әле генә Рамазан аенда “Иман нуры” мәчетендә ифтар ашларын уздырып йөргән иде. Узган атнада редакциягә шалтыратып, “Иман нуры” мәчетендәге яңалыклар турында шатланып сөйләп, “Барысы турында да язып алып килермен әле”, — дигән иде. Ләкин барысы да Аллаһ кулында, барыбыз да аңа кайтабыз.

Әнисә апаның йөрәге 77 яшендә 1 июль көнне мәңгелеккә туктады. Удмуртия мөселманнары арасында зур хөрмәткә ия шәхес, “Иман нуры” мәчетен салуда башлап йөргән, төзелеш өчен күп көч керткән, соңгы көненә кадәр мәчет эше белән яшәгән ханым, күпләргә дини белем биргән мөгаллимә, якын дус иде ул. “Иман нуры” мәчетендә бер генә чара, гает тә аннан башка узмады. Имамнарны борчымас өчен, оештыру эшләрен дә еш кына үз өстенә ала иде Әнисә апа. Һәркемгә һәрвакыт ачык булды ул. Рамазан аенда ифтарлар вакытында ел саен редакциягә шалтыратып: “Кызлар, сезне мәчеткә, ифтарга чакырам”, — дип әйтми калмас иде. Күрешкән саен үгет–нәсыйхәтләрен биреп, безне үз кызларыдай күреп, якын итеп сөйләште. “Яңарыш”ны яздыруга да үзеннән зур өлеш кертте ул. Тормышта күп авырлыклар, кайгылар күрергә язса да, көчле рухлы булып калган Әнисә апа турында үткән вакытта сөйләү бик авыр. Аны соңгы юлга озатырга бик күп дин кардәшләребез җыелган иде. Мәрхүмәне “Иман нуры” мәчетеннән зурлап озаттылар.
Әнисә апаның гаиләсенең, якыннарының олы кайгыларын уртаклашабыз. Мәрхүмәнең урыны оҗмахта булсын!

“Яңарыш” газетасы редакциясе.