Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Хуш, Чыңгыз абый!
27.10.2016

Хуш, Чыңгыз абый!

24 октябрьдә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, сигез китап авторы, “Яңарыш” газетасын Әгерҗедә танытырга һәм таратуга күп көч куйган өлкән шагыйребез Чыңгыз Мусин арабыздан китте.

Гадәттә, җомга көнне редакциядән күтәренке рухта ял итәргә дип өйгә кайтасың. Языласы мәкаләләр тапшырылган, газетаның киләсе атнада нәшер ителәчәк саны әзер. Ә узган атнада шушы канәгатьләнү хисе булмады. Әгерҗе районында яшәүче каләмдәшләребез шагыйрь Чыңгыз Мусинның каты авырып китүе турында хәбәр иттеләр. Аларның: “Хәле авыр”, — дигән сүзләре тынычлыгымны алып, берничә көн күңелемне тырнап торды. Татарстан китап нәшриятына тапшырган чираттагы шигырьләр җыентыгын нәшер итү белән янучы, атна саен тирән эчтәлекле, тормышчан шигырьләрен җибәреп торучы Чыңгыз абый, һичшиксез, савыгыр, дигән өмет яшәде. Шалтыратыр да: “Кызлар, тагын бер шигыремне җибәрдем, алдыгызмы?” — дип сорар кебек иде.
Кызганыч, өметләр акланмады. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тирән эчтәлекле сигез китап авторы, “Яңарыш” газетасын Әгерҗедә танытырга һәм таратуга күп көч куйган өлкән шагыйребез Чыңгыз Мусин 24 октябрьдә үз шигырьләрендә дан җырлаган туган ягын, авылдашларын, иҗат җимешләрен түземсезлек белән көтеп алган укучыларын калдырып… арабыз­дан китте.
Чыңгыз абый белән телефоннан соңгы сөйләшүем хәтергә төшә. Әле бер атна элек кенә булды ул сөйләшү. “Бер шигырь юлладым, укыдыңмы әле?..” Трубканы куюга, электрон почтаны карыйм. Йөгерек хәрефләрне уку белән йөрәк дерт итеп китте:
Көтмәгәндә вафат булсам,
Моңсу көннәр булырлар.
Кырларыма иген чәчтем,
Минсез кемнәр урырлар?…
…Мине югалткач, Иж суы
Бер минут туктап торыр.
Акмый ярсыган дулкыннар
Яр буен тукмап торыр…

Үзе “шаян шигырь” дип, билгеләгән бу әсәрне укыгач ук, күңелдә борчу, канәгатьсезлек урнашкан иде. Нигә инде үлем белән шаярырга?!
Нечкә күңелле, хисчән ша­гыйрьнең шаяруы түгел, алдан тоемлавы булган, күрәсең. Тормышны яратучы, көр күңелле Чыңгыз абыйның үлемнән өстен булуын, арабыздан да елмаеп китеп баруын чагылдыруы булгандыр.
Шагыйрьнең рухи сусау­ны басучы авылның саф һа­васыдай, көмеш чишмә суыдай шигырьләрен, шалтыратуларын, бергә уздырган кичәләрне, очрашуларны бик сагынырбыз, юксынырбыз. Хуш, Чыңгыз ага, урының оҗмахта булсын.

Элмира Нигъмәтҗан.

Чыңгыз Мусин
Авылның тәүге иртәсе

Болытлы, шомлы иртәләр
Бик ямансу үтәләр.
Офыкта кояш балкыр да
Тау гөлләрен иркәләр.

Таң нуры җирне балкытыр,
Үләннәрне калкытыр.
Төн буе яткан тарафка
Хушбуй исен аңкытыр.

Басулар, кырлар өстендә
Күк томанлы манзара.
Җир гүя сузылып яткан да
Томаннардан назлана.

Гөлләр асылын таптама,
Гөлләр җаны өзлегер.
Ошбу гүзәллек безләрне
Үзләреннән биздерер.

Чишмә агышы түбәндә,
Чык җемелди үләндә.
Авыллар кырга чыкканнар,
Яз нурлары төрәндә.

Авыллар кырга чыкканнар,
Барча тараф чәчүдә.
Күпереп торган басуга
Алтын бөртек чәчелә.

Авыл изге эш башкара,
Юк аңарга ташлама.
Авылның тәүге иртәсе
Абзарыннан башлана.

Ата каз ярсый, дәртләнә,
Яшь каз утыра бәбкәгә.
Бәбкәләре чемченерләр
Яшел үлән-хәтфәдә.

Озакламый көзләр килер,
Гөлләр корыр кыраудан.
Гөлләрнең дә язмышлары
Сагышларга уралган.

Болыннарда җилләр йөрер,
Гөл язмышын җил белер.
Җил шәрә кырлар өстеннән
Җил-җил атлап җилдерер.

Язлар диеп, сүз башладык,
Көзләргә дә кагылдык.
Килер язларны көтәбез
Бир, Ходаем, сабырлык.

Көзге җилләр дуласа да,
Күңелләрдә яз әле.
И, каләмем, туктап торма,
Яз көннәрен яз әле.
Иҗат ул — бәхет эше

Бу тарафта минем кебек
Бар микән берәр кеше?
Көнгә ун тапкыр кабатлыйм:
Иҗат ул — йөрәк эше, дим,
Иҗат ул — бәхет эше.

Күңелләргә илһам тула,
Шигырь туа төннәрдә.
Йөгәнсезләнә күңелләр
Төннәремә кергәндә.

Өлгерми туган язманың
Гомере кыска була.
Шигырь ул бәхетле була
Йөрәктән чыкса гына.

Зыялы, бәхетле җаннар
Шигырь язып, дан тота.
Аларның изге гамәле
Күңелләрне балкыта.

Шагыйрь үз-үзен тыялмый
Каләмгә тотынмаса.
Кызганыч, шүрлектә ятып,
Язганың укылмаса.

Язарга кирәк, димен мин,
Шагыйрьләр сирәк, димен.
Безгә дә бит Тукай шикелле
Булырга кирәк, димен,
Ул — безнең терәк, димен.
Удмурт аймагы

Безнең авыл яшьләренең
Хыялы диңгез кебек.
Урамнарда утлар яна,
Төннәре көндез кебек.

Урал тавы итәгедер
Иж ярының уң ягы.
Тауларга үрмәләү иде
Һәр малайның хыялы.

Ул вакыт Тәмәй таулары
Гүяки сөзәк иде.
Түрләрендәге тамаша,
Билләһи, бизәк иде.

Ул тарафлар үзгәргәндер,
Үзебез бит үзгәргән.
Хатирәләр генә калган
Поши йөргән эзләрдән.

Тәмәй тавының түреннән
Гөлдем үре күренә.
Яугирләрнең эзе калган
Ике үрнең түрендә.

Иж суларының ярлары,
Аргы ягы — ар ягы.
Безгә якын дуслар булып,
Яши удмурт аймагы.

Арып талган көннәрендә
Әз-мәз хәмер капкалап,
Татар яши, удмурт яши
Йорт-курасын каккалап.

Бу икәүнең үзгә генә
Табынганы Ходайдыр.
Татар хәле уңай булса,
Удмурт хәле “умой”дыр*.

*Умой (удмуртча) — яхшы, әйбәт.

Сихәтләнеп, хисләнеп

Бу җиһанда күпме балкыш,
И… илаһи мәрхәбә.
Пәнҗәр* бүлнисендә ятам
Инде ничә мәртәбә.

Яшәргә өметләндергән
Сырхаулар ятагында
Яталар урыс, марилар,
Мөселман татары да.

Монда аклык, монда сафлык,
Искитәрлек пөхтәлек.
Сырхауланып, сихәтләнеп
Ятам көнне үткәреп.

Бу тарафта Чулман белән
Күкләр гүя тоташкан.
Минем хисле күңелемә
Моң агыла тоташтан.

Күпме еллар бу тарафка
Юлым тоташканына.
Изге гомерләр телимен
Шәфкать туташларына.

Бу кызларның күзләреннән
Нурлар тарала гына.
Авырмасаң да килерсең
Алар карамагына.

Ямурзаның гүзәл кызы
Мәрхәмәтле Альбина.
Билләһи, дим, аллар куяр,
Гөлләр куяр алдыңа.

Монда булган изгелекләр
Гомерлеккә истәлек.
Ятам Пәнҗәр ятагында
Сихәтләнеп, хисләнеп.

*Красный Бор авылының элеккечә татар исеме.

Хушлашу

Чәчәкле җәй белән хушлаштым,
Җәйләрне юксыныр күңелләр.
Ничә кат каршылап озаттым,
Сизелми үттеләр гомерләр.

Җиһанның иркендә дүрт фасыл,
Һәр елның үзенчә төсмере.
Кешеләр муллыкка омтыла,
Һәркемнең тормышта үз көне.

Кешеләр муллыкка омтыла
Мул табын, бар муллык келәттә.
Яшьләрнең теләге үзенчә,
Һәркемнең егәре беләктә.

Күпләрнең күңеле изгедә,
Кемнеңдер җанында комсызлык.
Комсызда урлаган мөлкәтләр,
Мөлкәткә табына мөртәтләр.

Дәвадан авырулар терелә,
Яман чир кирегә чигенә.
Тик менә бер генә дәва да
Булышмый комсызлык чиренә.

Мираска калдырыр малым юк,
Язмалар калырлар өелеп.
Берәүләр йөрерләр көенеп,
Берәүләр йөрерләр сөенеп.

Яңадан көзләргә керәбез,
Көз холкы давыллы, яңгырлы.
Һәр елны дүрт фасыл дүрт тапкыр
Маңгайда эзләрен калдырды.

Чәчәкле җәй белән хушлаштым,
Көз биргән нигъмәтләр табында.
Җәе дә, көзе дә кадерле
Гомерләр кичергән чагында.

***
Кеше заты туган, диләр,
Маймылдан.
Яши-яши маймыллардан
Аерылган.

Шулай итеп маймыллыгын
Ташлаган.
Кеше генә булып яши
Башлаган.

Тирә-юньгә төрле сүзләр
Тарала.
Әле дә, диләр, маймыллар бар
Арада.

Бу фаразлар шомландыра
Мине дә.
Кешеләрдән
Маймыл туса,
Кирегә?!

Мордывый авылы.