Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Хуш киләсең, Рамазан!
30.04.2019

Хуш киләсең, Рамазан!

Быелгы Рамазан ае башланырга санаулы көннәр калды. Аллаһы Тәгалә барчабызга бу уразаларны да исән-имин хәлдә тотарга һәм башка гыйбадәтләрне дә шушы изге айда арттырырга насыйп итсә иде.
Белгәнебезчә, рамазан аенда ураза тоту — ислам диненең биш баганасының берсе. Күп кенә очракта тәртип буенча ул зәкяттән соң дүртенче булып килә. Ни өчен соң зәкят өченче булып килә? Югыйсә, ул бит байлар өчен генә билгеләнгән. Ә уразаны чирләгән кешеләр белән мосафирлардан башка бөтен кеше дә тота. Моның бик зур хикмәте бар. Чөнки без зәкятнең хөкемнәрен белеп алгач, ураза тоту да безнең җисемебездән түләнә торган зәкят икәне аңлашыла. Ел буена диярлек без хәләл булган ризыкларны теләгән вакытыбызда ашый алабыз, шуның зәкяте булып, безгә рамазан аенда ураза тоту йөкләнгән дә инде.
Уразаның бөтен мөселманнарга фарыз кылынганының тагын бер хикмәте бар. Бу дөньяның төрле почмакларында ачлык җәфасын кичерүчеләр шактый. Мөселман илләрендә дә, бигрәк тә хәзер сугышлар барган якларда ач торучылар әз түгел. Бөек Ватан сугыш вакытында безнең әби-бабайларыбыз арасында да ачлыкны татучылар әз булмады. Ачлык ул — кешеләр өчен бик зур михнәт, сынау. Аны кичерүдән Аллаһ Тәгалә безне барчабызны да исән-имин кылса иде. Ләкин Раббыбыз шул ачлыкны кичерүчеләрнең хәлен аңлар өчен һәм аларның хәлләренә керер өчен безгә ураза тотуны билгеләгән дә инде. Фитыр сәдакасының да хикмәте шунда: ярлырак кешеләргә ризык­лар өләшеп, аларны гает көнендә шул ризыклар белән сөендерү. Алар шул ризыкларны ашап, Раббыларына шөкер, хәмед әйтеп, фитыр сәдакасын бирүчеләргә рәхмәтләр укып, аларга изге теләкләр теләп калалар. Нәтиҗәдә, гает көнендә ризыксыз калучылар булмый, бөтенесе дә: бае да, урта хәллесе дә, ярлысы да ризыклар әзерләп, сөенешеп, шатланып бәйрәм көнен уздыра. Бу гамәл зәкят түләү белән беррәттән, ярлыларның байларга карата булган канәгатьсезлек, ачуларын киметүче сәбәпләрдән булып, Раббыбыздан мөселманнарга фарыз итеп билгеләнгән.
Ә хәзер, уразаның башка гыйбадәтләрдән нәрсә белән аерылганын әйтеп китәрбез. Пәйгамбәр (с.г.в.с.) бер хәдисендә безгә җиткезгәнчә, Аллаһ Тәгалә: «Колларымның гыйбадәтләре бөтенесе дә үзләре өчен, иллә дә мәгәр уразадан башка, ул Миңа һәм Мин аның өчен теләгәнемчә җәзасын (ягъни: әҗер-савабын) бирәчәкмен», — дип әйткән. Билгеле ки, күпчелек изге гамәлләр өчен безгә 10 әҗер-савап языла. Сәдака бирү гамәле тиешлечә җиткезеп кылынса, Раббыбыз Изге китабында аның өчен безгә 700 әҗер-савап вәгъдә итә. Шулай ук башка айларда Коръәнне укыганда һәрбер хәрефкә 10 әҗер-савап килсә, Рамазан аенда исә ул 70 тапкыр арта, ягъни тагын шулай ук 700гә җитә. Ә бу хәдистә Аллаһы Тәгаләнең «Теләгәнемчә бирәчәкмен» дигән сүзләре шул 700дән дә арттырып бирә алганын аңлата. Нәрсә өчен соң Раббыбыз шулай уразаны бөтен гыйбадәтләрдән аерып алды? Җавабы бик җиңел булмаса да, бик гади генә. Без намазны да, хаҗны да кешегә күрсәтеп кыла алабыз, сәдака белән зәкят биргәндә дә еш кына рия кагылмыйча калмый. Ләкин уразаны кешегә күрсәтеп кылып булмый. Ул — рия кушылмый торган бердәнбер гыйбадәт. Чөнки кешеләр тәүлек буена безнең артыбыз­дан күзәтеп йөрмиләр һәм дә моны булдыра алмас иделәр.
Инде әйтеп киткәнемчә, чирләгәннәргә һәм сәфәрдә булучыларга ураза тотмаска рөхсәт ителә. Ләкин алар тота алмаган көннәрен башка вакытта тотып бетерергә тиеш. Ә инде кешенең чире даими булса, ягъни һәрвакыт дару эчеп торырга кирәк булса, яисә ураза тоту аның сәламәтлегенә зарар китерсә (кан басымы күтәрелсә, яисә шикәре төшсә, яисә, тәмам хәлсезләнеп, ятактан тора алмаса, яисә һушын югалта торган булса һ.б.), ул уразаны бөтенләй тотмый, ләкин ул аның фидиясен түли. Ягъни ай буена көн саен бер мөселманны ашата (сәхәрен, ифтарын кылдыра).
Барчабызга да уразалар тотып, Коръән укып, тәравих-тәһәҗҗүд намазларын кылып, зәкят һәм фитыр сәдакаларын түләп һәм башка изге гамәлләр кылып, бу Рамазан аеның фазыйләтләренә ирешергә насыйп итсә иде.

Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов, Ижау Җәмигъ мәчете имамы.