Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Хуш, авылым!
12.03.2020

Хуш, авылым!

Хәбибулла Фәтхуллин сүзләренә бөек композитор Са­лих Сәйдә­шев иҗат иткән “Хуш, авылым” җыры “Күзләр” дигән пьеса өчен язылган булган икән. Күп дистә еллар элек халыкка бары тик шушы искиткеч матур җырның сүзләре белән танылган шагыйрь ул. Кыска гына шигырен язганда бары тик пьесаның эчтәлеген баету, аны тамашачы күңеленә бик озакка кереп калырлык итү турында гына уйлагандыр автор. Ул вакытта бу җыр туган авылыннан китүче персонаж өчен генә хас булган. Авылда әле сабан белән җир сөргәннәр, урак белән иген урганнар… Күпләр чабата киеп йөргәннәр… Ләкин туган авылыннан китү турында уйламаганнар…

Хәер, соңгы җөмләдәге фикер белән күпләр килешмәсләр, мөгаен. Булган ул туган авылыннан китәргә теләүчеләр. Чөнки колхозда “эш көненә”, ягъни “таякка” тир түгү беркемгә дә ошамаган, ләкин паспорт бирмәү сәбәпле, алар авылга бәйләп куелганнар. Нәкъ менә шушы күренешне ХХ гасырның “крепостное право”сы дип атаганнар да инде.

Мин үзем дә шул чорда мәктәптә һәм инс­титутта укыдым. Шәһәрдә дә халык оҗмахта яшәмәде ул елларда. Азык-төлеккә чират, хурлыклы “талон” системасы, баракларда, коммуналь фатирларда яшәүләр һ.б. Еллар үткәч, авылда да халыкның матди хәле яхшыра башлады, чабаталар да музейларга тапшырылды, тамагы да икмәккә туйды халыкның. Ләкин теләсә нинди юл белән пас­порт алып, авылдан чыгып китәргә тырышу авыл яшьләре өчен батырлыкка тиң нәрсә булып санала бирде. Нинди генә реформалар күрмәде авыллар? Тик алар берсе дә якты киләчәккә китермәде. Соңгы “Гайдар-Чубайс” реформасы колхоз-совхоз системасын ватып-җимереп бетерде. Җир һәм авыл хуҗалыгы мөлкәте җир олигархларына (агрохолдингларга) күчте.

Менә шушындый вәзгыятьтә Рәсәйнең пропаганда чаралары яшьләрнең авылны (кайбер очракларда кечкенә шәһәрләрне дә) ташлап, шәһәрләргә китүләре турында борчылып, чаң суга башладылар. Борчылмас­лык та түгел шул. Беренчедән, соңгы берничә елда илдә үлүчеләр саны туучылардан артыг­рак була башлады (тискәре демография). Икенчедән, халык табигать шартлары начар, хезмәт хаклары түбән булган җирләрдән читкә китә башласа, кайдадыр бөтенләй халыксыз буш территорияләр барлыкка килү куркынычы да бар бит.

Гади халык җиңел генә фикер йөртә: авылда хезмәт хакы түбән, юл юк, газ юк, күңел ачу шартлары юк – шуңа күрә яшьләр авылны ташлап качалар. Барысы да дөрес кебек. Ләкин белгечләрнең анализларына караганда, авылның иң авыр проблемасы булып эшсезлек тора икән. Парадокс: үлеп баручы авылларга күз салсаң, ватык та җимерек – эшлә генә. Тик бу беренче карашка гына шулай күренә. Чөнки әйтеп үтелгән ватык-җимерекне төзәтергә дә, юллар салырга, газ кертергә, су кертергә, яшьләр өчен йортлар салырга, ә иң мөһиме, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү өчен ныклы игенчелек, яшелчәчелек яки терлекчелек өчен ныклы базалар булдырырга, лаеклы хезмәт хакы түләргә кирәк. Бары шул очракта гына яшьләр авылны ташлап качмас.

Әгәр бүген чит илләргә экскурсиягә баручылар андагы фермер хуҗалыкларындагы идеаль тәртипләргә һәм төзеклекләргә сок­ланып кайталар икән, аларның барысы да дәүләтнең матди ярдәме белән эшләнгәннәр. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: анда инде берничә гасыр бертөрле хуҗалык системасы, продуктлар җитештерүнең алдынгы технологияләре, белгечләрнең тиешле белемнәре, культуралары бар. Ә бездә һәр җитәкче үзенчә ватты һәм җимерде.

Авыл яшьләре чарасызлыктан күз яшьләре аша “Хуш, авылым” дип әйтергә мәҗбүр булалар икән, бу милләткә дә, дәүләткә дә шатлык китерми.

Гыймран Сафин.