Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Хисе белән бәхетле, рухы белән көчле иде
18.10.2017

Хисе белән бәхетле, рухы белән көчле иде

Әгәр исән булса, июль аенда аксакал шагыйребез, яраткан җизнәм Чыңгыз ага Мусинга 83 яшь тулган булыр иде. Узган елның 24нче октябрендә аксакал шагыйребез мәңгелеккә китте.

Безне генә түгел, каләмдәшләрен, укучыларын – һәркемне сары сагыш утына салып, көзге көнне дә елатып, туган якның тарихын китап сәхифәләрендә туплап, үзәккә үтәрдәй йөзләгән шигырьләр һәм җырлар калдырып китеп барды ул. Башкалар өчен Чыңгыз Мусин Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Таҗи Гыйззәт, Саҗидә Сөләйманова, Риза Шәфи исемендәге әдәби премияләр лауреаты, республика һәм район газеталарының актив хәбәрчесе булса, минем өчен ул хөрмәтле җизнәм, биш баласына кадерле әти, оныкларына үрнәк бабай иде. Авылдашлары, райондашлары өчен зур хөрмәткә лаек Ил агасы, иҗатчылар өчен рухи аталары, күрше-күлән өчен игелек иясе дип тә әйтә алам аның турында. Аны искә алмаган көнебез юк. Һәр иртәдә, иң беренчеләрдән булып, хәлләремне белүче дә ул иде. Язган шигырьләремә бәя бирүче, тиешле сүзләр табып илһамландыручы, кирәк чакта киңәшче дә булды. Миңа гына түгел, бик күпләр өчен иҗатка юл яктыртучы иде җизни. Аның хәләл җефете Мәйсәрә апам белән 63 ел татулыкта, бер-берсен ярты сүздән аңлап гомер кичерүе дә күпләр өчен үрнәк.
“Мәйдан” журналының үзенә багышлап дөнья күрәчәк санын көтте инде. Тик күрә генә алмады. Әлеге журналдагы 48 шигырен, тугыз җырын, авыллар тарихын чагылдырган мәкаләләрен елый-елый укыдык. Журнал тышлыгында – Чыңгыз Мусин үзе. Күрсә, ничек сөенер иде. Юксынабыз, бик юксынабыз сине, җизни.
«Табынга утырабыз – урыны буш. Бәбкәләр саклый торган су буена аны күрергә өметләнеп күз салабыз – бәбкәләр бар, ул юк», — ди килене Ләйсәния дә ямансулап.
Авыл тормышының мең мәшәкатенә чумып яшәсә дә, Чыңгыз җизни тормышның мәгънәсен иҗатта күрде. Шагыйрь китте, әмма җыры калды.

Зәмфирә Дәүләтшина, Яңа Аккуҗа авылы.

Чыңгыз Мусин
Уңыш бәйрәме

Авыл урамында йөрим,
Бер тынгысыз кеше мин.
Авыл өйләре искәртә
Миңа бодай көшелен.

Октябрьгә кердек әкрен генә,
Әкрен генә алга шуыштык.
Басуларда иген мулдан булды,
Җыеп алыр өчен тырыштык.

Таңнарында кулны чеметтерә
Октябрьнең коры кыравы.
Озак көттермәс инде, ишек кагар
Кыш башының карлы бураны.

Сабан туйларында көч сынаштык,
Имин генә үтте җәйләре.
Һәрбер йортта бүген нигъмәт пешә,
Авылыбызда — уңыш бәйрәме.

Авыл урамнарын урап узам,
Куанычым арта ничектер.
Авыл бит ул – кеше бәхетенең
Язмышына ачык ишектер.

Ай кая, кояш кая?

Бер аязуы булырмы
Томаланган күкләрнең?
Атналарны, айларымны
Күккә карап үткәрдем.

Көннәрем нурсыз, ямансу,
Суларга авыр һава.
Офыктан болыт чыга да,
Килә дә коеп ява.

Нигәдер зәңгәр күгемдә
Ай да юк, кояш кая?
Чит галәмгә очтылармы?
Югалган әллә кая?

Туктамый яуган яңгырлар
Йөрәкне сызландыра.
Гомерләр иткән күпләрнең
Йөрәге тузган була.

Чәчәкле яшел болынның
Печәнен чабасы бар.
Аяз һавада җилләтеп,
Кибәнен саласы бар.
Авылда гомер итүнең
Үзенең чамасы бар.

Яңгырлар әле туктамый,
Һаман ява да ява.
Күкләр әле бер аязыр,
Җанда булмасын яра.

Әгәр хаталансам…

Мин дөньяны аңламадым бугай,
Белмәдем күк яшәү уңаен.
Гомеремдә ялгыш гамәл кылып,
Хаталансам, кичер, Ходаем.

Хаталанып кабат үкенүләр
Кем затыннан гына калмаган?
Мин тормышны аңламадым бугай,
Кем бар микән мине аңлаган?

Түрәләргә ярый белмәдем шул,
Тәлинкәләр ялый белмәдем.
Иж буйлары миңа канат бирде,
Шулар булды җанга терәгем.

Кыйбла яктан шигъри җилләр исте,
Хисләндерде изге теләкне.
Кешеләргә ярый белмәдем мин,
Кем аңласын минем йөрәкне?

Кайберәүләр татар булсалар да,
Оныттылар туган телләрен.
Татар теле – ул бит Тукай теле,
Һәркемнең дә назлый йөрәген.

Мин тормышта әгәр хаталансам,
Кичерәсен кичер, Ходаем.
Әрвахларга дога багышласам,
Изгелегем булыр, мөгаен.

Асыл затлар китә мәңгелеккә,
Моңсу була алар артыннан.
Һәркемнең дә соңгы язмышлары
Шул тарафка табан тартылган.

Шигьри җанлы, рухи хисле гомерем,
Бәхеткәем булды тулаем.
Изгелеккә әгәр тап төшерсәм,
Гафу итә күрмә, Ходаем!

Югалтулар

Җитмеш еллар гомер узды
Диннән башка, юньнән башка.
Бу имансыз гомереңне
Күңелеңнән сызып ташла!

Мәчетләрне ваткан заман,
Муллаларны аткан заман.
Изгелекнең, гаделлекнең
Ишекләрен япкан заман.

Үткән заман, беткән заман,
Безне ишәк иткән заман.
Коммунизм хакына дип,
Билебезне бөккән заман.

Усал җилләр искән заман,
Манараны кискән заман.
Кыргыйлыкны, вәхшилекне
Үзем күреп үскән заман.

Мәдрәсәләр япкан заман,
Коръәннәрне яккан заман.
Куштаннарның күңелләре
Шуннан ләззәт тапкан заман.

Җимерүләр җиңел инде,
Кеше рухы җимерелде.
Бу мөселман дөньясында
Зур югалту димен инде.

Утырабыз бай табында,
Ирешелә байтагына.
Җитмеш ел вакыт җитәрме
Җитмеш ел югалтканнарны
Яңадан кайтарырга?