Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Хикмәт яшьтәме?
15.02.2018

Хикмәт яшьтәме?

Ир белән хатын арасындагы яшь аермасы еш кына бәхәсләрнең төп сәбәбенә әверелә. Гаилә корганда яшь аермасына караргамы, әллә инде бер-береңне яраткан очракта яшь мөһим түгелме? Бу уңайдан ике төрле караш яши: берәүләр ир белән хатынның яшь аермасы зур булмаганда алар бер-берсен яхшырак аңлый, ә гаилә бәхетлерәк була, ди. Икенче берәүләр исә гаиләдә берәүнең тормыш тәҗрибәсе күбрәк булган очракта яхшырак, ди. Ир кеше хатыныннан 5-10 яшькә өлкәнрәк булу безнең җәмгыятьтә гадәти хәл санала. Алтын урталыкны табу өчен, бу язмамда сезгә, язмыш юлының язларын, көзләрен бергә үтеп, 50 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яшәүче Флүрә апа һәм Раил Разов (яшь аралары ун елдан артыграк) гаиләсе турында бәян итәм.
Минем язмыш үземнеке генә
Сукмагымны үзем сайладым.
Булсам да үзем бик яшь кенә,
Тормышымны үзем җайладым.. (Флүрә Разова)

Флүрә апа: “Без ишле гаиләдә үстек. Сигезенче классны тәмамлагач, гаиләгә булышу йөзеннән фермага сыер саварга кердем. Алга таба укырга исәбем бар, ләкин акча җитми. Алдынгы сыер савучы булдым, Актанышта фотосурәтем Мактау тактасында торды. Шулай да бераздан кызлар белән сигез чак­рым ераклыктагы Богады авылына укырга киттек. Безне укырга кабул иттеләр, буй җиткән кызлар булгач, кайбер укытучыларның күзләре дә төште. Икебез дә Актаныш районы Чишмә авылыннан булгач, мин Раил абыйны белә идем инде. Миңа 16 яшь булганда, ул мине Актаныш Сабантуена алып барды. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан, озын буйлы, чибәр, көдрә чәчле егет. Сабантуй күңелле булды. Көн эссе, тамак кипте су эчәсе килә, тәмле су саталар, бер стакан су да алып бирмәде бу егет миңа. Озата кайт­ты, кочарга үрелә бит бу: “Кайт­кан чакта күлмәгем бөгәрләнгән, хәзер алыштырып чыгам”, — дип кереп качтым. Ике елдан соң 23 гыйн­варда очраштык. Өйгә килде, ул вакытта инде Ижау шәһәрендә эшли иде. Кияүгә чыгарга ризалыгымны сорый. Әти белән әни: “Укытсаң, без кызны бирергә риза”, — дип җавап бирделәр. “Укытам”, — дип ышандырды. Үзем дә ничектер каршы килмәдем. Бәлки, ул вакыттагы тормыш шулай уйларга мәҗбүр иткәндер. Шулай итеп мәктәп партасыннан, бер чемодан китап тутырып, кияүгә киттем. Бик яратты ул мине, укытты! Сарапул шәһәренең кооператив техникумын тәмамладым. Башта кибеттә эшләдем, соңрак утыз өч ел буена “Хладокомбинат”та хезмәт куйдым. Тормыш сикәлтәле булды, орды, бәрде, кайвакытта күкләргә чөйде. Шуны әйтә алам: мин язмышымны үзем яздым. Яшь булсам да, сынмадым, сыгылмадым. Ижауда яши башлагач, тормышны җайлар өчен, бәхет эзләп, Украинадагы туганнарыбыз янына күчтек. Раил шахтада эшләде. Шахтада басылып кала язды, мин моны ниндидер кисәтү дип аңладым. Сигез ай торганнан соң, без аннан кайтып киттек. Кайтып, үзебезнең көч белән өй җиткереп чыктык. Өйгә күчкәч, шатлыктан бер ай йокламадык, уянабыз да өйне карыйбыз, үзебезнең торыр җиребез булуга ышанмадык. Бераздан туганнарым да минем янга урнаша башлады. Аларга кулдан килгәнчә булышырга тырыштык.
Ике бала үстердек, оныкларыбыз бар. Аллага шөкер, бик әйбәт яшибез. Яшьлектә гомер ничек тә үтә, Ходай бәхетне картлык көненә бирсен икән. Картлыгыбыздан без бик канәгать. Раил мине хәзер бәбәй урынына көйли. Үз тормыш тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: ир-ат хатын-кыздан олырак булырга тиеш”.

Күктә — бер кояш,
җирдә — бер әнкәм,
Рәсмеңне алып, битемә куям.
Җаныма җылың гомерлек шифа,
Әнкәм, җылыңны әл дә мин тоям. (Раил Разов)
Раил абый: “Әнием кечкенәдән ятим калган. Шуңа да карамас­тан, ул белем алган. Телгә бик оста, укымышлы иде мәрхүм, гарәп теле укытты. Миңа язу сәләте аннан күчкәндер дип уйлыйм. Авылда ул чактагы юклык, ачлык белән миңа укырга мөмкинлек булмады. Армиягә киткәнче атлар тәрбияләдем. Хәзер кызык инде, ул вакытта армия сафларына барып хезмәт иткәндә генә “второй” ашның нәрсә икәнлеген аңладым. Туйганчы шунда гына ашадым. Дүрт ел ярым хезмәтне мин кунак булдым дип санадым. Дөнья күрдем, спорт белән шөгыльләндем, әле бүгенге көнгә кадәр кулда йөри алам.

Язларда син биргән бәхетне
Хәрәм дип булмыйдыр һич атап.
Йөрәгемне хискә төрәм дә,
Яшьлеккә очам мин ничә кат… (Раил Разов)

Халыкта “Әтисенә карап улын коч, әнисенә карап кызын коч” дигән мәкаль бар. Флүрәнең әнисе авылда уңганлыгы буенча беренче хатын-кыз иде. Кешеләргә әйбәт мөнәсәбәте, чисталыгы, хезмәт сөючәнлеге белән авылда һәрвакыт башкалардан аерылып торды. Тегү текте, киез итек бас­ты. Аның юган сап-сары идәннәре һаман да күз алдымда. Мин армиядән кайт­канда, ул җиткән кыз иде инде, әлбәттә, күзем төште. Әнисенә дә хөрмәтем зур булды. Тормыштан, әни тәрбиясеннән дә килә торган сәләттер минем Флүрәмдә. Ирне ир иткән дә — хатын, хур иткән дә — хатын, диләр. Халык сүзләре шул­­кадәр дөреслеккә рас килгәнлеген үземнән беләм. Бүгенге көнгә кадәр Флүрәм белән бер юлдан атлаганга, язмышыма рәхмәт әйтеп яшим”.

Менә шундый мәхәббәт тарихы. 25 гыйнварда аларга балалары серле бүләк әзерләгән иде. Халыклар дуслыгы йортында Алтын туйларын рәсми теркәү бәйрәме үткәрделәр. “Безгә яшь чакта мондый туй күрергә язмады, хисләр ташкыны йөрәгебезгә сыймады”, — диделәр алар. Әйе, тормыш булгач, төрле хәлләр була. Кайвакыт бик бәхетле булып тоелган гаиләләр дә таркала, ә бергә озак яшәр кебек тоелмаган ир белән хатын гомер ахырына кадәр дус-тату гомер кичерә. Бәхетнең билгеле бер рецепты юк. Һәркем аны үзенчә аңлый. Бәхетнең нигезе — яраткан парыңның, бала-оныкларның, мә­хәббәте һәм бер-береңне хөрмәт итүдә…

Рәфилә Рәсүлева.