Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Хезмәт төбе — хәзинә
1.02.2018

Хезмәт төбе — хәзинә

Газизовлар һәм Дәүләтовлар гаиләсен бер өлкәдә — нефть чыгаручы оешмаларда эшләү берләштерә.
“1972 елда Башкорстанның Саузбаш авылыннан “Удмуртнефть”кә эшкә килгәндә, барысы да минем өчен яңа иде”, — дип искә ала Илгиз Газизов. Ул вакытта эш күп була. Яшь оешманың инфраструктурасына нигез салына, яңа объектлар төзелә. Эшче куллар җитми. Тик авырлык­лар күп булса да, һөнәрен бик ярата Илгиз. Озакламый аның артыннан Удмуртиягә бертуганнары Илдус белән Дәнис килә. Алар да нефть чыгаручы оешмада эшли башлыйлар. Соңрак Дәнис Флүдә исемле кызга өйләнә, аның туганнары Илдар белән Дәнис тә “Удмуртнефть”тә эшли.
Гаиләнең оешмада эшләгән гомуми стажлары – 380 ел. Бүген Газизовлар һәм Дәүләтовлар династиясен “Удмуртнефть”тә бик хөрмәт итәләр. Илдар — машинист, хатыны Гөлназ алдынгы инженер булып эшли. “Хезмәт юлымны оператор итеп башлаган идем. Бик яратып, цех тормышында катнаштым, КВНда уйнадым”, — ди Гөлназ. Аның туганы Дәнис Дәүләтов — “Скважиналарны төзекләндерү” оешмасында зур хөрмәткә ия булган хезмәткәрләрнең берсе. Ул үз бригадасы белән һөнәри осталык конкурсларында беренче урыннарны яулый. 2011 елда баш технолог вазифасына алына. Аның тормыш иптәше Рушания ханым да әлеге оешмада озак еллар алдынгы инженер булып эшли. Гомумән, үз гомерләрен әлеге оешмага багышлаучылар күп бу күркәм гаиләдә. Бүген аларның хезмәт юлын балалары дәвам итә. Мәсәлән, Дәнис белән Рушаниянең кызы Лилия Ижауда “РН-Учет” оешмасында хисапчы булып эшли. “Кечкенә чакта әни мине еш кына үзе белән эшкә ала иде. Нәкъ шунда мин саннарны ярата башладым”, — ди ул. Уллары Азат бораулау буенча технолог, нефть чыгаручы оешмада 10 елдан артык хезмәт куя. Яшь белгеч фәнни-техник конференцияләрдә еш катнаша, алдынгы урыннарга ия була. “Мин үз эшемне бик яратам, һәрвакыт һөнәри яктан үсәргә мөмкинлекләр эзлим”, — ди Азат. Флүдә ханым белән Дәнис абыйның кызлары Эльвира хезмәтне оештыру һәм хезмәткәрләрне кызыксындыру бүлегендә алдынгы белгеч. “Хезмәткә, туган илебезгә мәхәббәт тәрбияләгәннәре өчен әти-әниемә без бик рәхмәтле”, — ди Эльвира. Әти-әниләре кебек үк яшьләр эшче һөнәрдән курыкмыйча, хезмәтнең ямен, тәмен тоеп яшиләр. Яшьтәшләренә дә шуны телиләр алар.

Гүзәл Исхакова, Ижау шәһәре.