Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Хезмәт кешене бизи
26.09.2019

Хезмәт кешене бизи

Кеше язмышы хезмәткә бәйле. Бу хакта фикер йөрткәндә, иң беренче шагыйребез Габдулла Тукайның: “И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш…” дигән шигъри юллары искә төшә. Бу юллар милләттәшебез, Әгерҗе районының Иске Эсләк авылында туып-үскән Рафаил Мансур улы Вахитовка тулысы белән туры килә. Кечкенә вакыттан ук хезмәттә чыныгып үскән милләттәшебезнең язмышы күпләргә үрнәк булып тора.

Аның беренче укытучысы Зөләйха апа Әхмәтҗанова Рафаилнең зирәклеген, тырышлыгын һәрвакыт билгеләп үтә. Рафаил 1974 елда Үтәгән сигезьеллык мәктәбен яхшы билгеләр белән тәмамлый. Совет чорында күп бала мәктәпне тәмамлагач, эшче һөнәрен сайлый иде. Рафаил дә Ижауның 21нче һөнәри көллиятендә төзүче һөнәрен үзләштерә, столяр булып чыга һәм төзелеш трестында намуслы хезмәт куеп, алтын куллы һөнәр иясенә әверелә.
1977-80нче елларда Рафаил Ерак Көнчыгышның Амур өлкәсендә Райчихинск шәһәрендә чик сакчысы булып хезмәт итә. Ул елларда СССР белән Кытай мөнәсәбәтләре начарлану сәбәпле, ил чигендә хәтта канлы бәрелешләр була. Егет армиядән чыныгып, бик күп бүләкләр белән кайта. Күп уйлап тормыйча, ул зур абыйсы Рафис эшләгән “Кировпромбурвод” трестына су бораулаучы ярдәмчесе булып урнаша, соңыннан “Удмуртгеология” акционерлык җәмгыятендә шофер булып эшли. Бу оешмада егетнең сәләтен күреп алалар. Башта Рафаилгә тәэмин итү инженеры вазифасын йөклиләр. Удмурт дәүләт университеты каршындагы техникумны уңышлы тәмамлагач, Рафаилнең тормышында кискен үзгәреш була: ул транспорт цехы башлыгы, профсоюз оешмасы рәисе итеп билгеләнә. Әле бүген дә ул оешмада эшләүчеләр Рафаилнең профсоюз аша бик күп хезмәткәрләргә ярдәм иткәнен искә алалар. Ул соңыннан Удмурт дәүләт университетында югары белем ала. Соңыннан “Буммаш” акционерлык җәмгыятенә урнаша һәм Транспорт белән идарә итү башлыгы итеп билгеләнә. 2011 елдан бирле “Ижметмаш” оешмасының логистика бүлеген җитәкли. Хәзерге заман кыенлыкларына карамастан, Рафаил үзенең кул астында эшләүче кешеләрнең тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен күтәрү өчен тырыша. Аның бөтен җирдә дә сүзе үтә, югарыда утыручы җитәкчеләр аның эшенә югары бәя бирә, киңәшләренә колак сала. Ул бик күп Мактау грамоталарына лаек, шуларның иң олысы — Удмуртия Республикасы Хөкүмәтенең Мактау грамотасы.
Рафаил туган авылы Иске Эсләктә мәчет төзелешендә башлап йөрүче булды һәм бик зур өлеш кертте. Бу мәһабәт бина авылга ямь биреп тора һәм бүгенге көнне авылдашларыбызга рухи байлык өләшә. Рафаил Коръән ашлары үткәрә, корбан чалып, мохтаҗларга тарата. Аның гаиләсе күпләргә үрнәк. Тормыш сукмагыннан хәләл җефете Мөнзилә белән кулга-кул тотынышып атлыйлар. Тәрбияләп үстергән ике балалары да, югары белем алып, тормышта үз урыннарын таптылар. Хәзер инде оныкларын үз үрнәкләрендә тәрбиялиләр.
28 сентябрьдә Рафаил Мансур улы Вахитовка 60 яшь тула. Әлеге юбилее белән аны чын күңелдән котлыйбыз. Хәерле гомер, ныклы сәламәтлек телибез.

Гөлфидә Мәрданова, Ижау шәһәре.