Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Хезмәттәшлегебез уңышлы булсын!
7.11.2018

Хезмәттәшлегебез уңышлы булсын!

17 октябрьдә шәһәребезнең Үзәк мәчетендә “Удмуртиядә — Ислам” исемле семинар узды. Анда яңгыраган төп чыгышларның берсе республикабыздагы дини тормышның яңа баскычка күтәрелүе турында иде. Бу турыда Ижау Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов сөйләде.
“Бүгенге көндә исламның да, православие диненең дә җәмгыятебездә, иҗтимагый-сәяси тормышта тоткан урыны зур. Дини оешмалар милләтара һәм конфессияара дуслыкны ныгытуда, илебезнең тарихында мөһим роль уйныйлар. Шуларны истә тотып, 31 августта Удмуртия Диния нәзарәте һәм өч епархиядән (Ижау епархиясе, Глазов епархиясе һәм Сарапул епархиясе) торучы Удмуртия митрополиясе арасында социаль партнерлык турында килешү төзелде. Әлеге килешүнең төп өлеше: әхлакый, гаилә, гражданлык һәм патриотик кыйммәтләрне һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрне ныгыту. Моның өчен гаилә кыйммәтләрен торгызуга, ныгытуга ярдәм итүче чараларны бергәләп уздыруда хезмәттәшлек итү, мәктәпләрдә «Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» уку курсын гамәлгә ашыруда, хәйрия акцияләрендә, экстремизм күренешләрен кисәтүгә юнәлдерелгән республика һәм муниципаль программаларны һәм проектларны бергәләп тормышка ашыру һәм башка бик күп мәсьәләләр турында сөйләшенде. Шулай ук Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне тирәнәйтергә кирәклегенә басым ясалды. Әлеге килешү озак еллар дәвамында халыкка, дәүләткә хезмәт итүдә ярдәм итәр дип ышанабыз”, — диде Исмәгыйль хәзрәт үз чыгышында.