Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Хезмәте барның — хөрмәте бар
1.02.2018

Хезмәте барның — хөрмәте бар

Җир йөзенә кеше хезмәт итәргә килә. Хезмәт белән бәйле тормыштан ул үзенә ямь табып яши. Кешене кеше итүче дә, яшәвенә мәгънә, көч бирүче дә хезмәт. Хезмәте барның – хөрмәте бар, дип юкка гына әйтмәгән халкыбыз. Әлеге язмабызның герое — өлешенә җитәкче булу бурычы төшкән, гомер дигән олы хәзинәнең минутын да юк-барга сарыф итмичә, һәр көнне нинди дә булса игелекле гамәл кылу, халык мәнфәгатьләрен яклау максаты белән янып яшәүче милләттәшебез, Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы депутаты Наил Рәис улы Мухамедзянов.
Бүгенге көндә иңнәренә яткан җаваплы хезмәтне лаек­лы башкаручы, тыйнак, аралашучан, кешелекле җитәкче кечкенәдән зирәк, тырыш һәм максатчан булуы белән башкалардан аерылып тора. Кеше күңелендә җуелмас шатлык­лар, онытылмас истәлекләр салучы мәктәп елларында да ул иң алдынгы укучыларның берсе булган. Яхшы билгеләргә генә укуыннан тыш, кечкенә Наил спорт өлкәсендә дә, шигырь укуда да иң алдынгылар рәтендә була. Спорт белән даими шөгыльләнүе күп тапкырлар Республика чемпионы дәрәҗәсенә күтәрсә, шигърияткә гашыйк булуы “Ижау шәһәренең иң яхшы шигырь укучысы” исеменә лаек итә. “Элек балага үзен төрле өлкәдә сынап карау мөмкинлеге тудырылган иде. Мәктәпкә төрле түгәрәкләрдән, спорт секцияләреннән килеп, бушлай шөгыльләнү өчен үзләренә чакырып, кирәк булса, сайлап алып йөриләр иде. Шуңа да урамда тик йөрергә вакыт булмагандыр, һәркайсыбыз шөгыльле иде”, – дип, балачагын сагынып искә алды әңгәмәдәшебез. Тормыш юлының чишмә башында максатчанлык, тәвәккәллек тәрбияләгән, бүгенге уңышларына нигез салган мәктәп директоры Равил Губаевка зур рәхмәтле булуын да искәртеп үтте. Әле дә ул, эш көне бик тыгыз булуына карамастан, спорт белән шөгыльләнергә вакыт таба. “Кечкенә чакта аңлап җитмисең, спорт белән теләмичәрәк шөгыльләнәсең. Спорт кешедә үз-үзеңә ышану, ихтыяр көче, түземлек һәм тәвәккәллек кебек сыйфатлар тәрбияли”, – ди Наил әфәнде. Ул гаиләсен дә спортка тарта. Бүгенге көндә олы кызы һөнәри рәвештә бию белән шөгыльләнсә, кечесе – тенниска күңел сала. 6 яшьтә генә булуына карамастан, кызчык “Ижау шәһәренең беренче ракеткачысы” исеменә лаек булган. “Спортның бу төренә үзем дә гашыйк. Киләчәктә кечкенәләр һәм олылар чемпионатында кызым белән кара-каршы уйнарга исәп”, — ди әти кеше.
Халык илчесе булу, әлбәттә, зур җаваплылык йөкли. Тирән фикерле, зыялы булуы, халык турында ихлас кайгыртуы, гозерләрне вакытында, төгәл үтәве белән сайлаучылары ышанычын яулый Наил әфәнде. Бүгенге көндә дә тынгысыз җаны гел үзгәреш, яңалык таләп итә. Үз округының күп төрле мәсьәләләрен көн үзәгенә куеп, игътибарын, тырышлыгын аларны чишүгә юнәлдерә. Бигрәк тә өлкән буынга ярдәм итү һәм яшь буынны лаеклы итеп тәрбияләү өчен шартлар тудыру — аның төп максаты. “Районыбызда ял итү, спорт үзәге кебек урыннар булмау борчый. Яшьләребез буш вакытларын чарасыздан урамда уздыра, шунлыктан эчкечелек, җинаять арта. Әлеге проблеманы аз булса да хәл итү өчен районның берничә урынында, ачык һавада, зур булмаган спорт мәйданчыклары урнаштырдык. Тик никтер халык булганның кадерен белми, саклап кына тотасы, югыйсә. Ни кызганыч, әлеге мәйданчыкларның җиһазлары һәрдаим ватыла, мәйданчык чүплеккә әверелә, ә балалар уйнасын дип китерелгән комны күрше-тирәдә яшәүчеләр үз ишек алларына ташый”, — ди депутат ярдәмчесе Алмаз Миннегалиев. Тормыш булгач, төрле хәлләр була, көтелмәгән җирдән әллә нинди сораулар килеп туа. Узган ел Степная, Гагарин урамнарында яшәүчеләр тротуарларның агач белән каплануыннан зарлангач, депутат агачларны кисү эшен оештыра. “Артык агач-куакларны кискәч, сукмак яктырып, зураеп китте. Җитәкче буларак, халыкка ярдәм итәргә без каршы түгел. Транспорт табу, эшчеләр алып килү, матди сорауларны хәл итү, әлбәттә, безнең өстә. Тик әлеге эшләрдә биредә яшәүчеләр үзләре дә катнашсыннар иде. Шул чакта кеше үз хезмәтенең кадерен дә беләчәк, тирә-юньне һәрвакыт тәртиптә тотарга да омтылачак. Әлегә без эшләгәнне балконга чыгып күзәтеп торучы, хәтта “Тегесен дә кисегез”, — дип өйрәтүчеләр дә бар”, — ди Наил әфәнде. Шулай да, халыкның әкренләп тәртипкә тартылуын бил­гели җитәкче. “Элек Шундыдагы чишмә яныннан берничә йөк машинасы чүп чыгарырга туры килә иде, чөнки чишмәгә суга килүчеләр капчык-капчык чүп алып килеп ташлауны гадәти хәл итеп саныйлар. Зур сөенеч: бу күренеш соңгы елларда уңай якка үзгәрде. Чишмә буенда тәртип”, — ди җитәкче. Бүгенге көндә әлеге округта чүп түгү мәсьәләсенең кис­кен торуын һәм аны чишү юлларын эзләү депутатларның күз уңында икәнлекне искәртте. Хәзерге вакытта шәхси йортларда яшәүчеләр өчен “Чистый двор” компаниясе тарафыннан чүпне авырлыгы буенча җыю эшләре оештырылган.
Әлбәттә, халык илчесе Наил Мухамедзянов башкарган эшләр болар белән генә чикләнми. Ул үз округындагы мәктәпләр, балалар бакчалары белән дә тыгыз элемтәдә тора. Районда бер генә бәйрәм дә аның ярдәменнән башка узмый. Сабантуйның да төп иганәчесе ул.
Эше булган кешедә мең кешенең эше бар, дип, юкка гына әйтмиләр. Удмуртия Дәүләт Советы депутаты Наил Рәис улының кабул итү бүлмәсеннән халык өзелми. Игелекле гамәлләр кылып гомер итү – аның тормыш девизы. 31 гыйн­варда Наил Рәис улының гомер бәйрәме. Аны туган көне белән котлап, уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телибез!

Ләйсән Әхмәтова.