Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Хаҗның савабы – җәннәт
16.08.2017

Хаҗның савабы – җәннәт

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Хаҗның савабы – җәннәт” , — диде. ИншаАллаһ, быел Удмуртиядән 50дән артык дин кардәшләребез хаҗ сәфәренә китә. Изге сәфәргә барырга теләүчеләргә Ижау Җәмигъ мәчетендә махсус әзерлек дәресләре уздырыла. Алар ураза гаетеннән соң башланып, соңгы төркем изге сәфәргә киткәнче, һәр якшәмбе уздырыла.
Хаҗ кылу — Исламның биш бага­насының берсе. Матди һәм физик мөмкинлекләре булган һәр мөселман гомерендә бер тапкыр Зөлхиҗҗә аенда хаҗга барырга тиеш. Аллага шөкер, 1ф989 елдан башлап илебездә хаҗ кылырга мөмкинлекләр киңрәк ачылды. Республикабыздан элек изге сәфәргә бер-ике кеше генә барса, бүген аларның саны 5 дистәдән артып китә.
Ел саен Удмуртия мөфтияте дә хаҗилар өчен борчылып, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртырга тырыша. Җәмигъ мәчетендә узган дәресләр — әзерлекнең бер өлеше. Дәресләргә Ижаудан гына түгел, республиканың башка шәһәр-районнарыннан да киләләр. Уральский поселогыннан Әнфис Салиховны бу­лачак хаҗилар арасында күреп, үзем дә сөендем. Әнфис абый Уральский поселогында төзелгән мәчет өчен беренче көннәрдән үк җан атып йөрде. Поселокта динне, телне сак­лауга үзенең зур, лаеклы өлешен кертә ул. Хаҗ сәфәренә баруны да, Аллаһы Тәгаләнең бер рәхмәте дип кабул итә милләттәше­без. “Мин бүген бик бәхетле. Дөрес, курку да бар инде. Сәламәтлек бик үк яхшы түгел бит. Самолетта очканым да юк, эссе булуы да борчый. ИншәАллаһ, Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирер дип ышанам”, — дип, туганнарча сөйләшеп алды минем белән.
Хаҗга баруда әзерлек үтә торган бу дәресләрдә мөселманнарның барлык куркуларын җиңәргә тырышалар. Остазлары – Әбдеразак Ибраһим. Нәкъ менә ул республикада беренчеләрдән булып мөселманнарның хаҗ сәфәрен оештыруга ярдәм итә башлый. 30 елга якын шушы хезмәттә. Үзе белгәннәрне башкаларга да өйрәтә. “Дәресләрдә бөтен кагыйдәләрне өйрәтәм. Ничек киенергә, ничек йөрергә, кайчан кайда барырга кирәклеген аңлатам. Эсседән ничек сакланырга кирәклеге турында да сөйлим. Торак мәсьәләсе, юл турында, гомумән, хаҗиларны борчыган сорауларга җавап бирергә тырышам”, — ди ул.
Аллаһы Тәгалә каршында изге бурычларын үтәргә теләүчеләр өчен кыйммәтле бәяләр дә, дөньяда барган ыгы-зыгы да киртә түгел. “Иң беренче чиратта Аллаһтан куркырга кирәк”, — ди дин кардәшләребез. Изге сәфәргә китүчеләрнең иң өлкәненә 84 яшь. Рифкать абый Кәримуллин берничә ел элек үзе өчен хаҗ гамәлен кылырга башка дин кардәшен җибәргән булган. “Җәмәгатем Роза берничә ел бик каты авырды, аны тәрбияләп яшәдем. Бер тапкыр аңа: “Минем бик нык хаҗга барасым килә, ләкин син авырыйсың, сине ташлап китә алмыйм. Әйдә, минем өчен башка кешене җибәрик. Соңыннан син терелгәч, икәүләп барырбыз. Син терелә алмасаң, синең өчен мин барырмын”, — диде. Җәмәгатем вафат булды. Узган ел үзем өчен хаҗ кылдым, быел аның өчен хаҗ кылырга барам”, — диде аксакал. Барлык хаҗиларга да исән-имин күрешергә язсын дип, хәер-фатихасын әйтте.
Республикабыздан хаҗ кылучыларның беренче төркеме 17 августтан соң ерак сәфәргә кузгала. Аларга исән-имин барып җитәргә, Аллаһы Тәгаләнең зур гыйбадәтен үтәргә насыйп булсын. Раббыбыз хаҗларын кабул итсен.

Эльвира Хуҗина.