Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Хатын-кызга дөрес мөнәсәбәт нинди ул?
26.06.2019

Хатын-кызга дөрес мөнәсәбәт нинди ул?

Аллаһка шөкер, без хак диндә, Аллаһ динендә. Аллаһы Тәгалә безгә файдалы булмаган нәрсәне түгел, ә файдалы булган нәрсәне әмер кылды. Һәм аның өчен әле Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә безгә рәхмәтләрен дә бирергә вәгъдә бирде. Раббыбыз кушканнарны үтәгән кеше үзенә файдасын таба. Үтәмәгән кеше Аллаһ каршына баскан вакытта бары тик үзен генә гаепләсен. Шуңа күрә без Аллаһы Тәгалә разый булган, Коръәндә фарыз кылынган гамәлләрне генә үтәп яшәргә кирәклеген истә тотып яшәргә тиеш.

Аллаһы Тәгалә безгә соңгы Пәйгамбәр итеп Мөхәммәд Пәйгамбәрне җибәрде. Рәсүлебез кешене борчыган һәр сорауга да җаваплар биреп китте. Хәзер дөньялар үзгәрде, яңа технологияләр барлыкка килде. Тик Аллаһ белән адәм баласы арасындагы бәйләнеш, хатын-кызлар һәм ир-атлар, балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләр генә үзгәрми кала. Яхшы яхшы, яман яман булудан туктамый. Без бары тик Коръән кушканга таянып, Пәйгамбәребез сөннәте буенча яшәргә омтылырга тиешбез. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте шулкадәрле киң, әгәр дә ул нәрсәдәндер безне тыя икән, алмашка тагын да яхшырагын бирә. Мәсәлән, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нән сораганнар: “Элек без бәйрәмнәр уздыра идек. Анда хәрәм нәрсәләр дә юк иде”. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Алар урынына Аллаһы Тәгалә сезгә ике зур бәйрәм — Корбан гаетен һәм Ураза гаетен бирде”, — дигән. Бәйрәмнәргә килгәндә, хәзерге вакытта кайбер мөселманнар: “Башкалар бәйрәм иткәндә, бераз кушылырга да буладыр. Мәсәлән, 8 март бәйрәме. Тормыш иптәшеңә бу көнне чәчәк бүләк итсәң, нинди начарлыгы бар инде?” – дип саный. Икенче төркем мөселманнар исә моны хәрәмгә саный, “Исламда бу булмаган”, — дип, тегеләрне әрли башлый. Чынлыкта, хакыйкатьне гыйлем белән эзләргә кирәк. Галимнәр дә безгә бик күп җаваплар калдырган бит. Беренчесе, алдан әйтеп китүемчә, Аллаһ безне нәрсәдәндер тыйса, аны икенче хәләл нәрсә белән алыштыра. Әгәр дә без 8 мартта хатыныбызга: “Бу хәрәм”, — дип чәчәк бирмибез икән, алар: “Бөтен кешегә дә ирләре чәчәк бирә, миңа кая?” – дип сорамаячак. Чөнки исламда бу юк. Тик “ярамый” дип, без ул чәчәкне бу көнне бирмибез, ә башка көннәрдә бирәбезме соң? Юк. Димәк, мөселман хатын-кызларына башкаларга чәчәк бәйләмнәре бирелгәндә дә чәчәк булмый, башка көннәрдә дә. Ә бу дөресме? Юк, әлбәттә. Әгәр дә без 8 мартта хатын-кызларга чәчәк бирмибез икән, без аларны башка көннәрдә сөендерергә тиеш. Шул исәптән, балаларны да. Динебездә Яңа ел да, туган көн уздыру да юк. Башка балаларга бу көннәрдә бүләкләр күпләп тапшырылса да, мөселман балалары мәхрүм кала. Әле хак мөселманнар арасында Корбан һәм Ураза гаетләрендә дә гаиләсенә бүләк бирмәүче ирләр бар. Димәк, ел дәвамында хатын-кызларыбыз да, балалар да бүләксез кала. Пәйгамбәребез сөннәте буенча без бүләкләрне дусларыбызга да тапшырырга тиеш. Рәсүлебез бүләк бирүне яраткан. Шуңа да, көне буе пешерү плитәсе каршында торган, балалар белән шөгыльләнгән, өйне чис­талыкта тоткан хатыныңны бүләк биреп сөендереп тор, аны кая да булса ял итәргә алып барырга тырыш. Хатын-кызның өйдәге эшен күрергә өйрән.
Димәк, әгәр дә без күпчелек бәйрәмнәр диндә тыелган дип әйтәбез икән, гаиләбезне сөендерү өчен башка мөмкинлекләр эзлик. Моны һәркем үзенә кагыйдә итеп алсын иде.
Шулай ук үз хатыннарыбызга без нинди мөнәсәбәттә икәнлегебез турында еш уйланабызмы? Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) сөннәте буенча ир-егетләргә 4 хатын алу рөхсәт ителә. Бу Аллаһның кушканы, Ул безгә хәерлесен генә бирә. Күп кенә кешеләр, Исламны яратмаучылар, безнең диндә хатын-кызларны мыскыл ителгән, хокуклары тыелган итеп күрсәтергә тели. Боларга җавап итеп, безнең галимнәребез Коръән аятьләрен мисал итеп китерә. Анда күпхатынлылык турында да, хатын-кызның әтисеннән алырга тиешле мирасы турында да һ.б. да әйтелгән. Әгәр дә кешегә хатын-кызның исламда тоткан урыны, аның хокук­лары, аңа карата булган ихтирам турында галимнәр аңлатса, ул аны аңлаячак. Дөрес, бу җавапларны мөселман хатын-кызлары укыса, алар Исламда хатын-кыз патшабикә кебек икән дип аңларга мөмкин. Ә хатын-кызның иренә карата булырга тиешле хөрмәте, хатын-кызның бурычлары ничектер читтә кала. Монда да алтын урталыкны таба белергә кирәк. Коръәндә хатын-кызлар турында аерым сүрә бар. Аллаһы Тәгалә ир-атларга хатын-кызларга карата ихтирам белән карарга боера. Галимнәребез бу турыда бик күп китап­лар да язып калдырган. Кайбер илләрдә хатын-кызларны мыскыл итәләр һәм үзләрен мөселманнар дип атыйлар икән, бу аларга Ислам шулай куша дигән сүз түгел. Бу мондагы халыкның гыйлемсез икәнен генә күрсәтә. Динебездә хатын-кызлар белем алырга да хокуклы. Коръәндә: “Хатын-кызларның бурычлары белән бергә, хокуклары да бар”, — дип әйтелә. Аллаһы Тәгалә ир-атларның дәрәҗәсен күтәрсә дә, хатыннарыбызны кыйнарга, мыскыл итәргә хокук бирмәде. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Сезнең иң яхшыгыз – хатыннарыгызга карата яхшы булганыгыз”, — ди. Без Рәсүлебездән үрнәк алырга тиеш.
Хатыннарыбызга карата гына түгел, әниләребезгә дә хөрмәт турында онытмыйк. Һәр уңышлы ир-ат артында аның әнисе басып торганын да онытмыйк. Ә балаларга бүләкләр алып кайтканда, йортыңда улың да, кызың да бар икән, иң беренче чиратта, бүләкне кызыңа бирергә кирәк.
Хатын-кызларны гомер буе хөрмәтләп яшик, ә гүзәл затларыбыз үз бурычлары турында оныт­масыннар иде.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин,  Удмуртия мөфтие.