Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Хатирәләрне яңарттык
5.11.2020

Хатирәләрне яңарттык

Ростов шәһәрендә узган семинарга баргач, төрле өлкәләрдән килгән милли оешмалар вәкилләре белән очрашырга туры килде. Әлбәттә, беренче эш итеп, таныштык. Һәркем үз республикасы, үзе яшәгән шәһәре турында сөйләде. Шулчак миңа да чират җитте. «Мин — Удмуртиядән», — диюгә үк, семинарда катнашучыларның күпчелеге: “О-о-о, Калашников!” — дип, танышларын очраткандай җылы кабул иттеләр. Кайберәүләр Ижау, Михаил Калашников белән бәйле булган вакыйгаларны да исләренә төшереп, хатирәләрен яңарттылар. 10 ноябрьдә Михаил Калашниковның туган көне, аңа 101 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан берничә әңгәмәдәшемнең фикерләрен сезгә дә җиткерәсем килә.

Армен Оганесян — Волгоград шәһәреннән. “Михаил Тимофеевич Калашников безгә Сталинград сугышының 55 еллыгы уңаеннан 1998 елда килгән иде. Мин — әрмән иҗтимагый оешмасы җитәкчесе. Ул вакытта бик дәрәҗәле кунаклар булды бездә. Кунаклар арасында Михаил Калашниковны күргәч, хәйран калган идем. Аның белән якыннан танышу өчен, мин аны үземнең өйгә кунакка чакырдым. Ул бик теләп ризалашты. Аны кунак иттем. Ул үзенең әрмән дуслары турында сөйләде, кызыклы хәлләр турында сөйләшеп, бик күңелле утырган идек. Ул шундый хөрмәтле кеше булса да, гади, кешелекле, аралашырга яратучы, кызык­лы әңгәмәдәш иде. Үз яшенә караганда бик яшь күренә иде, аның энергиясе ташып торуына сокландым.
Удмуртиянең горурланырдай улы – Михаил Тимофеевич Калашниковы бар. Аның кебек талант иясе, оста коралчы әле тумаган. Кызганыч, үземнең сезнең шәһәрдә булганым юк. М.Т.Калашниковның сездә яшәве генә дә нинди зур бәхет?! Горурланырлык зур шәхес ул! Элек, СССР вакытында, 12 айның 7 ае командировкаларда үтте. Тик шулай да Америкада һәм Ижауда булганым юк икән. Алдагы елларга планга кертеп, аның музеен күреп кайтасы килә”, — дип сөйләде.
Сарытаудан Михаил Якубовка эш буенча 1996-2001нче елларда Ижауда 6 тапкыр булырга туры килә. “Глазовта да булганым бар. Аэропортыгызның шәһәрдән еракта булуы истә калган. Шәһәрнең Үзәк мәйданында Хөкүмәт йорты урнашкан. Янында гына кунакханә. Буа, яр буе күренеп тора. Бик матур күренеш! Елның төрле фасылларында булырга туры килде. Берсендә Яңа ел бәйрәменә туры килдем. Үзәк мәйданда боздан ясалган сыннарның ниндиләре генә юк?! Биналарның матурлыгына сокланып йөргән идем. Собор бик матур урында урнашкан. Оешма җитәкчесе буларак, “Ижмаш” заводына килә идем. Ике тапкыр Михаил Калашников бүлмәсендә булырга туры килде. Ул вакытта барысын да төшереп барырга цифрлы фотоаппаратлар, телефоннар юк иде. «Шунда аның белән фотога да төшмәгәнбез», — дип уйлыйм хәзер. Ул миңа автограф куеп, китабын, альбомын бүләк итте. Без аның белән рәхәтләнеп, бер-беребезне күптәннән белгән якын кешеләрдәй сөйләшеп утырган идек. Бик йомшак, тыныч, ачык йөзле, мөлаем, эчкерсез, киң күңелле кеше булып истә калган. Шул вакытта аның: “Мин автоматны сугыш өчен түгел, ә илне саклау өчен ясадым”, — дип әйткән сүзләре хәтеремдә саклана”, — дип хатирәләрен яңартты әңгәмәдәшем.
Михаилның әтисе — үзбәк, әнисе — татар. Наҗия исемле. Апаларына Нурия, Гөлшат дип исем кушканнар. Икетуган Мидхәт абыйсы Бөек Ватан сугышында Курск дугасында хәбәрсез югала. Аның хөрмәтенә русчалатып, Михаил дип исем кушканнар. Балачагы Үзбәкстанда, Төркмәнстан якларында узган. Татарларны аеруча хөрмәт итүе күренеп тора. “Сарытауда татарлар сан буенча өченче урында. Мин бигрәк тә Сабантуй бәйрәмен көтеп алам. Анда төрле милләт халыклары рәхәтләнеп бәйрәм итә. Чәкчәкне яратам. Сезне күргәч, Ижауга барып кайткандай, Михаил Тимофеевичны күргәндәй булдым”, — диде ул.

“Мин күңелем белән әле һаман Удмуртиядә”, –диде елмаеп, Мәскәүдән килгән Ольга Румянцева. “Ижауда мин быел август аенда булган идем. «Мәдәният һәм милләтара хезмәттәшлек үзәге» Удмуртиядәге “Камские дали” ял базасында яшьләр арасында каршылыкларны һәм милли конфликтларны профилактикалауга багышланган җәйге мәктәп уздырды. Мәктәп эшендә Удмуртия, Санкт-Петербург, Мәскәү, Пятигорск, Смоленск, Екатеринбург, Владимир, Ярославль, Казан һәм Калининградтан яшьләр һәм экспертлар катнашты. «Камские дали» ял базасы Ижау­дан ике сәгатьлек ераклыкта, Кама елгасының биек ярында, бик матур урман эчендә урнашкан. Аерым йортларда яшәдек. Ял итүчеләр бик аз иде. Биш көн без бу базаның хуҗалары булдык. Турбазаның хезмәткәрләре дә бик кунакчыл, ачык йөзле иделәр. Безнең төп бурыч – волонтерларны әзерләү иде. Катнашучылар — төрле шәһәрләрдән төрле милләт вәкилләре — бер-берсе белән Ижауга килгәч кенә таныштылар. Фикердәшләр командасын булдыру өчен без күп кенә интерактив уеннар оештырдык. Кама елгасы буйлап сәяхәт кылдык. Бик канәгать булып кайттык.
24 август көнне Ижауда булдык. Халыклар дуслыгы йортында узган чараларда катнаштык. Экспертыбыз — Мәскәүдән «Мәдәният һәм милләтара хезмәттәшлек үзәге» төбәкара иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ашот Айрапетян иде. Катнашучылар аннан “Ни өчен әлеге чараны уздыру өчен Удмуртияне сайладыгыз?” – дип сорадылар. “Безнең яшьләргә Россиянең бу искиткеч гүзәл төбәген, кешеләренең ачык, киң күңелле икәнлеген күрсәтәсебез килде”, — диде ул. Төрле төбәкләрдән килгән кунакларга оештыручылар, волонтерлар Удмуртиянең истәлекле урыннары, халкының мәдәнияте һәм традицияләре турында сөйләделәр. Шулай ук удмурт биюе, уеннары буенча мастер-классларда теләп катнаштык. М.Т Калашников музеенда булдык. Андагы тарих, хатирәләр, матурлык!!! Сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел! Барлык истәлекле урыннарда фотоларга төшеп, кунакчыл Ижау халкы белән рәхәтләнеп аралаштык. Безгә бик нык ошады, тагын очрашулар насыйп булсын”, — диде Ольга Румянцева.
Ижауда, республикабызда туып-үскән дөнья күләмендә танылган шәхесләребез шактый. Ростовтан мин шундый уйлар белән, республикабыз һәм аның кешеләре белән зур горурлык хисләре кичереп кайттым. Тыныч тормышта, булганның кадерен белеп, яшәргә язсын!

Гөлнара Вәлиева.