Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Халык ышанычы күпме тора?
18.10.2017

Халык ышанычы күпме тора?

Совет чорында миңа гомер буе җәмәгать эшләрендә актив катнашырга туры килде. Бу миңа кешеләр белән аралашуда зур тәҗрибә тупларга ярдәм итте. Җәмәгать эшләренең күңелгә ошаганнары да, бик ошап җитмәгәннәре дә була иде. Соңгысы рәтенә мин сайлауларда катнашуны кертер идем. Илдә идарә итүче бер генә партия (КПСС) булганда, сайлау дигән сәяси чараның мәгънәсе югала иде. Түрәләр бөтен кешене мәҗбүри рәвештә сайлау участокларына куарга дип күрсәтмә бирә торганнар иде һәм шул күрсәтмәләр үтәлделәр дә…
Илгә яңадан капиталистик система әйләнеп кайткач, без чын демократиянең нәрсә икәнен аз булса да аңлый башладык. Бу илдә төрле органнарга депутатлар сайлауда регионнар җитәкчеләрен яки ил җитәкчесен сайлауда күренде. Ниһаять, Рәсәйдә дә демократия алга киткән илләрдәге кебек төрле сәяси партияләр барлыкка килде һәм алар сайлауларда катнаша башладылар. Шатланырга гына кирәк кебек, менә бит демократиянең җимешләре! Ләкин тормыш күрсәткәнчә, алданрак шатланганбыз икән. Власть партиясе дип аталган сәяси партия барлыкка килде һәм башка партияләргә власть өчен көрәшнең мәгънәсез бер эшкә әверелүен күрсәтте. Власть партиясенә каршы ничек көрәшәсең инде? Аның кулында акча һәм административ ресурс! Соңгы ике сүздә бик зур мәгънә тупланган шул. Сайлаулар белән бәйләнгән нинди дә булса эшне башка партияләр күп акчалар түләп кенә (ә акчаны каян аласың?) эшли алганда, власть партиясе кайсыдыр түрәнең телефоннан бер шалтыратуы белән эшли ала? Кемдер, ә бит бер генә партия (КПСС) булган вакытта да нәкъ шулай була иде дияр һәм хаклы булыр.
Бу урында Россиянең элекке Премьер-министры В.С.Черно­мырдинның киная белән әйткән сүзләре хәтергә килә: “Бездә нинди генә партия оештырсаң да, нәтиҗәдә КПСС килеп чыга! Аның сүзләренчә Рәсәйдә җәмгыять чын демократия принциплары белән яшәргә әле әзер түгел. Нинди дә булса партия матди мәсьәләсен һәм оештыру мәшәкатьләрен чишкәндә, башкалардан күпкә өстен торырга, җәмгыятьне ышандырырлык көчле булырга тиеш.
Демократия чын-чыннан үс­кән илләрдә сәяси партияләр җәмгыятьтәге төрле катламнарның ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан төзеләләр. Мәсәлән, эре монополистик компанияләр партиясе, уртакул эшмәкәрләр партиясе, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре партиясе, христианнар, христиан-демократлар, социалистлар, “яшелләр” партиясе һ.б. Сайлау алдыннан партияләр законлы рәвештә үз фондларын булдыралар. Ләкин кемнедер сатып алу, ришвәт бирү рәвешендә түгел, ә рәсми рәвештә, тиешле документлар нигезендә. Хокук саклау органнары бу турыда белеп торалар.
Бездә дә бу мәсьәләдә тәртип урнаштырырга тырышу күзәтелә. Сәяси партияләргә, алардагы әгъзалар санына карап, үз эшләрен оештырырга бюджеттан акча бирелә. Ләкин кемгә, күпме бирелә, бу гади халык өчен “кара урман”…
Бездә кайсы партия җәм­гыятьтәге нинди катлам ихтыяҗ­ларын яклау өчен көрәшә дигән сорауга мин, шәхсән, җавап бирә алмыйм, чөнки мондый мәгълүмат беркайда да юк. Урамда теләсә кемне очратып сорау биргәндә дә, бу сорауга төгәл җавап бирүче булмас дип уйлыйм.
Сәяси партияләр бүген үз сос­тавларын ничек тулыландыралар, ничек итеп яңа әгъзалар кабул итәләр соң? Элек заводта эшләгәндә С.В.Баженов дигән бер танышымның “Бердәм Россия” партиясенә керергә тырышып караганын хәтерлим. КПСС таралгач, гариза язып, “Бердәм Россия” штабына китә бу. Ә аңа: “Без бит КПСС түгел, без әгъзаларны гаризалар ярдәмендә кабул итмибез. Чөнки КПССтан чыккан 12 млн. кеше иртәгә үк безгә гариза күтәреп киләчәк (һәркемнең дә бит түрә буласы, күп итеп акча алып эшлисе килә!) Аларның барысын да кабул итсәк, бездән бөтен дөнья көләчәк. Без бары махсус тәкъдимнәр нигезендә генә кабул итәбез әгъзаларны!” Ә махсус тәкъдимне кем бирә – әйтмәгәннәр. Шуннан соң танышымның партия әгъзасы булу теләге югалган, әлеге партиягә ышанычы җилгә очкан.
Ә ышаныч бүгенге көндә сәяси партияләр өчен генә түгел, ә бөтен җәмгыятьнең тотрыклылыгы өчен иң мөһим нәрсә. Ләкин соңгы вакытта сәяси партияләргә ышаныч минем танышымның гына түгел, ә күпчелек халыкныкы җилгә оча башлады бугай. Күп кенә регионнар башлыкларын һәм кайберләрендә закон чыгару органнарына депутатлар сайлау нәтиҗәләре шул турыда сөйли.
Агымдагы елның 10 сентябрендә үткән сайлаулар халыкның (ягъни сайлаучыларның) пассивлыгы буенча ил тарихында рекорд куйгандыр, мөгаен. Удмуртиядә сайлаучыларның 34,54 проценты гына сайлауларда катнашкан. Ләкин әле бу Рәсәй буенча иң түбән күрсәткеч түгел. Сахалин өлкәсендә бу сан 26,02%, Томск өлкәсендә — 25,78%. Ә иң югары процент Мордовиядә булган, анда сайлаучыларның 82%ы тавыш бирүләрдә катнашкан.
Сайлаучыларның сүлпәнлегенең сәбәпләре нидә соң? Иң беренче сәбәп, һичшиксез, илдәге түрәләрнең котырып баюлары, ә хезмәт хакына гына яшәүче гади халыкның һәм пенсионерларның матди хәле начарая баруы.
Моңа кадәр югары власть органнарының, җирле власть органнарының сайлауларда халыкка бирелгән вәгъдәләре кәгазьдә генә калдылар. Шуның нәтиҗәсе буларак, соңгы елларда узган сайлау­ларда катнашучылар саны кими бара. Гади сайлаучының фикере бик гади һәм аңлаешлы: барыбер түрәләр халык ихтыяҗлары турында уйламыйлар, кемгә генә тавыш бирсәк тә, безнең тормыш яхшырмаячак.
Мин үзем, шәхсән, бу фикерне хупламыйм. Әгәр сәяси партияләр актив эшләп, халыкка үз планнарын тиешенчә аңлатып, халык алдында ышаныч казана алсалар аларга ышаныч артыр һәм сайлауларга йөрүчеләр саны артыр иде. Ләкин чынбарлык тормышта боларның киресе генә килеп чыкты шул.
Хакимият илдә сайлауларның дәрәҗәсе кимүен күреп, ашыгыч чаралар күрергә мәҗбүр булды: сайлау бюллетеньнәреннән “барысына да каршы” (”Против всех”) дигән пунктны сызып ташладылар. Чөнки түрәләргә булган ышанычы кимүен халык шушы пункт аша белдерде.
Әгәр элек сайлауларда 50 проценттан ким сайлаучылар катнаш­са, аның нәтиҗәсе законлы дип табылмый иде. Хәзер бу закон да үзгәртелде – сайлауларга күпме генә сайлаучы килсә дә, ул законлы дип таныла. Монысы исә хакимият партиясенә файдалы. Чөнки сайлауларга халык аз килсә, “административ ресурс” кулланып, күпчелек тавышны җыю җиңелрәк.
Халык алдында сайлауларның дәрәҗәсе төшүнең тагын бер сәбәбе – ул аларның иң уңайсыз вакытта үткәрелүе. Сентябрь ае – бакчада эшләү, уңыш җыю ае. Бакчачылар уенда сайлау түгел.
Халыкта ышанычны акчага сатып алып булмый, дигән әйтем яши. Күрәсең, бу әйтем инде искергән…

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре.