Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Халык фикере искә алынырмы?
16.08.2018

Халык фикере искә алынырмы?

Пенсия яшен үзгәртү турындагы хәбәрләр соңгы вакытта газета-журнал битләреннән һәм телевидение экраннарыннан төшмиләр.
Пенсиягә чыгу яшен үзгәртүнең бер сәбәбе итеп түрәләр Рәсәйдә пенсиягә чыгу яше бөтен алга киткән илләр арасында иң түбәне дип күрсәтәләр. Бу чыннан да шулай. Үзәк газеталар кешенең кайсы илдә ничә яшьтә пенсиягә чыгуы турында махсус таблицалар бастырып чыгардылар. Ул таблицаларны кабатлап тору урынсыз булыр дип уйлыйм. Безгә башка нәрсәне искә төшерергә кирәктер. Эш һәм яшәү шартлары турында, мәсәлән. Кырым, Краснодар крае, Ставрополье һәм тагын берничә регионны исәпкә алмаганда, табигать шарт­лары яшәү һәм хезмәт өчен уңайсыз: озакка сузылган салкын кыш (дөньяның күпчелек илләрендә кышның, карның нәрсә икәнен белмиләр дә), язгы һәм көзге пычраклар һ.б., һ.б. Болар барысы да Рәсәйдә кеше сәламәтлегенә һәм аның хезмәткә сәләтлелегенә уңай тәэсир итмиләр. Шуңа да законлы пенсия яшенә җиткәнче сау-сәламәт булган кеше бик аз санда кала.
Советлар чорында пенсиягә чыгу яшен ирләр өчен 60 яшь, хатын-кызлар өчен 55 яшь дип билгеләгәннәр икән – бу юкка гына булмагандыр. Бүгенге пенсиягә чыгу яшен арттырырга теләүчеләрнең тагын бер аргументы – кешеләрнең пенсия яшенә җиткәч, лаек­лы ялга китәргә теләмәүләре. Мәсәлән, Удмуртиядә 2017 елда 100 меңгә якын пенсионер эшләвен дәвам иткән. Монда азмы-күпме дөреслек бар. Ләкин хикмәт кешеләрнең хезмәткә атлыгып-омтылып торуларында түгел, ә пенсия әз булу сәбәпле, бераз акча эшләп булса да тормышны яхшырту. Сер түгел, Рәсәйдә хезмәт хакы бик түбән һәм пенсиягә чыгучы гади кешенең үлемтеккә дә җитәрлек акчалары юк. Ә акча юклык — иң авыр проблема инде ул. Гади халык өчен дә, хөкүмәт өчен дә. Хөкүмәт белдерүенчә, пенсия яшен күтәрергә җыенуның төп сәбәбе – нәкъ менә Пенсия фондында акчаның җитмәве. Пенсия фонды ул һәр эшләүче кешенең хезмәт хакының бер өлеше фондны тулыландыруга китүдән җыела. Димәк, Пенсия фондында акча күп булсын өчен илдә рәсми хезмәт хакы алып эшләүчеләрнең саны бик күп булырга тиеш. Ә Рәсәйдә рәсми хезмәт хакы алып эшләүчеләрнең саны елдан-ел кими бара, чөнки узган гасырның 90нчы елларында булган кризис халык санының катастрофик рәвештә кимүенә китерде. Нәкъ шул елларда туган кешеләр хәзер актив хезмәттә булырга тиеш иделәр, ә аларның саны бик аз. Шуңа күрә Пенсия фондына да акча аз керә.
Акча азлыкның тагын бер сәбәбе – күп кенә шәхси фирмаларда хезмәт хакының конвертларда бирелүе. Конвертларда хезмәт хакы алучылар моның җинаять икәнен яхшы аңлыйлар, ләкин эш урынын югалтудан куркып дәшмиләр, шикаять-фәлән язмыйлар.
Ә бит илдә бу башбаштаклыкка каршы көрәшергә тиешле күпме оешмалар бар. Прокуратура, профсоюзлар, ФАС… алар моны күрмиләрмени? Барысы да бөтенесен дә күреп торалар. Тик закон бозучылар тикшерүче оешмаларга ришвәт биреп, авызларын ябалар. Шунысын да әйтеп үтү кирәктер, дөньяның кайбер илләрендә (билгеле инде, ярлы илләрдә) өлкәннәргә пенсия түләү бөтенләй юк, яки гражданнарның кайбер катламнарына гына түлиләр (хәрбиләргә, элекке дәүләт хезмәткәрләренә һ.б.) диләр. Патша Россиясендә дә хәл шулайрак булган. Хәрбиләргә, хокук саклау органнарында эшләгәннәргә, дәүләт хезмәтендәгеләргә һ.б., ә гади хезмәт халкы бу хокукка ия булмаган.
Хөкүмәт күргән чаралар нәтиҗәсендә соңгы елларда халык санының бераз артуы күзәтелә. Димәк, күпмедер елдан соң яшьләр ил икътисадына файда китерә башлаячак һәм Пенсия фондын да тулыландырырга мөмкин булачак.
Кайбер икътисадчылар белдерүенчә, Пенсия фондын тулыландыру өчен чыганаклар бар Рәсәйдә. Аларның берсе – прогрессив салым системасына күчү. Бу турыда сүзләр инде дистә елдан артык бара. Алга киткән кайбер илләрдә салымны шундый система белән түлиләр. Ә бездә хәерче дә, миллиардер да 13 процент салым түли. Имеш, әгәр байлардан күбрәк салым ала башласаң, алар акчаларын яшереп, бөтенләй салым түләмәячәкләр.
Белгечләр әйтүенчә, елга 70 млрд доллар акча чит илгә чыгарыла. Ул Рәсәй акчасы белән 4 триллион сумнан артык. Ул акчаларның барысы да хезмәт белән табыл­ганмы, әллә башка юл беләнме – бу турыда мәгълүматлар юк.
Бу турыда сүз чыккач, икътисадчылар шундый фикер әйтәләр: дәүләт ул чыганаклардан акча ала башласа да, ул акчалар бит Пенсия фондына түгел, ә бюджетка керәчәк, ә бюджеттагы акчаларны Пенсия фондына күчереп булмый, закон юк, диләр. Гафу, гафу, ә ул кирәкле законны тиз генә кабул итеп булмыймыни? Кирәк вакытта Дәүләт Думасы ашык-пошык чиле-пешле законнарны берничә көндә кабул итә ич!
Пенсиягә чыгу яшен үзгәртү турындагы закон проекты да кабул ителде бит шулай. Билгеле, соңгы укылышта проектка кайбер үзгәрешләр кертелми калмас.

Әнә бит Владимир Путин да бу хакта үз фикерен белдереп, законны халык фикерен искә алып кабул итәчәкбез, диде. Удмуртиядә “Бердәм Россия” партиясе бүлеге дә пенсия системасын камилләштерү буенча 50дән артык тәкъдим җыеп, аны Дәүләт Думасына җибәргән. Алар арасында пенсия яшен әкренләп күтәрү, эш урыннары булдыру, хезмәт хакын конвертта түләүгә, гражданнарны рәсми рәвештә эшкә алмыйча эшләтүгә чик кую, сәламәт яшәү рәвеше программасын кабул итү, медицина хезмәтен күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия гражданнар исемлеген карап чыгу кебек тәкъдимнәр бар.

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре.

2019 елда пенсияләр артачак

Россия Пенсия фонды хәбәр итүенчә, эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе индексациясе киләсе елда кимендә 7% тәшкил итәчәк.
Бу 2018 ел ахырында көтеләчәк инфляция күләменнән ике тапкыр артыграк.
“Пенсиянең күпмегә артуы кешенең пенсия күләменә бәйле. Бүген Россиядә уртача пенсия күләме 14,4 мең сум булса, 2019 елда ул якынча 15,4 мең сум булачак”, — диләр Пенсия фонды белгечләре. Индексация 1 гыйн­вардан уздырылачак.
Россия Хөкүмәте 2024 елда уртача пенсия күләмен 20 мең сумга җиткерү бурычын куя.