Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Халык дружиначылары арта
4.04.2018

Халык дружиначылары арта

28 мартта Удмуртия халык дружиналары эшенә хисап ясалды. Иҗтимагый тәртип сак­лау идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Селева сөйләвенчә, халык дружиналары сафына басарга теләүчеләр соңгы елларда арт­кан.

Башта “Кемнәр соң алар халык дружиналары?” дигән сорауга ачыклык кертик. Алар — үзләре теләп иҗтимагый тәртип саклау эшенә алынган кешеләрдән тупланган отрядлар. Хокук саклау органнары белән берлектә эшләүче бу отряд вәкилләре рейдларга чыгалар, кизү торалар, полиция хезмәткәрләренә җинаять ачуда булышлык итәләр.
“Удмуртиянең һәр районында халык дружинасы отрядлары бар. Барлыгы алар 69. Хокук саклау юнәлешендәге 3 иҗтимагый берләшмә эшли. Халык дружинасы сафында барлыгы 1166 кеше исәпләнә”, — ди Светлана Селева. 2017 ел йомгаклары күрсәтүенчә, күмәк эш алып бару нәтиҗәсендә 3500 административ хокук бозу очрагына чик куелган. Күпчелеге аларның юл йөрү кагыйдәләрен бозу белән бәйле. 92 җинаять ачыл­ган.
Халык дружиналары эшен үстерү, киңәйтү юнәлешендә дә күп эшләр башкарыла икән. Барлык муниципаль берәмлекләрдә дә дружиначылар өчен ташламалар каралган. Мисал өчен, алар җир, милек өчен салым түләгәндә ташламалардан файдаланалар, спорт чараларына бушлай йөриләр. Светлана Селева әйтүенчә, проблемалар да бар икән. “Күп кенә ташламалар турында документлар бар, ә гамәлдә кулланылмый. Әйтик, канун буенча, Ижауда дружиначы транспортта бушлай йөрергә тиеш, ә бу чынбарлыкта үтәлми”, — ди ул.
Халык дружина отрядлары әгъзаларын үзләрен дә квартал саен тикшереп торалар икән. Светлана Селева: “Чөнки тәртип саклау эшенә алынган дружиначыларның үзләренең дә тәртип бозган чаклары булгалый. Андый очракта мондый кеше бу эштән алына. Әйтик, юл йөрү кагыйдәләрен бозып, бер-бер артлы штрафка тартылучылар. Халык дружиначылары өчен даими укулар, курслар да үткәрелә. Методик әсбаплар бирелә”, — ди.
Ел саен халык дружинасы отрядларының иң яхшы хезмәткәрен билгеләү буенча конкурс оештырыла икән. Быел бу исемгә Можга һәм Игра районы дружиначылары ия булган.

Элмира Нигъмәтҗан.