Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Халыклар дуслыгы йортына -10 ел
6.09.2018

Халыклар дуслыгы йортына -10 ел

5 сентябрьдә Удмуртиянең Ижау шәһәрендә урнашкан Халыклар дуслыгы йорты үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмгә Россиянең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән кунаклар килде. Төрле милләтләрне берләштерүче бинаны төзү фикере белән күп кешеләр янып йөрсә дә, аны тормышка ашыручы Удмуртиянең Беренче Президенты Александр Волков булды.
Бүгенге көндә Халыклар дуслыгы йортында 36 милли оешма эшли, шул исәптән Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге, “Иман” татар яшьләре, “Ак калфак” оешмасы милләтебез өчен хезмәт куялар. Биредә төрле милләт бәйрәмнәре, семинарлар, проектлар язу дәресләре, “Зур этнографик диктант” һәм башка бик күп иҗтимагый эшләр башкарыла. Гомумән, милли эштә нинди генә сорау туса, ярдәм кирәк булса — Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре һәрвакыт ярдәмгә әзер! Удмуртия өчен толерантлык, үзара тыныч һәм килешеп яшәү үрнәге булып хезмәт итүче — Халыклар дуслыгы йортында хезмәт куючыларны юбилей белән котлыйбыз.

Милләтләрнең телен, мәдәниятен үстерү, тарихын өйрәнү, гореф-гадәт, йолаларын сак­лап калу өчен бөтен шартлар тудыруыгыз өчен зур рәхмәт!