Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - Халкың турында беләсеңме?
21.01.2021

Халкың турында беләсеңме?

Бөек татар халкын, бай тарихын,
Гасырлардан килгән мирасын
Калдырасы иде яшь буынга,
Һәрбер кеше барлап соклансын!
Гореф- гадәтләрне, җыр-биюне,
Сабан туен, Җыен, Нәүрүзен
Белсен иде җирдә һәрбер бала
Әнисеннән алган үз телен!

Әлеге сүзләр бүгенге көндә бик актуаль, чөнки үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр кеше үз гаиләсенең, туган җиренең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган. Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Кыскасы, безнең максатыбыз туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү.
Әнә шул нисбәттән, 17 гыйн­варда Сарапул шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә “Электрон” мә­дәният йорты белән берлектә “Татар халкы хәзинәләре” исеме астында интеллектуаль уен үткәрелде. Уенда Сарапул шәһәренең милли-мәдәни автономиясе әгъзалары катнашты. Алты раундтан торган уенда татар халкының тарихына, гореф-гадәтләренә, Удмуртия, Татарстан республикаларына ба­гышланган сораулар кертелгән иде. Катнашучылар үзләренең белемле, иҗади яктан сәләтле булуларын күрсәттеләр. Уен нәтиҗәләре буенча “Күбәләк” командасы, “Сандугач” командасын бераз гына арт­ка калдырып, җиңүче булды. Мондый уеннар халыкка нәрсә бирә соң? Беренчедән, халкыңның бай тарихын, гореф-гадәтләрен, көчен белергә ярдәм итә. Икенчедән, бу үсеп килүче буынга үрнәк. Әнә шундый уеннарга яшьләр, балалар тартыла башласа, димәк, эшләгән, куелган хезмәтләр юкка түгел!
Бүгенге көндә милли бәйрәм­нәребез, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре бирелеп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөр­мәт итә икән, милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә дигән сүз бит.

Рәфилә Рәсүлева.