Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Халкым белән горурланам!
16.03.2017

Халкым белән горурланам!

4 мартта Сарапул шә­һәренең “Электрон” мә­дәният сараенда “Халкым белән горурланам” исемле Габдулла Тукай әкиятләре буенча сәхнәләштерелгән концерт узды.

Ел саен әлеге мә­дәният сараенда концерт программасы белән чыгыш ясау — сарапуллыларның матур гадәтенә әйләнде. Агымдагы елда аның эчтәлеге, куелышы башка елларга караганда күпкә югары дәрәҗәдә иде. Концерт программасы олуг шагыйрь Габдулла Тукай әкиятләре геройлары чыгышы белән үрелеп барды. “Яшьлек” ансамбле халкыбызның гореф-гадәтләрен “Орчык бәйрәме”, “Кич утыру” күренешләрен сәхнә­ләштереп күрсәтте. Фойеда Сарапул шәһәре татарлары тарихыннан фотосурәтләр күргәзмәсе эшләде. Бәйрәмгә әйләнгән чарада Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фаил Исламгалиев, аның ярдәмчесе Роберт Рыбаков, Сара­пул шәһәре Яшьләр берлеге җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов катнашты. 20нче санлы гимназия укучылары чыгышы милли чараның ачышы булды. Араларында татар милләтеннән бер генә укучы булуга карамастан, алар халкыбызның биюләрен таң калырлык итеп башкардылар.
Ләкин әлеге дә баягы, залдагы тамашачыларның аз булуы күңелне төшерде. Ял көне булуга карамастан, милләттәшләрбез концерт­ка аз килгәннәр иде. Айлар буе вакытларын кызганмыйча, репетицияләргә йөргән өлкәннәребезне, яшьләребезне, милләте­безне хөрмәт итмәүнең бил­гесе шул буладыр инде. Ә килгән тамашачылар исә чын күңелдән, халкыбыз белән горурланып, сәхнәдә чыгыш ясаган үзешчән артистларга кушылып җырлап утырдылар.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.