Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Фәтхуллиннар үрләр яулый
15.11.2018

Фәтхуллиннар үрләр яулый

Сарапул шәһәрендә спортчылар күп. Аллаһка шөкер, уңышлары да сөенерлек.
“Баһадир” (“Богатырь”) спортзалы “ЗИО” мә­­дәният йортына те­рәлеп урнашкан. Анда рес­публикабызның атказанган тренеры Николай Коростин 35 ел тренер булып эшли. Ул Сабантуйның баш хөкемдары да әле. Пауэрлифтинг, армрестлинг буенча чын спортчылар тәрбияләде: Руслан Нигъмәтуллин – 2001 елда дөнья чемпионы, Рөстәм Камаев – 1997 елда Россия буенча ярышларда бронза алды, Илдар Гыйльфанов – 2000 елда Россия чемпионы, Алексей Мәхмүтов – 7 тапкыр Россия, 2 тапкыр дөнья чемпионы, Руслан Нәбиев – дөнья чемпионы.
Спортзалда йөзгә якын төрле спорт тренажерлары бар. Остазның кулы астында 20 спортчы шөгыльләнә. Мин килгәндә, спортзалда ике бертуган: Рамил белән Рөстәм Фәтхуллиннар шөгыльләнә иделәр. “Әйбәт, тырыш егетләр, югары күрсәткечләргә омтылалар”, — ди алар турында тренерлары. Рамил – I категорияле спортчы, узган ел кул көрәше буенча Можга шәһәрендә яшьләр арасында үткәрелгән ярышта 1нче урын алган. Хәер, бүгенге көндә иң мөһиме — аларның җиңүләрен санап утыру түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше алып баруларына сөенергә кирәктер.
Үзләренең татар миллә­теннән булулары белән горурлана егетләр. Алар белән сөйләшкәч, шундый нәтиҗәгә килдем мин. “Кечкенә чакта әбием безгә көн саен татарча китаплар укый иде, үзе гел татар телендәге тапшыруларны, концертларны карый. Без гаиләдә гел туган телебездә сөйләшәбез”, — ди Рамил. Баһадирдай егеткә 17 яшь, Сарапулның машина төзелеше техникумының II курсында укый. “Дәресләрне калдырмыйм, шартлар бик кырыс. Укымасаң, ел ахырында имтиханны биреп булмый”, — ди ул.
Буш вакыты бөтенләй юк аның. Дәресләрдән соң атнасына 3 тапкыр шәһәрнең бер башыннан икенче башына спортзалга йөри. Әле машина йөртү хокукына ия булу өчен кичләрен шоферлар әзерләүче мәктәпкә йөри. Җәйге ялларын да буш уздырмый икән, узган ел төзелештә эшләгән. Шәһәрнең 2нче мәктәбендә укыганда, түгә­рәккә йөреп, баянда уйнарга да өйрәнгән. Өйдә татар көйләрен уйный. “Төнге клубларда йөреп, яшьлегемне заяга уздырасы килми. Бөтен нәрсәгә дә бары тик үз көчем белән ирешәсем килә”, — ди, гаиләдә һәр­кемнең бар нәрсәгә тырышып ирешкәннәрен күреп үскән Рамил. Алма пеш, авызыма төш, дип утырмый.
Абыйсы Рөстәмгә 19 яшь. Ул юридик колледжның III курсында янгын куркынычсызлыгы технигы һөнәрен үзләштерә. Спортзалга энесе белән бергә ике ел йөриләр. Икесе арасында туганлык хисләре дә, тормышны яратулары да бик көчле. Әнә шундый өметле яшьләребез булганга сөенәм мин. Уңышлар аларга.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.