Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Фәрит Губаев: «Халык ихтыяҗларын канәгатьләндерүне дәвам итәчәкбез»
22.10.2020

Фәрит Губаев: «Халык ихтыяҗларын канәгатьләндерүне дәвам итәчәкбез»

Сайлаулар үтте. Депутатлар үз вазифаларын үтәүгә керештеләр. Алар иң элек Шәһәр думасы рәисе — «ЖРП №8» генераль директоры, 9 нчы Январь округы депутаты Фәрит Губаевны сайладылар. Аның өчен сессиядә катнашкан 34 депутат тавыш бирде. Депутатларга мөрәҗәгать итеп, Фәрит Губаев: «Ижауның үсеше өчен яңа идеяләр эзләргә, аларны тормышка ашырырга, эшнең яңа форматларын табарга кирәк булачак. Безнең алда 2021 елга Ижау шәһәре бюджетын кабул итү бурычы тора. Бу җитди бурычны без Республика җитәкчелеге, Ижау шәһәре хакимияте ярдәме белән бергә хәл итәчәкбез. Безнең алда муниципаль бюджетны тулыландыру һәм нәтиҗәле файдалану өчен шартлар тудыру бурычы да тора», — диде.
13 октябрьдә депутатлар Ижау Шәһәр думасының барлык алты даими комиссиясе рәисләрен сайладылар. Бюджет һәм финанс буенча даими комиссия рәисе — Кирилл Чечин, икътисади сәясәт, сәнәгать һәм эшкуарлык буенча комиссия рәисе — Дмитрий Никонов, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе — Ярослав Балобанов, территорияне үстерү, шәһәр төзелеше, җир төзелеше һәм экология мәсьәләләре буенча комиссия рәисе — Игорь Стыценко, социаль сәясәт буенча комиссия рәисе — Бахруз Гумбатов, җирле үзидарә, мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр комиссиясе рәисе Алексей Гарипов булды. Шушы форсаттан, Ижау Шәһәр думасы рәисе, милләттәшебез Фәрит Илдус улы Губаев белән очрашып, җылы әңгәмә кордык.

— Фәрит әфәнде, Сезне Ижау Шәһәр думасы рәисе булып сайлануыгыз белән котлыйбыз. Шәһәр думасында сез — яңа кеше. Дума рәисе буларак, беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәчәксез?

— Мин беренче тапкыр Шәһәр думасына Марат Габделхәй улы Әүхәдиев киңәше белән депутатлыкка кандидат булып бардым. Марат Әүхәдиев — минем өчен бик кадерле, хөрмәтле шәхес, сәяси яктан да, һөнәри яктан да остазым. Без аның белән округыбыз халкын борчыган мәсьәләләрне дә бергәләп чиш­тек. Марат Габделхәй улы – депутат, ә мин ул чакта «ЖРП №8» директоры идем. Элек йорт­лар шәһәр торак идарәсенә (ГЖУ) бәйле иде. 2006 елда күчеш чоры башланды — фатир хуҗаларына идарәче компанияне сайлап алу мөмкинлеге бирелде. Шул вакытта сайлаучыларның бик күп сораулары туды. Марат Әүхәдиевкә округында яшәүчеләр генә түгел, шәһәрнең төрле почмакларыннан торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча еш мөрәҗәгать иттеләр. Тик без Буммаш районында урнашкач, башта күпчелек аларны алабыз дип, калганнарны кабул итмәдек. Марат Әүхәдиев депутат булган чакта, аңа подвалларны су баса, йорт­лар, подъездлар ярым җимерек хәлдә, түбәләрдән су ага, ишек-тәрәзәләр ватык дип зарланучылар күп булган. Һәм шул вакытта ул миңа: «Әйдә, Фәрит, бергәләп эшлик әле. Син — идарәче компания җитәкчесе, мин депутат буларак халыкка ярдәм итә алачакбыз», — диде. «Удмуртия чәчәкләре» оешмасы директоры һәм депутат буларак, ул территорияләрне матурларга, яңартуга зур игътибар бирде. Шулай итеп, кулга-кул тотынып эшли башладык. 2010 елдагы сайлауда икебез дә депутталыкка уздык. Тавышлар санына карасаң, нәтиҗәләр шәһәр буенча алгы урыннарда иде. Округта яшәүчеләрнең миңа зур ышаныч белдерүләренә гаҗәпләндем дә, шатландым да. Мактанып әйтүем түгел, районда яшәүчеләр үзләре үк нинди үзгәрешләр барлыгын күреп беләләр бит: элек нинди иде дә, хәзер ниләр эшләнде. Шуннан соң инде 3 тапкыр депутат булып сайландым. Быел да конкуренция зур, көндәшләр көчле иде. Без һәрвакыт тавыш бирүчеләребез каршында ачык: «Әгәр яхшы яшәргә телибез икән, бердәм тавыш бирүдә катнашырга кирәк», — дибез. Идарәче компания – ул үтәүче оешма. Депутатның бурычы — сайлаучы белән турыдан-туры эшләү. Шулай Марат Әүхәдиев белән бергәләп, уртак тырышлык белән сайлаучыларны борчый торган проблемаларны хәл иттек.

— Депутатлар корпусы үз алдына нинди бурычлар куя?

— Депутатлар бик кыю. Узган чакырылыштан — 15 депутат, калганнары — яңа кешеләр. Алар белән дә якыннан танышып чыктым. Депутатлар үзләрен күрсәтү өчен түгел, ә шәһәребезнең үсешен кайгыртып, тормышыбызны уңай якка үзгәртү планнары белән килгәннәр. Шәһәребезне яңартырга кирәк, аның белән горурланырлык булырга тиеш. Ул вакытта яшьләр дә читкә кит­мәсләр.

— Әйткәнегезчә, алда 2021 елга шәһәр бюджетын формалаштыру бурычы тора. Шулай ук Рес­публика Башлыгы Александр Бречалов үзенең бер чыгышында: «2021 елда Ленин районына зур игътибар биреләчәк», — дигән иде. Бюджет формалаштырганда бу сүзләр исәпкә алыначакмы?

— Мин һәр районны да тигез күрәм. Бүгенге көндә «Җәяүле Ижау» («Пешеходный Ижевск») проекты кысаларында һәр районда булып, алга таба кайда ниләр эшлисен барлыйбыз. Проектның максаты — шәһәрдә яшәүчеләрнең тәкъдимнәре нигезендә 2021-2025нче елларга Ижауда тротуарларны ремонтлау буенча программа эшләү, ахыр чиктә — Ижау­да сыйфатлы җәяүлеләр юлын булдыру. Халык та бу эштән читтә калмый, алардан 300дән артык тәкъдим килде. 2021 елда төзекләндереләчәк тротуарлар исемлеге якын арада төзеләчәк. Барлык районнарны да йөреп чыктык. Узган 5 елда юллар чагыштырмача яхшырды. Ә менә кварталара юллар һәм тротуарлар кайбер урыннарда бик начар хәлдә. Әгәр кемдер үзләре тирәсендәге юлларының торышыннан канәгать булмаса, бу хакта депутатларына хәбәр итәргә тиеш. Ленин районы буенча әйтәсе килгән сүзем шул: анда Евгений Драгунов исемендәге бик матур парк төзелде. Биредә ял да итәргә, күңел ачу чаралары да уздырырга була. «Локомотив» стадионында эшләр башланды. Ижауда 60 меңләп татар яши. Аларга җыелу өчен милли-мәдәни үзәк булырга тиеш. Бу сорауны хәл итүгә кулымнан килгәнчә ярдәм итәчәкмен. «Татар базары бистәсе» дигәне генә дә ни тора бит?! Бу хакта хәтта мәзәк тә бар. Казан татары белән Ижау татары очрашкач, танышалар икән.
– Син кайдан?
— Казаннан. Ә син кайдан?
— Ижаудан.
— Кайдан, кайдан?
— «Татар базарын» ишеткәнең бармы? Шуның янында урнашкан ул.
— Әәә… беләм анысын.
Бу, чынлап та, шулай. «Татар ба­зары»н барысы да белә, хәтта казанлылар да.

— Депутат — гражданнарны кабул итәргә, сайлаучыларның хатларын, мөрәҗәгатьләрен карап, аларга җавап бирергә тиеш. Шәхсән сезгә нинди проблемалар һәм сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?

— Пандемия башланган чорда халык бик курка иде. Дөресен әйткәндә, башта үзем дә бик курыктым. Безнең тармакта эшне туктатып булмый. Башта бик күп шалтыратулар булды, хәтта дис­петчер хезмәтендә дә волонтерлык бүлеге ачтык. Кай­берәүләр кибеткә, даруханәгә чыгарга куркабыз, балалар читтә, еракта, монда ярдәм итүче беркемем дә юк; аякны сындырдым, этне урамга алып чыгарга иде дип шалтыраттылар. Хәзер тынычрак. Кабул итү бүлмәбез Воткинское шоссе, 66 нчы йорт адресы буенча урнашкан. Дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә — 9.00-12.00, чәршәмбе 10.00-19.00 сәгатькә ка­дәр ишекләребез ачык. Безнең телефон: 44-02-62. Электрон адрес: ponomarevajg@mail.ru. Безгә торак-коммуналь хуҗалыкка кагылыш­­­­лы теләсә-нинди сорау белән мө­рәҗәгать итәргә мөмкин (капиталь һәм агымдагы ремонт, квартплата түләүләре, урамнарны яктырту, юлларны һәм тротуарларны асфальтлау, балалар мәйданчыкларын урнаштыру). Шулай ук бушлай юридик ярдәм дә күрсәтәбез.
Пандемия чорында Удмуртиянең күп кенә депутатлары һәм эшмә­кәрләре кебек үк «ПоддЕРжка» акциясендә катнаштык. Үзем дә волонтер булып эшләдем. Мәсәлән, азык-төлек илткән бер гаиләдә өч бала иде. Әти-әниләре вакытлыча эшсез калганнар. 25 килограммлы азык-төлек тартмасын алгач, бик шатландылар.
Тирә-юньдә өлкән яшьтәге кеше­ләр дә күп. Ветераннар турында кайгырту, балалар уен мәйданчыкларын булдыру һәм реконструкцияләү, мәктәпләргә, мәктәпкәчә учреж­де­ниеләргә ярдәм күрсәтү – эшемнең юнәлешләре. Мин һәрвакыт округтагы вакыйгаларны күз уңында тотарга тырышам.

— Фәрит Илдусович, туган ягыгыз, үзегез турында да сөйләп китегез әле. Белүемчә, сезнең тамырлар Әбделмән авылына килеп тоташа. Авылыгызның юбилее уңа­ен­нан авыл тарихы турында күп мәгълүмат җыелган. Кече Пурга районындагы бердәнбер татар авылы турында китап чыгарырга теләмисезме?

— Әбделмән авылы тарихы бик кызыклы. Ул — әти-әнием туып-үс­кән авыл, минем балачагым әби-ба­бай янында, шунда үтте. Әнием Сәүдә Фатыйх кызы 7нче сыйныфны шунда тәмамлаган. Аннан Глазов һәм Сарапул сәүдә уку йортларын тәмамлаганнан соң, гомерен сәүдәгә багышлап, Кече Пурга Үзәк универмагы (ЦУМ) директоры вазифасына кадәр күтәрелде. Әтием Илдус Вәли улы гомере буе тракторчы булып эшләде. 1973 елда “Иң яхшы мелиоратор” исеменә лаек булган һәм “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнгән. Әбделмәннең тарихы бай. Кешеләре дә батыр, эшчән булганнар. Аларның сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары турында ишеткәч, күңелем тетрәнде. Без абыем Илдар Гомәр улы Кәримов белән киләчәк юбилейны да зурлап уздырырга планлаштырабыз, алда 2 ел вакыт бар. Авылыбыз һәм авылдашларыбыз белән бик тә горурланабыз. Әлбәттә тарихын өйрәнергә, белергә, сакларга кирәк, китап та чыгарга тиеш.
Үзем 1966 елда Кече Пургада тудым. Эш сөючән гаиләдә үскәнгәме, гади авыл малае буларак, бернинди эштән дә куркып тормадык, бәрәңгесен дә утадык, җирен дә казыдык, көтүен дә көттек. Әби-бабай безнең белән татарча сөйләшә иделәр. Безнең әти удмуртча да аңлый иде. Мин дә аңлыйм, тик татарча белүем белән мактана алмыйм.

— Әби-бабай янында үскәч, татар милли ашларына да битараф түгелсездер?

— Татар милли ашларына килгәндә, ит бәлешен бик яратам. Безгә әни юка камырлы итеп, зур ит бәлеше белән сыйлый иде. Шәңгәне дә кечкенә итеп түгел, таба тутырып, зур һәм калын итеп, бәрәңгесен күп итеп салып пешерә иде. Хатыным да пешекче, ул да бәлеш пешереп карый, тик әнинеке кебек үк килеп чыкмый. Ә чәкчәкне әби пешерә иде. Ул аны вак итеп, борчак шикелле кызыл кәнфитләр белән бизәп ясый иде.

— Газета укучыларга теләкләрегез?

— Пандемия аркасында туган авыр вакытларда һәммәбезгә дә сабырлык, сәламәтлек, исәнлек-саулык телим. Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк! Балаларыбыз һәрчак яныбызда булсын. Безне онытмасыннар, бер-беребезгә ярдәм итешеп яшәргә насыйп итсен!
— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Фәрит Илдусович! Алга таба да очрашулар насыйп итсен!
Үз чиратымда мин дә Фәрит Илдус улына һәр елны үз округын­да яшәүче татарларга «Яңа­рыш»ы­бызны яздырып бүләк итүе өчен зур рәхмәтебезне белдердем. Ул алга таба да бергә кулга-кул тотынып эшләргә вәгъдә итте.

Гөлнара Вәлиева.