Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Фәридә Рәхмәтуллина:“Кешеләрне шатландыру — үзе бәхет”
18.06.2020

Фәридә Рәхмәтуллина:“Кешеләрне шатландыру — үзе бәхет”

Бүгенге базар икътисады шартларында кеше акча эшләргә, үз эшен җәелдереп җибәрергә омтылган заманда кайбер кешеләрнең хәйрия эше белән дә шөгыльләнергә вакыт табуы мактаулы һәм сокландыргыч күренеш. Кемдер җитди авыру белән җәфа чигеп, еллар буена хастаханәдә дәваланучыларга акча җыярга ярдәм итә, аларга төрле күңел ачу чаралары оештыра, кем картлар, балалар йортларындагы ятимнәргә булыша. Без андый волонтерлык эше белән шөгыльләнүче милләттәшләребез турында газета битләрендә язып торабыз.
Быелгы коронавирус эпидемиясе вакытында волонтерларга мохтаҗлык икеләтә артты. Үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, халыкка ярдәм күрсәткән волонтерлар аеруча ихтирамга лаек. Шундый милләттәшләребезнең берсе — Фәридә Рәхмәтуллина. Фәридәгә 19 яшь. Ул быел Ижау дәүләт медицина академиясенең беренче курсын тәмамлый. Удмуртиядә «Бердәм Россия» партиясе «Поддержка» проектын башлап җибәрү белән, Фәридә проектка кушылган. Мондый проект барлыгын ул студентлар отряды комиссарыннан белә. Фәридә аңа әле көзен үк мөрәҗәгать итеп, җәйге каникулда проводник булып эшләргә теләге булуын белдергән. Тик үзизоляцияләү режимы кертелү сәбәпле, бу эш туктатылган. Башта Фәридә акция кысаларында мохтаҗлар өчен беренче кирәк-яраклар тутырылган махсус тартмаларны тарату эшендә катнашкан. Ул: “Проект буенча бик күп шалтыратулар кабул ителә. Без кешеләргә, шушы азык-төлек җыелмаларының кирәкме-юкмы икәнлеген ачыклау өчен һәрберсенә шалтыратып утырдык. Бу бик җиңел түгел. Кешеләрнең матди хәлен сорарга, уңайсыз сораулар да бирергә туры килде. Шалтыраткан кешеләр арасында төрлесе очрый, дорфалары да була. Кайберәүләр ачылып китеп, үз язмышларын сөйли башлыйлар. Һәм, әлбәттә, һәркемгә ярарга, тынычландырыр, юатыр өчен җылы сүз табарга, тыңларга, аларның тормышын үзең аша үткәрергә кирәк. Өлкән яшьтәге бер хатын-кызның шалтыратуы истә калды. Аның улы, ә улының өч баласы бар икән. Иң кечкенә улын тапканда, килене комага киткән, анда шикәр диабеты булган. Хәзер аның сәламәтлеге яхшырган. Тик улы пандемия аркасында эшсез калган, ә ипотека, кредитлар түләргә кирәк. Ул әнисенә шалтыратып, башка болай яши алмавын, үзләренең тәмам чиккә килеп терәлүләрен әйткән. Әнисе аны тынычландырган, үзе ярдәм итәргә алынган һәм бөтен пенсия акчасын улына кредит түләү өчен бирә башлаган. Ә үзе урамга чыгып, үзенә ризык эзләргә мәҗбүр булган. Бу хәл
минем күңелемә бик нык тиде, әлегә кадәр оныта алмыйм. Әлбәттә, аңа шул ук көнне азык-төлек җыелмасы илттек.
“Медицина академиясенә укырга керү дә, анда белем алу да бик җиңелдән түгел, дәресләргә әзерләнергә вакытың каламы?” — дип кызыксынам Фәридәдән. «Мин Кизнерда туып үстем, мәктәпне анда тәмамладым. Әнием: «Гаиләдә медицина хезмәткәре булырга тиеш”, — дигәч, “Ни өчен булмаска тиеш, — дип уйладым һәм мәктәптә бар тырышлыгымны биреп укып, балалар табибы булырга медицина академиясенә кердем. Хәзер 1нче курсны тәмамлау алдында, имтиханнар тапшырам. Соңгы имтихан 29 июньдә булачак», — дип сөйли. “Нигә волонтерлык эшенә алынырга булдың?” — дип тә кызыксынам Фәридәдән. «Биредә төрле курслардан булачак медиклар күп. Мин монда бик күп кызыклы кешеләр белән танышам. Миңа алар белән аралашу, киңәшләр алу бик файдалы.
Күптән түгел мине шушы “Поддержка” колл-үзәгенең җитәкчесе итеп билгеләделәр. Хәзер проект
үзгәртеп корылды. Азык-төлек җыелмасы юк инде, чөнки алар башка ярдәм чаралары буенча бара. Әмма без адреслы ярдәм күрсәтүебезне дәвам итәбез. Дарулар алып кайтабыз, документларын рәсмиләштерүдә булышабыз, эшкә урнашырга ярдәм итәбез. Кулдан килгәнчә булышабыз.
«Ярдәмегез өчен рәхмәт», — дип шалтыратып әйтәләр. Шул чакта аеруча күңелле. Кешеләрне сөендерү — үзе бәхет бит ул. Бу проект даими форматка күчәчәк. Әлбәттә, мин монда эшләвемне дәвам итәчәкмен.
Кешеләргә ярдәм итү миңа бик тә ошый. Имтиханнарымны биргәч, әни янына кайтып, бераз ял итеп, аңа булышып киләм. Дусларымны да бирегә чакырам. Монда төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләре волонтерлык белән шөгыльләнәләр. Безнең фикерләребез уртак, идеябез бер. Мин алар белән аралашу мөмкинлеге булуына шат, монда бик зур тормыш тәҗрибәсе алам. Коронавирус авыруының тизрәк бетүен телим. Без аны җиңәрбез, элеккечә иркен, матур итеп яшәрбез дип ышанам”, — ди Фәридә Рәхмәтуллина.
Фәридәнең әнисе Люция ханым кызының кешеләргә булышуын бик хуплый. “Изге эш үзеңә кире әйләнеп кайта, кешеләргә ярдәм кулы сузарга авырсынмаска кирәк”, — ди. Люция апа үзе Кизнер поселогының почта бүлегендә эшли. «Районда 1280ләп татар яши. Татарлыкны өлкәннәрнең генә саклавы, телебезнең сүнеп баруы борчый. Районда татар гореф-гадәтләрен, телен саклаган Борнак авылы гына бар. Анда да яшьләр аз. Ул авылдан 10лап кеше “Яңарыш” газетасына яздырса, Кизнерның үзеннән бер-ике генә кеше», — ди. Удмуртия җирлегендә күңелләрендә татарлыкны саклап яшәүче милләттәшләбезне очрату, алар белән аралашу бик тә сөенечле.

Элмира НИГЪМӘТҖАН.