Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Фәридә апа кебекләр сирәк
4.10.2018

Фәридә апа кебекләр сирәк

Ижау шәһәренең 10нчы мәктәбендә татар теле укытучысы Фәридә Фрунзе кызы Кашапова белән тыгыз элемтәдә торам. Ул уздырган ачык дәресләргә, аның фикерләренең тирән, мәгънәле булуына сокланам. Удмуртия Республикасының мәгариф отличнигы Фәридә Фрунзе кызы Кашапованы мин ерак арага йөгерүче спортчыга охшатам. 90нчы еллардан бирле бүгенге көнгә кадәр ул татар сыйныфларын җитәкли, руслашып беткән балаларда ана теленә мәхәббәт тәрбияли, милли үзаң уята. Аның кебек 28 ел буе берөзлексез милли йөкне тарткан татар теле укытучылары республикабызда юк дип әйтсәм дә, ялгыш булмас. Фәридә ханымны башкалар кебек милли мәгарифтәге үзгәрешләр дә, туган телнең әти-әниләр ихтыярына гына калдырылуы да куркытмады. Киресенчә, аның укучылары Казан шәһәрендә фән олимпиадаларында мактаулы урыннар яулап кайталар, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе оештырган чараларда актив катнашалар, “Яңарыш” газетасына язылалар, газета белән тыгыз элемтәдә торалар, иҗади эшләрен редакциягә юллыйлар. Укучылары аның турында: “Фәридә апа кебекләр сирәк”, — диләр. Укытучылар көне уңаеннан Фәридә Кашапова белән әңгәмә кордык.
— Фәридә Фрунзевна, гаиләгез, хезмәт юлыгыз белән таныштырып китегез әле.
— Мин үзем Мукшур авылыннан. Арча педагогика көллиятен тәмамлап кайткач, бер ел Тәбәрле авылында эшләдем. Мәктәпне, балаларны яратуымны аңлагач, Казан университетының татар теле бүлегенә укырга кердем. Хәләл җефетем Фәнил Тәбәрледә пионер лагеренда эшләгәндә мине күреп, гашыйк булган. Аннан безнең авыл­га килеп йөри башлады. Сокман авылында (Фәнил шул авылныкы) укытканда, кайту юлымда аның әбисен очрата идем. Минем янга килә дә: «Ий, кызым, безнең улыбыз сине күрми микәни?» — дип әйтә иде. Ул вакытта без Фәнил белән йөри идек инде. Аның белән бергә гомер итүебезгә дә тиздән 40 ел булачак. Бер-беребезгә терәк булып, аңлашып яшибез. Ике ул үстердек.
— Ә сез Ижау шәһәренә ничек килеп чыктыгыз?
— Балабызга җиде яшь тула иде, аның икенче авылга йөреп укуын теләмәдек. Унъеллык мәктәбе булган берәр зур авылга, я булмаса район үзәгенә китәргә кирәк, дигән уй башыбызга керде. Ирем Фәнил: «Я Ижау, я Можга шәһәре», — диде. Шулай итеп, Ижауны сайладык. Башта балалар бакчасында эшләдем. 1990 елларда милләтләргә ирек бирелә башлагач, мәктәпкә барырга уйладым. 10нчы мәктәпкә килгәч, мәктәп директоры Елена Аркадьевна биш куллап риза булды. «Милли сыйныфлар ачабыз икән, ныклап тотынабыз, «галочка» өчен генә булырга тиеш түгел», — диде ул. Мин татар мәктәпләре өчен әзерләнгән белгеч булгач, мине шунда ук белемемне күтәрергә Казанга җибәрде.
— Ижау шәһәре мәктәпләрендә татар сыйныфы беренчеләрдән булып сездә ачылды. Бүгенге көндә күп кенә мәктәпләрдә татар сыйныфлары ябылып беткәндә дә, сез татар сыйныфларын саклап киләсез. Сере нидә?
— Мин беренче чиратта моны мәктәп җитәкчеләренең ярдәме дип уйлыйм. 10нчы мәктәпнең директорлары татар теленә һәрвакыт уңай фикердә булдылар. Шулай ук директор урынбасарлары да татар телен саклау өчен тырыштылар. Сер түгел, беренче сыйныфка язылганда әти-әниләр укытучыны сайлыйлар. Башлангыч сыйныфларның завучы — Венера Фәритовна Гобәйдуллина. Ә аны әти-әниләр яраталар. Шуңа күрә татар сыйныфын җитәкләүне еш кына үзенә ала иде. Ул улын да татар сыйныфына укырга бирде. Сыйныфтан тыш тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кадерия Рифкатовна белән бергә укучыларны конкурсларга, ярышларга әзерлибез.
Быелгы уку елында югарыдан шалтыратып, әгәр без татар теле сәгатьләрен кыскартсак, татар теле укытучысы нәрсә югалта, дип сораганнар. Безнең мәктәп җитәкчеләре: «Без татар телен кыскартуга риза түгел, болай да 3 сәгать кенә бит инде ул», — дип җавап биргәннәр. Тик быел беренче татар сыйныфы ачылмады. Сәбәбе дә бар. Беренче сыйныфта укыту челтәрендә дәресләр 21 сәгать каралган. Ул барлык фәннәргә бүленеп бетә. Без башка фәннәр хисабына керсәк, законны бозабыз. Беренче сыйныфта факультатив сәгатьләр дә каралмаган. Ә менә 2нче сыйныфтан факультативка сәгатьләр бирелә башлый, ул вакытны фән буларак та кертергә була.
Мин шулай ук укучыларга, әти-әниләргә дә бик рәхмәтле. Әллә кайдан күреп исәнләшәләр, кочаклап алалар. Коридорда башка укытучылар белән янәшә очратсалар да «Здравствуйте», — дип кенә калмыйлар, минем белән татарча исәнләшәләр.
Милли горурлык кайчан уяна? Аны балаларда тәрбияләү өчен нәрсә эшләргә кирәк?
— Кешедә утыз яшендә милли горурлык уяна дип әйтәләр. Ул шушы вакытта үз-үзенә: «Минем милләтем кем?» — дигән сорауны бирә. Балаларда милли горурлык уяту өчен иң элек әти-әниләрнең үзләрендә милли горурлык булырга тиеш. Чөнки алар милли җанлы булганда гына балаларын укырга татар сыйныфына китерәләр. Мин балаларга һәрвакыт: «Безнең татар халкы ялкау түгел, бөек, горур халык. Аның гореф-гадәтләре, җырлары, моңы бар», — дип аңлатам.
Бүгенге көндә Татарстан зур үсештә. «Яңарыш» газетасы, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Муса Җәлил исемендәге китапханә оештырган милли чараларның да файдасы күп. Татарстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган җәйге лагерьларда бер тапкыр ял иткән бала: «Барам», — дип кенә тора. Соңгы вакытта мин шундый күренешне күзәтәм: элек әниләр татар булсалар, балаларына татар телен өйрәтә иделәр. Хәзер шундый яшь әтиләр килде, хатыннары рус милләтеннән булса да, балаларына матур итеп татар исемнәре кушалар, татар телен өйрәтергә татар сыйныфларына бирәләр. Татар ир-атларының элеккечә гаиләдә үзләрен куя белүләрен күреп сөенәм.
— Әти-әниләр арасында «Татар сыйныфында белем алганнарга тормышта үз урыннарын табу авыр» дигән фикер яши. Сез бу хакта ни уйлыйсыз?
— Мин бу ялгыш фикернең ничек килеп кергәнен белмим. Минемчә, әгәр татар мохите булмаса, киресенчә, сәләтле балаларыбыз югалып калган булырлар иде. Төрле конкурсларда, олимпиадаларда, милли чараларда катнашу аларга үсәргә бик нык ярдәм итә. Мәсәлән, Нияз Тукманов башта татар теле олимпиадаларында гына катнаша иде, унынчы сыйныфка күчкәч, рус теле олимпиадаларында катнашып, беренче урыннарны ала башлады. Диләрә Габдуллина 12нче мәктәпнең рус сыйныфында укыганда үзен бик күрсәтә алмады, ә монда татар сыйныфында укый башлагач, безнең асылташка әйләнде. Ә андый мисалларны күпләп китерергә булыр иде.
— Һөнәр кешене бик күп нәрсә­ләргә өйрәтә. Укытучы булып эшләү дәверендә нәрсәләргә өйрәндегез?
— Укытучы һөнәре бала күңелен аңларга, аңа сак карарга өйрәтә. Без эшләү дәверендә чын психологка әвереләбез. Мәсәлән, бервакытны баласының сүзенә ышанып, әнисе татар телен өйрәнүдән баш тарту нияте белән гариза язган. Мин андый очракларда ата-аналарны үземнең дәрескә чакырам, аннан соң ачыктан-ачык сөйләшәм. «Дәрестә булганнан соң, балаларның сезне, татар телен яратуларын күрдем. Әти-әниләр белән аралашканнан соң, мин үземнең нык ялгышканымны аңладым», — дип гафу үтенде ул ана. Балалар алар төрле. Шуның өчен әти-әниләр балалар сүзенә генә ышанып нәтиҗә ясарга ашыкмасыннар иде.
— Сез нинди әни, әби?
— Улым башлангыч сыйныфта укыганда, өчтуган сеңелем безгә килгән иде. Безнең дәрес әзерләгәнне күзәтеп торганнан соң, «Рәхмәт Фәридә апага, рәхмәт түзгән баласына. Һәрбер кагыйдәне аңлатып, аны күнегү эшләгәндә ничек кулланырга кирәклеген җиренә җиткереп аңлатты», — дигән. Үзең әни булганда бала тәрбияләүнең нечкәлекләрен алай ук аңлап бетермисең, ә менә оныклар барлыкка килгәч, син чын тәрбиячегә әвереләсең.
Оныгыбыз Кәрим башта үзен­нән бер яшькә олырак балалар төркеменә йөрде. Анда аны киендерәләр, көйлиләр, җайлыйлар. Шактый күзәтеп йөргәч, мин аны бу төркемдә калдырырга ярамаганлыгын аңлап алдым. “Яшьтәшләре янында булсын, алар белән ярышырга өйрәнсен”, — дип, әти-әниләренә киңәш бирдем. Югыйсә Кәрим: «Мин бәләкәй, миңа ничек булса да ярый», — дип уйлап, олырак балаларның ярдәмен генә көтеп утыра башлаган иде.
— Күп вакытта “Татар теле бетә” – дип кычкырган кешеләрнең балалары, оныклары татарча белми. Сезнең гаиләдә ничек?
— Ике улыбыз да татарча бик яхшы сөйләшә. Ике киленебез дә — Лилия. Олы киленебез татарча яхшы белә. Ә икенчесе безнең гаиләгә килгәч кенә татарча сөйләшергә өйрәнде. Хәзер күзәтеп торам, онык белән гел татарча аралашырга тырыша. Кәрим: «Мама», «Папа», — дип әйтә башлагач та, «Минем онык «мама», «папа», дип әйтеп йөрергә тиеш түгел. Татарча: “әни”, “әнкәй”, “әнием”, дип эндәшеп була», — дидем. Хәзер оныгым матур итеп: «Әнием, әтием», — дип әйтә.
— Бүгенге көндә кешеләргә ми­һербанлык җитми. Сез укучыларда бу сыйфатны ничек тәрбиялисез?
— Балалар коридорда басып торганда, бер-берсен этеп җибәрәләр икән, укытучы шунда ук: «Нигә син ул баланы төртеп җибәрдең?» — дип кисәтү ясарга тиеш. Әгәр сине шулай төртеп җибәрсәләр, сиңа рәхәт булыр идеме, дип аңлатырга кирәк. Мин дәрес темасын еш кына тормышка бәйлим, кечкенә генә хикәяләр аша тәрбияви әңгәмәләр корам.
Бервакыт класска яңа кыз килде. Ул кыз бик тыйнак, тыныч кына утыра, бик аралашмый да, кычкырып сөйләшми дә. Дәрестә гел кычкырып утыручы кызның «С такими даже не разговаривают», — дип, бу кызны җае чыккан саен кимсетергә тырышуын күреп, баш вата башладым: “Ничек бу яңа кызны коллективка кертеп җибәрергә, ә күп кычкырып утырган кызның мин-минлеген бетерергә?” Бервакыт кызларны кайдадыр чакырып алдылар. Миңа малайлар белән генә дәрес алып барырга туры килде. Шул чагында алар белән «Мин сыйныфтагы кайсы кызны хөрмәт итәм һәм ни өчен?» дигән сорауга анкета уздырдым. Кызлар белән узган дәрестә «Нинди кызларны егетләр хөрмәт итә?” дигән сорауны куеп, малалайларның анкета җавапларын кычкырып укыдым. Һәрбер малай сыйныфка яңа килгән Алияне хөрмәт итүе турында язган иде. Ә дәрестә гел кычкырып утыра торган кызның исеме бер генә малайның да анкетасында юк иде. Шул әңгәмәдән соң аның яңа кызны кимсеткәнен башка күрмәдем. Әгәр мин турыдан-туры: «Нигә син алай дип әйтәсең, яңа кыз яхшы», — дип кенә әйтсәм, «А че», — дип кенә җавап бирер иде. Ә сыйныфташларының фикере аркылы аңлату көчле тәэсир итте.
— Укытучы һөнәрен сайларга теләгән укучыларга нинди киңәш бирер идегез?
— Мин үзем кечкенәдән укытучылы уйнарга яраттым һәм бу һөнәрне сайлаганга һич кенә дә үкенмим. Ә укытучы һөнәрен сайларга җыенганнарга: “Курыкмагыз, сайлагыз”, – дип киңәш бирер идем. Сүз дә юк, әлеге һөнәрнең авырлыгы бар, әмма мәктәп ишеген ачып кергәч, авырулар да, борчылулар да онытыла. Хезмәттәшләремне дә бәйрәм белән котлап, аларга сәламәтлек телим. Эштә авырлыклар очрый, әмма алар вакытлыча гына. Шул авырлыкларны уздырып җибәрә алып, хезмәтнең тәмен татырга язсын.

Рилия Закирова.